Йолдызлар берләшмәсе
Йолдызлар берләшмәсе — гомуми килеп чыгу белән, әмма тартымлы бәйләнмәгән йолдызлар яки көчсез бәйләнгән яшь (уннарча миллион елга кадәр) йолдызлар төркемнәрене.
Йолдызлар берләшмәләрене 1948 елда В.А. Амбарцумян ачты һәм аларның таркалышны алдан әйтте. Яшь сибелгән тупланышлардан аермалы буларак йолдызлар берләшмәләре зуррак (уннарча парсек, сибелгән тупланышлар зурлыгы — берәмлекләр парсек) һәм аларның тыгызлыгы кимрәк: йолдызлар исәбе — уннарчадан йөзләрчәгә кадәр (сибелгән тупланышларда — йөзләрчәдән меңнәрчәгә кадәр). Йолдызлар берләшмәләренең чыгышы молекулалы болытлар өлкәләре белән бәйле.
Йолдызлар берләшмәләренең түбәндәге төрләрене аералар:
- OB-берләшмәләре — O һәм B спектр сыйныфылы массалы йолдызлары белән;
- Т-берләшмәләре — Сәвер Т төрендәге массалы булмаган үзгәрмә йолдызлары белән;
- R-берләшмәләре (R — reflection сүзеннән) — кайтаргыч газтузанлы томанлыклар уратып алынган O–A2 спектр сыйныфылы йолдызлары белән.