Пегас йолдызлыгы

Пега́с йолдызлыгы (шулай ук Тулпар йолдызлыгы; лат. Pegasus) — күк йөзендә төньяк ярымшардагы Андромедадан көньяк-көнбатышта урнашкан йолдызлык. 1120,8 квадрат градус мәйданны иңләп тора һәм гади күз белән күренә торган 166 йолдызны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары августсентябрь айларында.

Пегас
Пегас
Пегас

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Pegasus
(иял. к.: Pegasi)
Кыскартма Peg
Нигез канатлы ат Пегас
Туры калкулык 21сәг 03мин тан
0сәг 08мин кача
Авышлык +1° 45′ тан
+36° кача
Мәйдан 1121 кв. градус
(7 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −54° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — августсентябрь.

Йолдызлар үзгәртү

Пегас йолдызлыгының иң якты йолдызлары — Әнеф (ε) — 2,38m һәм Мәркәб (α) — 2,49m. Шактый якты йолдыз Сагыйд (β) ярымдөрес үзгәрмә йолдыз булып тора, аның ялтыравы +2,3m тән до +2,7m гә кадәр билгеле периодсыз үзгәрә.

Пегас δ үзгәртү

XVII гасырга кадәр Әлфәрәс (гарәп. سرة الفرسсөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге») бер үк вакытта Андромеда һәм Пегас йолдызлыкларга кергән, һәм Пегас δ исеме дә йөртелгән. 1928 елдан Халыкара Астрономия Берләшмәсенең катгый карары буенча ул Андромедага керә. Хәзер исә Пегаста δ йолдызы юк.

Зур дүртпочмак астеризмы үзгәртү

Сагыйд (β), Мәркәб (α), Әлҗәнеб (γ) һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары Зур дүртпочмак астеризмына керәләр.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Борынгы греклар карашлары буенча Пегас — ул Горгона Медуза каныннан барлыкка килгән канатлы ат. Персей аңа атланып Андромеданы коткарды. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. ίππος («ат») исемене гарәп теленә Фәрәселзөлҗәнах (гарәп. الفرس الذوالجناحәл-фәрәс әл-ҙөлҗәнах — «канатлы ат»[1]) исеме белән тәрҗемә иткән[2]. Хәзер исә гарәпләр йолдызлыкны Фәрәселгыйзам (гарәп. الفرس الأعظمәл-фәрәс әл-‘изәм — «олы ат»[3]) дип атыйлар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фәрәс — ат (хайван); зөлҗәнах — канат иясе, оча ала торган, канатлы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  2. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 180–181.
  3. Гыйзам — олылык, бөеклек. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 98.