Әлҗәнеб (гарәп. الجنبәл-җәнб — «як»[1]; Пегас γ, Пегас гаммасы, γ Peg) — Пегас йолдызлыгындагы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы уртача +2,83m тәшкил итә. Бу йолдыз 335 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Физик хасиятләр үзгәртү

Әлҗәнеб Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 4,5 тапкыр зуррак.

Әлҗәнеб — Кефей β сыман үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,78m дән +2,89m га кадәр 3,6 сәгать эчендә үзгәрә (уртача +2,83m). Спетроскоп тикшеренүләр буенча Әлҗаниб системасында икенче әгъза бар, ул Әлҗаниб тирәсендә 0,15 а.б. ераклыкта 6,8 көн эчендә әйләнеп чыга.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Әлҗәнеб Мәркәб, Сагыйд һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары белән беррәттән Зур дүртпочмак астеризмына керә.

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Әлҗәнеб (гарәп. الجنبәл-җәнб — «як», ингл. Algenib, рус. Альгениб) «Пегасның ягы» белдерә.

Әлҗәнеб атамасы шулай ук Мирфәкъ (Персей α) йолдызының икенче исеме.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җәнеб яки җаниб (гарәп. جانب‎) — як, тараф. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 764, 775.