Сагыйд
Сагыйд (гарәп. الساعد әс-са‘ид — «иңбаш»[1]; Пегас β, Пегас бетасы, β Peg) — Пегас йолдызлыгындагы кызыл якты зур йолдыз. Аның уртача йолдызча зурлыгы +2,42m тәшкил итә. Бу кызыл зур йолдыз якынча 199 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Физик хасиятләр үзгәртү
Якты йолдыз булуына карамастан йолдызның өслегенең температурасы югары түгел һәм 3700 К тәшкил итә. Аның радиусы Кояшныкыннан 100 диярлек тапкыр зуррак, ә яктыртучанлыгы 1500 тапкыр зуррак.
Сагыйд — дөрес булмаган үзгәрмә йолдыз. Аның ялтыравы +2,31m дән +2,74m кә кадәр үзгәрә.
Тарих һәм исемнәр үзгәртү
Сагыйд Мәркәб, Әлҗәнеб һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары белән беррәттән Зур дүртпочмак астеризмына керә.
Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Сагыйд (гарәп. الساعد әс-са‘ид — «иңбаш», ингл. Scheat, рус. Шеат) «Пегасның иңбашы» белдерә.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Сагыйд — кулның терсәктән югары өлеше, беләк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 494.