Кызыл зур йолдыз
Кызыл зур йолдыз (ингл. red giant) — төштә су тудыргыч яну тәмамланган йолдыз, йолдызлар эволюциясе соң чорында түбән яки уртача массалы (якынча 0,5–10 Кояшныкы), югары яктыртучанлыклы зур йолдыз.
Үзлекләр
үзгәртүКызыл зур йолдызның төше һелийдән тора. Һелий яну температурасы су тудыргычныкыннан югарырак, шуңа күрә һелий кабына алмый. Төштә энергия чыкмаганга күрә төш кысыла башлый һәм гравитация тәэсирендә җылына, температура арта һәм төш тирәсендәге тышчада урнашкан су тудыргыч яна башлый һәм югары катламнарны этеп чыгара. Нәтиҗәдә тышкы катламнар киңәяләр, суыналар. Салкынрак йолдыз кызылрак була, ләкин зурлыгы сәбәпле аның яктыртучанлыгы арта.
Шулай итеп, кызыл зур йолдызның төп үзлекләре: бик зур радиусы һәм югары түгел температурасы.
Кайбер кызыл зур йолдызлар
үзгәртүБилгеле кызыл зур йолдызлар — Әлдебаран (Сәвер α), Арктур (Үгезкөтүче α), Гакрукс (Көньяк Хач γ). Болардан зуррак йолдызлар — Антарес (Гакрәп α) һәм Бителҗәүза (Орион α) инде кызыл үтә зур йолдызлар дип исәпләнәләр.
Кояшның һәм Җирнең язмышы
үзгәртүХәзерге заманда Кояшның яшен якынча 4,57 миллиард ел тәшкил итә, бу йолдызның уртача яше. Тагы 5 миллиард ел дәвамында Кояш баш эзлеклелектә калачак, шуннан соң Кояшның төшендә су тудыргыч янып бетәчәк.
Аннан соң Кояшның төшендә температура һәм тыгызлык бик артачак, гелий яна башлаячак һәм углеродка әйләнә башлаячак.
Кояшның зурлыгы 200 тапкыр артачак һәм Җир орбитасына җитәчәк диярлек (0,93 а.б.). Меркурий һәм Чулпан Кояш тарафыннан йотылачаклар һәм буга әйләнәчәкләр.
Кояшның киңәюе сәбәпле Җир бик җылытачак һәм тормыш бетәчәк диярлек. 1,1 миллиард елдан соң Җирдәге океаннар буга әйләнәчәк.
Кояш шушы кызыл зур йолдыз дәверендә 100 миллион ел дәвамында булачак, аннан соң үзәгендәге ак кәрлә белән планетар томанлыкка әйләнәчәк.
Берничә меңьеллык эчендә планетар томанлык йолдызара мохитта чәчеләчәк, ә Кояштан калган ак кәрлә күп миллиард ел дәвамында суыначак.