Кызыл кәрлә

(Кызыл кәрлә йолдыз битеннән юнәлтелде)

Кызыл кәрлә — кече һәм чагыштырмача салкын йолдыз, түбән яктырту сәләтенә һәм М яки соңгы К спектр сыйныфына ия, Герцшпрунг — Рассел диаграммасында баш эзлеклелектә урнашкан.

Кызыл кәрлә
Кызыл кәрлә һәм ак кәрләдән торган KOI-256 системасы

Тасвир үзгәртү

Кызыл кәрләләр бүтән йолдызлардан бик аерылып торалар. Кызыл кәрлә массасы Кояш массасының өчтән береннән ким (түбән чиге 0,0767 M , түбән массалары коңгырт кәрләгә туры килә).

Кызыл кәрләнең фотосферасы 3500 К температурасына җитә (бу температура кызу лампасы спираленең температурасыннан зуррак, шуңа күрә дөрес әйткәнчә, кызыл кәрлә кызыл төсле түгел, ә охра-сары төсле була).

Кызыл кәрлә аз кына нур тарата, кайчакта Кояшка караганда 10 000 тапкыр азрак.

Су тудыргыч януы түбән тизлеге сәбәпле кызыл кәрләләр бик озак яшиләр: 10 миллиард ел - 10 триллион ел дәвамында. Мәсәлән кызыл кәрлә 0,1 Кояш массасы белән 10 триллион ел дәвамында яна.

Кызыл кәрләдә гелий белән термотөш реакцияләре мөмкин түгел, шуңа күрә ул кызыл гигантка әйләнә алмый.

Вакыт белән кызыл кәрлә акрынлап кысыла һәм су тудыргыч ягулыгын тотып бетергәнгә кадәр кыза, эзлекле рәвештә зәңгәр кәрләгә, соңрак гелий төше белән ак кәрләгә әйләнә.

Кызыл кәрләләр баш эзлеклелектән читкә китсен өчен Зур Шартлаудан соң күп вакыт узмаган әле.

Хәзерге вакытта баш эзлеклелектән тыш һичбер кызыл кәрлә табылмаган, шушы факт Галәмнең чикле яше булуын исбатлый.

Спектр сыйныфы һәм температура үзгәртү

Спектр сыйныфы Радиус Масса Яктырту сәләте Температура
R/R M/M L/L K
O2 16 158 2 000 000 54 000
O5 14 58 800 000 46 000
B0 5,7 16 16 000 29 000
B5 3,7 5,4 750 15 200
A0 2,3 2,6 63 9600
A5 1,8 1,9 24 8700
F0 1,5 1,6 9,0 7200
F5 1,2 1,35 4,0 6400
G0 1,05 1,08 1,45 6000
G2 1,0 1,0 1,0 5700
G5 0,98 0,95 0,70 5500
K0 0,89 0,83 0,36 5150
K5 0,75 0,62 0,18 4450
M0 0,64 0,47 0,075 3850
M5 0,36 0,25 0,013 3200
M8 0,15 0,10 0,0008 2500
M9.5 0,10 0,08 0,0001 1900

Кызыл кәрлә йолдызлар Галәмдә үзгәртү

Кызыл кәрлә йолдызлар Галәмдә иң таралган йолдыз төрләре.

Җиргә иң якын йолдыз Проксима Кентавр - кызыл кәрлә (спектр сыйныфы M5,5Ve; йолдызча зурлык 11,0m), шулай ук 20 иң якын йолдыз - кызыл кәрлә була.

Кызыл кәрлә йолдыз янында тормыш булуы мөмкинлеге үзгәртү

 
Kepler-186 дигән кызыл кәрлә йолдыз тирәсендә әйләнүче тормышлы мөмкин булучы Kepler186f экзопланетасы

Кызыл кәрлә йолдыз эчендә нуклеосинтез бик әкрен бара, шуңа күрә кызыл кәрлә Кояш сыман йолдызларга караганда шактый озаграк яши. Кызыл кәрлә янындагы планетада иң гади тормыш барлыкка килсә, аның үсеш алган формага әйләнүе ихтималлыгы зуррак була, чөнки зур оешкан тормыш үстерү өчен эволюциянең миллиард елы кирәк.

2005 елдан кызыл кәрлә янындагы берничә экзопланета табылган.

2014 елда Җир зурлыгы сыман Kepler-186f планетасы яшәү зонасында табылган.

Кызыл кәрлә йолдыз тонык булганга күрә яшәү зонасы йолдызга якынрак булырга тиеш. Шуңа күрә экзопланетаның төрле нокталарында температуралар аермасы зур була, нәтиҗәдә көчле җилләр исә.

Экзопланетада тормыш булсын өчен зыян китерүче нурланышка каршылык итә торган планетадагы магнит кыры булырга тиеш. Нәкъ шушы шартлар белән экзопланеталар эзләнәләр.

Әдәбият үзгәртү