Ак кәрлә

(Ак кәрлә йолдыз битеннән юнәлтелде)

Ак кәрләләр - йолдызлар эволюциясе соң чорындагы Чандрасекар чигеннән зуррак булмаган массалы йолдызлар, ак кәрләнең үз термотөш энергиясе чыганагы юк. Ак кәрлә - кызыл зур йолдызның тышчасы ташланганнан соң, ялангач калган төше.

Үзлекләр

үзгәртү
Сулда: A-class IK Pegasi A (икеләтә йолдыз), Үзәктә: Ак кәрлә IK Pegasi B , Уңда - Кояш. Ак кәрләнең температурасы 35500 K

Ак кәрләләр массалары Кояшныкына якын, ләкин аларның радиуслары һәм яктыртучанлыгы ~10 000 тапкыр азрак.

Ак кәрләләр уртача тыгызлыгы 105—109 г/см³. Шул зур тыгызлыкта атомнар электрон тышчалары җимерелә, матдә электрон-төш плазмасына әйләнә, аның электрон өлеше - тәлгәшләнгән[1] электрон газ булып тора, басымы , ләкин релятивистик очракта

Гравитацион көчләр тәлгәшләнгән электрон газ басымына каршы тора:

,

Бу тигезләмәдән Чандрасекар чиге исәпләнә. Чандрасекар чиге 1.38-1.44

Кояшның борынгы һәм киләчәк тормышы. Кызыл зур йолдыз чоры - иң зур радиуслы Кояш. 5,5 млрд. елдан Кояш Кызыл зур йолдызга әйләнәчәк (Җирдә тормыш юкка чыгар), соңрак үз тышчасын ташлап, Кояш ак кәрләгә әвереләчәк

Ак кәрлә - кызыл зур йолдызның ачык калган төше. Гадәттә, ак кәрләләр күмер тудыргыч, әче тудыргыч һәм һелий-су тудыргыч тышчасыннан тора.

Галактикабызның йолдызларын 3—10% ак кәрлә тәшкил итә.

Ак кәрлә Сириус В үзлекләре Җир һәм Кояшның үзлекләре белән чагыштыру

Үзлекләр
Җир
Сириус В
Кояш
масса (Msun)
3 10−6
0.94
1.00
радиус (Rsun)
0.009
0.008
1.00
яктыртучанлык (Lsun)
0.00
0.0028
1.00
өслек
температурасы (К)
287
27,000
5770
уртача тыгызлык (г/см3)
5.5
2.8 106
1.41
үзәк температура (К)
4200
2.2 107
1.6 107
үзәк тыгызлык (г/см3)
9.6
3.3 107
160

Әдәбият

үзгәртү
  1. вырожденный, «Физика» Галимов Д.Г., Даутов Г.Ю., Тимеркаев Б.А.