Зур шартлау (ингл. Big Bang) – Галәмнең башлангыч, сингуляр халәттә торган чорын тасвирлаучы космологик модель. Әле ХХ гасырда да без яшәгән Галәм статик структуралы, дигән фикер яшәгән. Ягъни, Галәмнең башы һәм ахыры юк, имеш, ул һәрвакыт булган һәм булачак. Бу фикер фән дөньясында бик озак, астрономия фәненең бөтен нигезләрен җимереп яңа теория барлыкка килгәнче яшәгән. Бу теориянең исеме – «Зур шартлау» теориясе.

Зур Шартлау
Сурәт
Исемне бирүче Фред Хойл[d]
Вакыт мизгеле 913099 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә чагыштырмалылык теориясе[d] һәм космология[d]
Ачучы яки уйлап табучы Жорж Леметр[d]
Ачыш датасы 1931
Моның каршысы Стационар Галәм теориясе
 Зур Шартлау Викиҗыентыкта
Космология
Өйрәнелә торган объектлар һәм җәрәяннәр
Галәм тарихы
Күзәтелә торган җәрәяннәр
Космологик модельләр

Гадәттә хәзер Зур Шартлау теориясен Кайнар Галәм моделе белән бергә кулланалар, чөнки сингулярлыкны тасвирлаучы квант гравитациясе теориясе әлегә булдырылмаган. Кайнар Галәм моделендә башлангыч Галәм тыгыз кайнар плазма халәтендә карала һәм эволюциясе адиабатик космологик киңәю шартларында бара. Кайнар Галәм моделе файдасына ачылган реликт нурланыш булып тора. Кайнар Галәм халәтеннән иртәрәк булган Галәмнең инфляциясе биришсезлекләр ягъни галактикалар, йолдызлар, планеталар барлыкка килүен яхшы аңлата.

Зур шартлау теориясе буенча Галәм бер моментта юктан бар булган, колоссаль зурлыктагы шартлаудан барлыкка килгән. “Зур шартлау”ның иң беренче мизгелендә Галәмнең бөтен материаль субстанциясе бер ноктада тупланган булган. Ягъни, әле барлыкка килмәгән Җир планетасы һәм башка күк җисемнәре колосаль күләмдәге тыгызлыкка ия булган инә очыннан да кечкенә бер нокта эчендә була. Бер мизгелдә бу нокта шартлый һәм бик зур тизлек белән төрле якларга чәчелә.[1]

Галәмнең киңәюе

үзгәртү

Бу ачышны кешеләр 1929 нчы елда ясыйлар. Америка астрономы Эдвин Хабл бик көчле телескоптан гаҗәеп күренешне күзәткән һәм йолдызлар һәм галактикаларның бер-берсеннән бертуктаусыз ерагаюын күргән. Бу ачыш бөтен фән дөньясында зур борылыш ясый. Әгәр күк җисемнәре бертуктаусыз бер-берсеннән ерагаялар икән, бу Галәм дә бертуктаусыз киңәя, дигәнне аңлата.

Галәм гадәттә бар булган һәр-нәрсәне: матдә һәм энергия, планеталар, йолдызлар, галактикалар һәм галактикаара бушлыкны үз эченә ала. Икенче төрле аны космос, дөнья һәм табигать дип тә атыйлар. Кайбер теорияләр буенча, галәмебез бердәнбер киңлек түгел, ләкин бергә күпгаләм дип аталган бер-берсеннән бәйсез галәмнәрнең берлеге. Галәм бик киң һәм күләме буенча чикләнмәгәнлеге ихтималы бар. Җир йөзеннән күренгән галәм өлешенең радиусы якынча 46 миллиард яктылык елы булган мохит. Гадәти галактиканың диаметры 30 000 яктылык елына тиң һәм ике күрше галактика арасында гадәти ераклык 3 миллион яктылык елы гына. Мәсәлән, безнең Киек каз юлы галактикабызның диаметры якынча 100 000 яктылык елына тиң һәм безнең иң якын “Андромеда” галактикасы якынча 25 миллион яктылык елы ераклыгында урнашкан. Галәмдә күзәтелгән галактикалар саны 100 миллиардтан күбрәк булуы ихтимал. Йолдызлары 10 миллион тирәсе кәрләләрдән алып 1 триллионга кадәр йолдыз булган гигант галактикалар да бар. Бу йолдызлар галактиканың авырлык үзәге тирәсендә әйләнеп торa. 2010 елда астрономнар үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә күзәтелгән галәмдә якынча 300 секстиллион йолдыз барлыгы ачыкланды.

 
Зур шартлау теориясе буенча, Галәмебез хасил булу мизгелендә искиткеч тыгыз һәм кайнар, космологик сингулярлык дип аталучы халәттә була

Галәмнең барлыкка килүе

үзгәртү

“Зур шартлау”га кадәр, пространствода материя дип аталырлык бер генә субстанция дә булмаган. “Зур шартлау”га кадәрге мохит – “ юклык” (“ небытие”) дип атала. Бу мохитта матдә дә, энергия дә, вакыт та булмаган. ”Зур шартлау” вакытында Галәм һәм Галәмнең асылын тәшкил итүче матдә, энергия һәм вакыт бер мизгелдә һәм зур тизлек белән барлыкка килгән. Шул вакытта яшерен энергия һәм яшерен материя барлыкка килгән. Болар икесе ике төрле үзенчәлеккә ия субстанция. “Зур шартлау”дан соң яшерен материя туплана барып, аңардан галактика, аннары планеталар ясалган. Ә яшерен энергия галәмгә тигез таралган һәм аның киңәюе өчен җавап бирә.

Галәмнең хәзерге замандагы тулаем тыгызлыгы бик түбән, диләр. Бу масса-энергиянең 73 проценты яшерен энергия, 23 проценты салкын яшерен матдә һәм 4 проценты гади матдәдән тора. Башкача әйткәндә, атомнарның тыгызлыгына карасак — һәр 4 кубометрга бер су тудыргыч атомы туры килә. Яшерен энергия һәм матдә сыйфатлары күбесенчә билгесез. Яшерен матдәнең гравитацион сыйфатлары гади матдәнеке кебек үк, һәм ул галәмнең киңәюен әкренәйтеп тора; яшерен энергия, киресенчә, галәмнең киңәюен тизләтә.

Шулай итеп, Галәм моннан

  • 15 миллиард ел элек;
  • нуль вакытта;
  • зур тыгызлыкка һәм температурага ия булган нокта шартлаудан барлыкка килгән.

Һәрнәрсәнең башы һәм ахыры бар. Бернәрсә дә, шул исәптән адәм баласының тормышы, аның төзегән йортлары, сатып алган машинасы, ирешкән дәрәҗәсе дә мәңгелек түгел. Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләренә, Коръән Кәримдәге аятьләргә караганда, галәм моннан 14 миллиард ел элек зур шартлау нәтиҗәсендә кечкенә генә матдәдән барлыкка килгән. Шул вакыт эчендә ул киңәйгән һәм бүген дә киңәюен дәвам итә. Бу турыда Коръән Кәримдә дә язылган. Галимнәр: “Галәм киңәюнең чиге булачак”, — ди. Резина да сузыла бит, сузыла да, бер ноктага җиткәч, кире җыела башлый. Галимнәр фикеренчә, галәмне яшерен энергия бүлгәләргә мөмкин. Яшерен энергия тәэсире нәтиҗәсендә галәмнең киңәюен тикшергәннән соң Пекин университеты галимнәре шундый фикергә килгән.

Ул озак вакыт дәвамында галимнәр өчен табышмак булып кына калмый, ә борчуга да сала. Чөнки яшерен энергия нәтиҗәсендә галәм киңәеп аның юкка чыгу куркынычы да бар. 1998 елда галимнәр Сол Перлмуттер, Адам Рис (АКШ) һәм Брайан Шмидт (Австралия) галәмнең тиз киңәюен ачыклаган. Шушы фәнни ачышлары өчен аларга 2011 елның 4 октябрендә физика буенча Нобель премиясе бирелде.

Галәм барлыкка килгәндәге кебек аны юкка чыгаручы “Зур шартлау” да булуы мөмкин. Пекин университеты галимнәре тикшеренүләре шул хакта сөйли. Тикшеренү нәтиҗәләре “Зур шартлау” өчен уңай шартлар тууын күрсәтә. Галәмнең тиз киңәюе нәтиҗәсендә гравитация көче, башка көчләрдән зуррак булачак. Нәтиҗәдә галәм шулкадәр тиз киңәя башлаячак, галактика кебек “нык” объектлар, шул исәптән безнең “Киек каз юлы” галактикасы да таркала башлаячак, ә Җир шартлаячак.

Галәмнең критик ноктага кайчан җитәчәген, дөньяның кайчан бетәчәген Аллаһы Тәгаләдән башка беркем белми. Ул Коръән Кәримдә: “Ничек итеп галәмне ярата башладым, шулай ук аны кире төгәлләрмен”, — ди. “Әнбия” сүрәсенең 104нче аятендә: “Язучы язган кәгазьләрен ничек итеп төрә, без дә ул көнне Күкне шулай төрербез. Иң башта ясый башлагандагы хәлгә китерербез. Без шулай кылырга вәгъдә иткән идек. Вәгъдәбездә торырбыз”, — дип белдерә. Димәк, галәмнең азагы бар һәм ул кыямәт көне дип атала.

Шуны билгеләп үтү урынлы булыр, галимнәр фикеренчә, галәмне юк итәчәк “Зур шартлау” якынча 22 миллиард елдан соң булачак. Шуның өчен кешеләргә борчылыр урын юк: алда гомер бар әле.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү