Кара матдә

Космология
Ilc 9yr moll4096.png
Өйрәнелә торган объектлар һәм җәрәяннәр
Галәм тарихы
Күзәтелә торган җәрәяннәр
Космологик модельләр

Кара матдә (астрономия һәм космологиядә) - электромагнит нурланышын таратмаучы һәм аның белән тәэсир итешми торган матдә төре. Шушы үзлек сәбәпле кара матдә күзәтелеп булмый.

Галәм төзелеше: кара энергия - 74%, кара матдә - 22%, галактикалар арасындагы газ - 3,6%, йолдызлар, планеталар һ.б. - 0,4%

Ләкин кара матдә булдырган гравитацион эффектлары ярдәмендә табыла.

Сулда: Кара матдә булмаганда галактикалар әйләнүе, Уңда: Кара матдә булган очракта галактикалар әйләнүе - чын күзәтү

Кара матдәне табу яшерен масса проблемасын хәл итәргә булышыр. Тышкы галактикалар өлешләре аномаль рәвештә тиз-тиз генә әйләнәләр, бу әйләнү тик өстәмә кара матдә массасы ярдәмендә аңлатылып була.

Кара матдә истилахы 1933 елда кертелгән.

ҮзлекләрҮзгәртү

Мәгълүм ки, кара матдә "балкый торган" барионнар матдәсе белән гравитация ярдәмендә тәэсир итешә, уртача космологик тыгызлыкка ия, ә барионнар кара матдәнең гравитацион чокырларына алына. Шуңа күрә кара матдә үзе яктылыкны таратмаганга карамастан нурланыш кара матдә тупланган өлештән таратыла.

АңлатмаларҮзгәртү

Әлегә кара матдәнең табигате төгәл билгесез. Нәрсә ул кара матдә? Берничә аңлатма бар:

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Биленький С. М. Массы, смешивание и осцилляции нейтрино, УФН 173 1171—1186 (2003).
  • Лукаш В. Н., Михеева Е. В. Тёмная материя: от начальных условий до образования структуры Вселенной, УФН 177 1023—1028 (2007).
  • н/п д/ф «За пределами темноты» из цикла Сквозь кротовую нору с Морганом Фрименом (видео).
  • Черепащук А. «Новые формы материи во Вселенной, ч. 1» — Тёмная масса и тёмная энергия, из цикла лекций «ACADEMIA» (видео).