Коръән
Коръән яки Коръән Кәрим, Коръән Шәриф (гар.: القرآن яки القرآن الكريم, бор. төрк. oqïġu, oqïnġu (~укынгы)[1]) – Ислам галәменең ышануы буенча, Ислам пәйгамбәре Мөхәммәт(с.г.в.)гә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы аркылы вәхиләр рәвешендә иңдерелгән изге китап. Беренче тапкыр VII гасырда китап буларак тупланган.
Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре астында билгеле. Фатиха сүрәсе белән башлана, Нәс сүрәсе белән тәмамлана.
Мөселманнар, Коръән укуның саваплы булуына ышанганга күрә, гади хәрефләр белән генә язылган очракта нәселдән нәселгә Коръәннең тапшырыла алмаячагын аңлаганнар, шуңа күрә Коръән тәҗвид кагыйдәләрен аңлатучы билгеләр белән язылган килеш безнең көнгәчә килеп җиткән.
Коръән сүрәләрдән тора. Аларның саны 114. 86сы Мәккәдә, 28е Мәдинәдә иңгән. Сүрәләр үз чиратында аятьләрдән торалар. Сүрәләр башындагы бисмиллаларны санамаганда, аятьләр саны 6236 (бу сан буенча башка фикерләр дә бар).
Үзгәрмәячәк хәбәр ул Коръәндер,[2][3] ә тәфсирләр үзгәрергә тиеш.[4][5] Шул чакта Корьәнне уку, өйрәнү, аның мәгънәләренә төшенү дәвам итәчәк һәм һәркем аны үзенчә аңлаячак. Ә болай булганда, ягъни Аллаһ кеше белән сөйләшә башласа[6][7][8] баягы ялган иман ияләренең[9][10][11] кулыннан власть китәчәк, аларның кирәге дә калмаячак! |
Мөхәммәдкә иңдерелгән Коръәннең чыганагы буларак Галәмнәрнең яратылышы алдыннан булдырылган бар хикмәт җыентыгы Аль-лаух аль-махфу́з булып тора.[15]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
- ↑ «Аны саклап торучылар Бездер!» Коръән, (15:9)
- ↑ «Аны (Корьәнне) аңлату Бездән тора». Коръән, (75:19)
- ↑ «Кешеләр үз хәлләрен үзләре үзгәртмәсәләр, Аллаһ аларның хәлләрен үзгәртми». Коръән, (13:11)
- ↑ Мөхәммәт пәйгамбәр: «Корьәннең могъҗизалары гасырдан гасырга ачыла барыр»
- ↑ «Без бит беркая да китмәгән идек» Коръән, (7:7)
- ↑ «Кеше белән Аллаһ өч рәвешчә генә аралашыр: вәхий аша, пәрдә аша яки расул юллар да аңа Үзе теләгәннәрне ачар». Коръән, (42: 51)
- ↑ «Ялгызлыкта яраттыгым бәндәм илә Мине бергә бер калдыр». Коръән, (74:11)
- ↑ Кешеләр арасында: «Без Аллаһка һәм дә Ахыр көнгә иман итәбез!» – дип әйтүчеләр бар барын, тик алар иман ияләре түгел. Аллаһны да, иман ияләрен дә алдарга телиләр. Әмма чынлыкта үз-үзләрен генә алдыйлар һәм шуны (ягъни алданганнарын) сизмиләр дә. Коръән, (2:8-9)
- ↑ «Йә иман ияләре! Әгәр аталарыгыз, яки ага-энеләрегез көферне иманнан якынрак күрсәләр, алар белән дуслык мөнәсәбәтендә булмагыз! Андыйларга бодай дип әйт: «Әгәр сезнең аталарыгыз, угылларыгыз, ага-энеләрегез, хатыннарыгыз, туган-тумачаларыгыз, җыеп туплаган мал-мөлкәтегез, сүлпәнләнеп туктавыннан курыккан сәүдәгез, күңелләрегезгә хуш килгән йортларыгыз сезнең өчен Аллаһдин, Аның Расүлендин һәм дә тырышып-тырмашып Аның Юлы буйлап барудан кадерлерәк булса хәер: Аллаһның бер әмер илә килгәнен көтә калыгыз. Аллаһ бозыкларны тугры юлга бастырмый бит ул» – диген». Коръән, (9:23-24)
- ↑ «Аларга әйт: «Сез нәрсә, Аллаһ кадәр Аллаһка динегезнең нинди булуын өйрәтәсез мени?» Коръән, (49:16)
- ↑ «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
- ↑ Dan Gibson: Qur'ānic geography: a survey and evaluation of the geographical references in the qurãn with suggested solutions for various problems and issues. Independent Scholars Press, Surrey (BC) 2011, ISBN 978-0-9733642-8-6
- ↑ https://www.mdpi.com/2077-1444/11/3/102/htm
- ↑ «(21) Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер. (22) Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.» Коръән, (85 2017 елның 22 март көнендә архивланган.:21-22)
Сылтамалар
үзгәртү- Quran Word by Word // QuranAcademy.org
- ayatlar.org 2018 елның 2 июль көнендә архивланган. – Эльмир Кулиев. Коръән Тәфсире гәрәпчә һәм урысча, һәр аерым аят тавышын wav форматында тыңнарга
- kitap.net.ru – Ногмани. Коръән Тәфсире