Бәсмәләһ
Бәсмәлә́һ (гарәп. بسملة, бор. тк. Tañrï atï birle[1]) — «бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим» (гарәп. بسم الله الرحمن الرحيم) дип әйтүне аңлатучы сүз. Мәгънәсе – «Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән». Бу сүзләр Коръәннең, 9 нчы – «әт-Тәүбә» сүрәсеннән башка, бөтен сүрәләре алдында очрый. Гадәттә, бу сүзләр белән ислам дәүләтләренең конституцияләре һәм мөселманнар тарафыннан төзелгән күп документлар башлана.
Гадәттә, бәсмәләһне Коръән аятьләренә кертмиләр. Коръәннең беренче сүрәсе – «әл-Фатыйха»да гына бәсмәләһ аять итеп карала. Бәсмәләһ «Кырмыскалар» («ән-Нәмел») сүрәсенең 30 аяте эчендә дә очрый.
Бәсмәләһ – ислам каллиграфиясендә еш кулланыла, ул хәтта кулланылышы буенча шәһадәне дә уза.
Мөселманнар ышануы буенча. бәсмәләһне берәр эш алдыннан әйтү – ул гамәлне Аллаһка гыйбадәт кылуга әверелдерә. Шуңа күрә бу сүз һәрбер рөхсәт ителгән һәм аны әйтү тыелмаган гамәл алдыннан әйтелергә тиеш.
Шулай ук карагыз
үзгәртү- ↑ https://ia600501.us.archive.org/22/items/1.denememKARAHANLITURKCESNDEELKKURKUANTERCUMESERRyiandsNR14ShasGiriMetinNotlarDizin/1.denemem_KARAHANLI_TURKCES%C3%84%C2%B0NDE_%C3%84%C2%B0LK_KUR%C3%A2%C2%80%C2%99AN_TERCUMES%C3%84%C2%B0_%28Ryiands_N%C3%83%C2%BCshas%C3%84%C2%B1__Giri%C3%85%C2%9F-Metin-Notlar-Dizin%29.pdf