Зәйд ибне Хә`рисә(гарәп. زيد بن حارث ) - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең якын сәхабәләреннән берсе, аның элеккеге иреккә җибәрелгән колы һәм үги улы; Усама ибн Зәйднең әтисе.

Зәйд Йәмән җиреннән була. 8 яшьлек Зәйд белән әнисе Суда "Бану Маан" кабиләсендәге туганнарына баргач, бу кабиләгә һөҗүм итәләр. Зәйдне коллыкка төшерәләр һәм Мәккә базарында Хәдиҗәнең Хәким ибне Хузамга саталар. Хәким Зәйдне Хәдиҗәгә бирә. Хәдиҗә исә, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кияүгә чыккач, аны иренә бүләк итә. Мөхәммәд галәйһиссәләм Зәйдне иреккә җибәрә, ләкин Зәйд элеккеге хуҗасы яныннан китми, хәтта әтисе Хәрисә аны туган җиренә алып китәргә теләсә дә. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәләм аны уллыкка ала. Аны, Әзхәб сүрәсенең 5 аяте[1] иңгәнче, Мөхәммәд улы дип йөртәләр, моңа тыю килгәч, яңадан Хәрисә улы дип атый башлыйлар.

Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлек чоры башлангач, Зәйд ибне Хәрисә беренчеләрдән булып исламны кабул итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Таифкә барырга чыккач, ул да аның белән юлга кузгала. Таиф халкы Пәйгамбәргә таш ата башлагач, Зәйд аны үз тәне белән ташлардан саклый. Зәйд башка мөселманнар кебек үк Мәккә мөшрикләре тарафыннан җәберләүләргә дучар була һәм Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ул анда мөселман җәмгыяте үсеше өчен тырыша, Бәдер, Өхед, Хандак һәм башка сугышларда катнаша. Зәйд төрле походларда мөселман гаскәрләре белән идарә дә иткән.

Мөхәммәд галәйһиссәләм Зәйд ибне Хәрисәне 3 меңлек гаскәргә башлык итеп Мутә сугышына җибәрә. Мөселманнарга каршы 200 меңлек Византия гаскәре чыга. Әлеге сугышта Зәйд 50-55 яшендә һаләк була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "Тәрбияләр өчен үз гаиләгезгә алган ир балаларга аталарының исеме белән дәшегез, бу эш сезнең өчен Аллаһ хозурында гаделрәктер, әгәр аталарының исемнәрен белмәсәгез, ул балалар – диндә сезнең кардәшләрегездер, ул вакытта кардәшем дип дәшегез, вә алар якын дусларыгыздыр, хаталык белән ул балаларның аталары булмаган кешеләргә угыл ясап дәшсәгез гөнаһ юктыр, ләкин белеп аталары булмаган кешеләргә бала ясап дәшсәгез гөнаһ бардыр, бу хакта бу аять иңгәнче булган хаталыкларыгызны гафу итәр булды вә рәхимле дә булды". Әзхәб сүрәсе, 5 аять. Ногмани тәфсире.

Чыганаклар үзгәртү