Нәс сүрәсе

(Ән-Нәс битеннән юнәлтелде)

Ән-Нәс сүрәсе́ (гар. سورة الناس, кешеләр) – Коръәндәге 114нче – соңгы сүрә, 6 аятьтән тора. Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләренә (Әл-Фәләкъ белән бергә) керә. Сүрә Мәккәдә иңгән(Әл-Фәләкъ белән бергә иңә), кайбер мөфәссирләр әйтүенчә – Мәдинәдә.

سورۃ ٱلنَّاس

Иңү сәббәбе: Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәллам, яһүдләрнең сихерләре аркасында, авырып китә. Шунан соң ике фәрештә аңа бозу әйберләре ташланаган коены күрсәтәләр. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үә сәлламгә Әл-Мүгаввизәтәйн сүрәләрен тапшыра. Һәр бәйләнгән төенне чишкән саен, аларны укып, Расүлуллаһ терелә.[1]


Сүрә үзгәртү

Бисмил-лә́һир-рахмә́нир-рахи́м.
Куль әгъу́зү би-раббин-нә́с 1. мә́ликин-нә́с 2. илә́һин-нә́с 3. миң шәрриил-үәсүә́силь-ханнә́с 4. Әлләзи́ йүәсьүисү фи́ судү́рин-нә́с 5. минәл-җиннәти үән-нә́с 6.

Тәрҗемә:

«Шәфкатьле. рәхимле Аллаһ исеме белән...

  1. Әйт:«Кешеләрнең Раббысына сыенамын,
  2. кешеләрнең падишаһына,
  3. һкешеләрнең илаһына,
  4. вәсвәсә салучының, качучының явызлыганнан,
  5. кешеләнең күкрәкләрен вәсвәсәләүчедән,
  6. җеннәрдән һәм кешеләрдән».

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гайшә анадан тапшырыла

Әдәбият үзгәртү

Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.