Меркурий (планета)

МеркурийКояш системасында Кояшка иң якын урнашкан планета, Кояш тирәсендә 88 җирдәге тәүлек периодлы әйләнә. Эчке планеталар төркеменә керә. Кояш системасының иң кечкенә планетасы. Меркурийның күренүчән йолдыз зурлыгы −1,9 дан 5,5 гә кадәр үзгәрә, әмма Кояштан бик кечкенә почмакча ераклыкта (иң күбесе 28,3°) урнашу сәбәптән аны күрү ансат түгел. Югары киңлекләрдә караңгы төнге күктә Меркурийны күреп булмый, аны тик эңгер кыска вакытта күренергә мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары елына 6–7 тапкыр була (иң зур элонгация вакытында) иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә.

Меркурий ☿

Меркурий
Тәртип саны 1
Кояштан уртача ераклык 57,91 млн. км
Максималь ераклык 69 816 927 км
Минималь ераклык 46 001 210 км
Радиус 2439,7 км
Масса 3,3022×1023 кг
Тыгызлык 5,427 г/см3
Тәүлек озынлыгы 1407,5 сәг.
Ел озынлыгы 87,969 җир тәүлеге
Иярченнәр юк

Меркурий табигый яктылыкта

Матди хасиятләр буенча Меркурий Айга охшаш, аның өслеге бик кратерлы. Планетаның иярченнәре юк, әмма бик сирәк һавалы атмосферасы бар. Планетаның чагыштырмача эре тимер төше бар, аның күләме планетаның бөтен күләменнән 70 % гыйбарәт. Планета өслегенең температурасы 90нан 700гә кадәр К (−180нән +430 гача °C) үзгәреп тора.

Меркурий хәрәкәте

үзгәртү

Меркурий Кояш тирәсендә сузылган эллиптик орбита буенча 57,91 млн. км (0,387 а.е.) уртача ераклыкта әйләнә. Перигелийдә Меркурий Кояштан 45,9 млн. км (0,3 а.е.) ераклыкта була, афелийдә — 69,7 млн. км (0,46 а.е.) ераклыкта була. Эклиптика өслегенә карата орбитаның авышлыгы 7° тәшкил итә. Орбита буенча хәрәкәтенең уртача тизлеге 48 км/с тәшкил итә.

Меркурийдәге йолдыз тәүлеге 58,65 җирдәге тәүлеккә тигез, ягъни 2/3 меркурийдәге елына тигез. Шуңа күрә бер меркурийдәге ел эчендә Меркурий үз күчәре тирәсендә бер ярым әйләнешкә әйләнә. Нәтиҗәсендә Меркурийда кояш тәүлеге ике меркурийдәге елына тигез яки өч меркурий йолдыз тәүлегенә тигез.

Матди хасиятләр

үзгәртү

Меркурий җир төркеме планеталарыннан иң кечкенәсе. Аның радиусы 2439,7 ± 1,0 км тәшкил итә. Бу сан Юпитер иярчене Ганимедның һәм Сатурн иярчене Титанның радиусларыннан кимрәк. Шул ук вакытта Меркурийның массасы бу иярченнәрнең массаларыннан зуррак. Меркурийның тыгызлыгы шактый зур — 5,43 г/см³, Җирнең тыгызлыгыннан аз гына кимрәк. Җирнең зурлыгын исәпкә алып, бу хәл Меркурийның эчендә металларның күп булуын күрсәтә. Меркурийдә тоткарсыз төшүе тизләнеше 3,70 м/с² тәшкил итә. Икенче галәми тизлек — 4,25 км/с.

Көндезге өслек уртача температурасы 623 К (349,9 °C) тәшкил итә, төнге — 103 К (−170,2 °C).

Тикшеренүләр

үзгәртү

Борынгы һәм урта гасырлар күзәтүләре

үзгәртү
 
Ибне әш-Шәтир тәкъдим ителгән Меркурийның хәрәкәте моделе

Борынгы греклар Гесиод дәверендә бу планетаны грек. Στίλβων («Стилбон») һәм грек. Ἑρμάων («Германон») исемнәре астында белгәннәр. Соңрак греклар иртәнге күктә күренеп торган планетаны «Аполлон», ә кичке күктә — «Гермес» дип атаганнар. Б.ч.к. IV гасырда грек астрономнары ике исем астында бер күк җисеме булуыны аңлаганнар. Римлылар бу планетаны Меркурий дип аттаганнар, чөнки ул күк йөзендә башка планеталардан тизрәк хәрәкәт итә. Аларның мифларында Меркурий греклардагы Гермеска тәңгәл килгән.[1]

Атамалар

үзгәртү

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Готарид (иске тат. عطاردғөтарид) гарәп исеме да кулланды[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Меркурий нинди серләре яшерә, archived from the original on 2020-07-02, retrieved 2020-07-02 
  2. Гатарид, готарид — Меркурий (планета). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 86.