Бителҗәүза
Бителҗәүза (гарәп. ابط الجوزاء ибт әл-җәүза’ — «Бәйленең култык асты»[1][2][3], Орион α, Орион альфасы, α Ori) — Орион йолдызлыгында кызыл үтә зур йолдыз, ярымдөрес үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак.
Тарих һәм исемнәр
үзгәртүКлавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «уң иңбашта якты кызгылт йолдыз» дип атады[4]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «уң иңбашта» йолдыз дип атады[5]. Хәзерге гарәп. منكب الجوزاء мәнкиб әл-җәүза’ — «Бәйленең иңбашы». Шуңа күрә Бителҗәүза («Бәйленең култык асты») исеме, бәлки, хаталар нәтиҗәсе.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ибыт — култык асты. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 145.
- ↑ Джауза — «Сопряженный»; ибт ал-джауза — «подмышка Сопряженного». — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.
- ↑ «Бәйле» астында Орион күздә тотыла.
- ↑ Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 253.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни. — С. 133.