Мирфәкъ (гарәп. المرفقәл-мирфәқ — «терсәк»[1]; Персей α, Персей альфасы, α Per) — Персей йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,79m тәшкил итә. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Мирфәкъ Кояштан 5400 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 56 тапкыр артыграк.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Мирфәкъ (гарәп. المرفقәл-мирфәқ — «терсәк», ингл. Mirfak, рус. Мирфак) әл-Мирфәкъ әл-Сөрәйя (гарәп. المرفق الثرياәл-мирфәқ әҫ-ҫөрәййә[2]) исеменең кыскартылган варианты. Тагын йолдызны Әлҗәнеб (гарәп. الجنبәл-җәнб — «як»[3]; Пегас γ белән берәттән) дип атыйлар, чөнки Клавдий Птолемей Әлмагестта аны «уң ягында якты йолдыз» буларак тасвирлады.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мирфәкъ — терсәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 262.
  2. Сөрәйя — Өлкәр.
  3. Җәнеб яки җаниб (гарәп. الجانب‎) — як, тараф. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 764.