Персей йолдызлыгы

Персей йолдызлыгы (лат. Perseus) — күк йөзендә төньяк ярымшардагы йолдызлык. Йолдызлыкка Горгона Медузаны үтерелгән борынгы грек каһарманы Персей хөрмәтенә исем куштылар. Йолдызлыкта билгеле үзгәрмә йолдыз Әлгул һәм ел саен була торган Персейлылар метеор агымының радианты урнашкан.

Персей
Персей
Персей

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Perseus
(иял. к.: Persei)
Кыскартма Per
Нигез Персей
Туры калкулык 1сәг 22мин тан
4сәг 41мин кача
Авышлык +30° 40′ тан
+58° 30′ кача
Мәйдан 615 кв. градус
(24 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −31° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — декабрь.

Йолдызлар

үзгәртү

Персей αМирфәкъ (гарәп. المرفقәл-мирфәқ — «терсәк»[1], «Персейның терсәге» күздә тотыла; рус. Мирфак), йолдызлыкның +1,79 йолдызча зурлыктагы иң якты йолдызы. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мирфәкъ Кояштан 5000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 62 тапкыр артыграк.

Персей βӘлгул (гарәп. رأس الغولрә’с әл-гул — «Горгонаның башы»[2] ; рус. Альголь), каплаулы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,12 дән +3,39 га кадәр 2,867 көн эчендә үзгәрә. Бу йолдыз 93 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Персей οГатикъ (гарәп. عاتق الثرياгатиқ әҫ-ҫөрәййә).

 
Персей йолдызлыгы. Әл-Суфинең Кузгалмас йолдызлар китабыннан рәсем. XVII гасыр. Каһирә, Милли китапханә

Борынгы йолдызлык. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевс һәм үлемле хатын Данаяның улы Персейның чагылышы. Персей Гермес һәм Афина ярдәме белән Горгона Медузаны җиңеп чыкты һәм аның башыны алды. Кире кайту юлында ул Кефей һәм Кассиопеяның кызы Андромеданы диңгез ерткычтан коткарды.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Мирфәкъ — терсәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 262.
  2. Рәэс — баш; гул — курыкканда күзгә күренә торган әйберләр. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.