Сәгыделмәлик (яки Сәгыделмөлек, гарәп. سعد الملكсә‘д әл-мәлик — «патшаның бәхетлелеге»[1] яки сә‘д әл-мөлк — «илнең бәхетлелеге»[2][3]; Дәлү α, Дәлү альфасы, α Aqr) — Дәлү йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдызы. Бу +2,95 күренмә йолдызча зурлыктагы сары үтә зур йолдыз Җирдән якынча 800 яктылык елы ераклыкта тора. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5240 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 3000 тапкыр артыграк, ә диаметры — 60 тапкыр диярлек зуррак. Аның күренмә «иптәше» бар — 112 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +12,2 зурлыктагы йолдыз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сәгыд — бәхетлелек; мәлик — патша, солтан, хөкемдар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. Мөлек — ил, өлкә.
  3. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 183.