Ти́моти Уи́льям Бертон (ингл. Timothy William Burton), яки ешрак кулланылган исеме Тим Бертон (ингл. Tim Burton) — АКШ кинорежиссёры, мультипликатор һәм язучы, күренекле эксцентрик һәм эстет. Күбесенчә кара юмор һәм макабр элементларына нигезләнгән заманча фильмнар остасы булып танылды. Рәссам Дэниэла Бертонның абыйсы.

Тим Бертон
Туган телдә исем Timothy William Burton
Туган 25 август 1959(1959-08-25) (64 яшь)
Бербанк, Калифорния
Яшәгән урын Бербанк[1]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Калифорния сәнгатьләр институты[d][1] һәм Burbank High School[d]
Һөнәре кинорежиссёр
Эш бирүче The Walt Disney Studios[d][1]
Җефет Лена Гизеке[d][2][3] һәм Лиза Мери[d][3]
Өйдәш Лиза Мери[d], Һелена Бонэм Картер һәм Моника Беллуччи[d][4]
Балалар Билли Бөртон[d][5] һәм Нелл Бёртон[d][5]
Ата-ана

 Тим Бертон Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Тимоти Уильям Бертон Билл һәм Джин Бертон гаиләсендә беренче бала булды. Аның гаиләсе зур булмаган Cats Plus һәдияләр кибетен тотты. Бертонның балачак йорты хәзер дә сакланган. Соңрак Тим Бертон туган шәһәрен ничек күргәнен «Эдвард — кайчы-куллар» фильмында сурәтләде.

1976 елда, мәктәпне тәмамлагач, ул Калифорния сәнгать институтына кабул ителә. Шушы вакытта инде кыскаметражлы фильмнар белән мавыга.

1979 елдан Тим Бертон Дисней студиясендә аниматор булып эшли башлый. Берничә тапкыр эшләт куып чыгарылган һәм кире кабул ителгән иде. Аның беренче җитди эше — 1978 елгы «Балдаклар Хөкемдары» мультфильмына төс бирү иде. Соңрак ул дуслары белән беренче фильмын төшерә.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Burton, Timothy (Tim) William // Who's Who in Animated Cartoon: An International Guide to Film and Television's Award-Winning and Legendary AnimatorsNY: Hal Leonard LLC, 2006. — ISBN 978-1-55783-671-7
  2. http://www.elmundo.es/especiales/2012/cultura/tim-burton/trayectoria.html
  3. 3,0 3,1 Kindred Britain
  4. https://www.ara.cat/gent/famosos/monica-bellucci-tim-burton-parella-sorpresa-mon-cinema-vacances-madrid_1_4633578.html
  5. 5,0 5,1 Lundy D. R. The Peerage
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.