Сарман районы
һәм
Сарман районы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Сарман[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан һәм Татарстан АССР |
Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
Халык саны | 34 655 (2021)[2] |
Мәйдан | 1385 км² |
Рәсми веб-сайт | sarmanovo.tatarstan.ru |
Сарман районы Викиҗыентыкта |
Сарма́н районы (рус. Сармановский район) — Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге — Сарман авылы. 2020 ел башына районда 34 230 кеше яши. Шуларның 12 695е — шәһәр, 21 535е — авыл халкы[3]. Сарман районы 1930 елда оеша. 1959 елда районга бетерелгән Акташ һәм Яңа Юл районнары территорияләренең бер өлеше кушыла[4][5][6]. Сарман районында нефть чыгару үсеш алган. Биредә берничә чыганакның бер өлеше урнашкан. Ромашкино нефть чыганагын эшкәртү белән Җәлилнефть, Мөслим — Мәлләнефть, Нөркәй — ТСНК шөгыльләнә[7][8][9].
География
үзгәртүТөньякта район Татарстанның — Тукай районы, көнчыгышта — Азнакай һәм Мөслим районнары, көньякта — Әлмәт районы, көнбатышта исә Зәй районы белән чиктәш [7]. Сарман районы мәйданы 1385,2 км² тәшкил итә.
Көнчыгыш Кама аръягының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Минзәлә һәм Мәллә елгаларының су җыю мәйданында (Ык елгасы бассейны) урнашкан. Район территориясендә сакланучы табигый объектлар — Игәнә, Минзәлә, Бохарай боры, Сөлек урманы урнашкан[10]. Район урман-дала зонасында урнашкан һәм сөрелгән территориянең проценты югары булу белән характерлана[10]. Урманнар территориянең ни бары 10 процентын тәшкил итә[11].
Гербы һәм флагы
үзгәртүВ червлёном поле золотой поющий соловей; в оконечности оба угла щита выпукло выделены зеленью и ограничены выходящими снизу и вписанными фигурами: справа золотой головкой колоса, слева – чёрным потоком
|
[12].
Гербтагы Сандугач күтәрелешне, иҗатны һәм алга омтылышны аңлата. Уның җыры халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларын гәүдәләндерә. Башак район икътисадында авыл хуҗалыгының зур ролен чагылдыра. Кара буй белән нефть чыгару күрсәтелә. Төсләр шулай ук әһәмияткә ия: кызыл хезмәт сөючәнлек, батырлык, оптимизм; яшел — табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык һәм тормыш үсеше; сары (алтын) — байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм интеллект; кара — тыйнаклык, зирәклек, яшәешнең мәңгелеген символлаштыра[12].
Район флагы герб нигезендә эшләнгән. Ул киңлеге — 2, озынлыгы 3 метр булган турыпочмактан гыйбарәт. Сул якта кызыл фонда җырчы сандугач сурәтләнгән. Икенче яктан, һәр берсе тукыманың 3/4 өлешенә тиң ике яшел кисәк урнашкан.[13].
Тарихы
үзгәртүИртә тарихы
үзгәртүАрхеологлар, Нөркәй авылы янында мамонт яссы сыннары табылганнан соң, район территориясендә борынгы кешеләрнең югары палеолит чорындагы торагы булган, дип фаразлый. Сарман районы территориясендә беренче күчеп килүчеләр XVI гасыр ахырында күренә. Күпсанлы авыллар XVIII гасырның беренче яртысында барлыкка килә. 1919 елның февралендә Сарман волостенда 16 авыл була, крестьяннар күбесенчә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. «Стахеев һәм уллары» исеме астында Петров шәраб заводы бердәнбер предприятие була[14].
1920 елга кадәр Сарман районы җирләре Уфа губернасы Минзәлә өязенә керә. 1920 елда исә уезд ТАССР составына керә. 1922 елда территория Чаллы кантонына тапшырыла[6][15]. 1930 елның июлендә Татарстан АССРның барлык кантоннары бетерелә[16], ә 10 августта Сарман районы төзелә. 1959 елның 26 мартында аңа бетерелгән Акташ районы территориясенең бер өлешен бирәләр, ә 1959 елның 12 октябрендә исә бетерелгән Яңа Юл районының бер өлешен кушалар[4][5][6].
Хәзерге тарих
үзгәртү1999 елда Сарман районы хакимияте башлыгы итеп Нәфис Закиров билгеләнә. 2006 елда Россиядә, муниципаль реформага бәйле, муниципаль берәмлекләр барлыкка килә һәм Закиров Сарман муниципаль берәмлеге (районы) башлыгы итеп билгеләнә. 2014 елда ул «Татнефть»кә күчә[17][18]. 2015нче елдан район башлыгы вазыйфасын Фәрит Хөснуллин били, ул 2020нче елда яңадан сайлана[19][20].
Халкы
үзгәртүКеше саны — 37 мең кеше. Төп милләтләр — татарлар (90,8 процент), руслар (7,8 процент), башкортлар (0,3 процент), чувашлар (0,2 процент). Ир-атлар — 46,4, хатын-кызлар 53,6 процент. Туучылар саны — 13,6 процент, үлүчеләр саны — 12,8 процент, халыкның табигый артуы — 0,8 процент. Эшкә яраклы кешеләр район халкының 51,2 процентын, яшьрәкләр — 24,8 процентын, өлкәнрәкләр 24,0 процентын тәшкил итә. Гаиләнең уртача күләме — 3,3 кеше, ә авыл торак пунктларында уртача 294 кеше йәши. Шәһәр шартларында (Җәлил бистәсендә (шәһәр тибындагы поселок) район халкының 36,7 проценты яши.
1959[21] | 1970[22] | 1979[23] | 1989[24] |
---|---|---|---|
40 128 | 39 919 | 39 256 | 32 258 |
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2002[25] | 2005[26] | 2006[27] | 2007[28] | 2008[29] | 2009[30] | 2010[31] | 2011[32] | 2012[33] | 2013[34] |
37 475 | ↘37 098 | ↘36 870 | ↘36 766 | ↘36 715 | →36 715 | ↘36 681 | ↘36 625 | ↗36 721 | ↘36 653 |
2014[35] | 2015[36] | ||||||||
↘36 347 | ↘35 952 |
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2002[25] | 2005[26] | 2006[27] | 2007[28] | 2008[29] | 2009[30] | 2010[31] | 2011[32] | 2012[33] | 2013[34] |
37 475 | ↘37 098 | ↘36 870 | ↘36 766 | ↘36 715 | →36 715 | ↘36 681 | ↘36 625 | ↗36 721 | ↘36 653 |
2014[35] | 2015[36] | ||||||||
↘36 347 | ↘35 952 |
- Карта
Милли состав
үзгәртүМилләт | 1970[37] | 1979[37] | 1989[37] | 2002[38] | 2010[39] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 91,1% | 90,9% | 90,4% | 90,6% | 90,8% |
руслар | 7,9% | 8,0% | 8,3% | 7,5% | 7,8% |
Муниципаль-территориаль бүленеш
үзгәртүСарман муниципаль районында 1 шәһәр һәм 22 авыл җирлеге һәм алар составындагы 72 торак пункт бар[40].
Икътисад
үзгәртүСәнәгать
үзгәртүСарман районында нефть чыгару үсеш алган. Биредә берничә чыганакның бер өлеше урнашкан. Ромашкино нефть чыганагын эшкәртү белән Җәлилнефть, Мөслим — Мәлләнефть, Нөркәй — ТСНК шөгыльләнә[8][7][9]. Элегрәк бу чыганакта республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Тимур Шәймиевның «Дружбанефть» компаниясе эшли, елына 20 мең тонна нефть чыгарыла[41], әмма 2016 елда компания юкка чыгарыла[42].
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате белән «Сарман икмәге» һәм «Сарман-продукт» компанияләре, төзелеш белән Сарман «Мелиорация» ПМК-сы шөгыльләнә. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында район компанияләре 1,5 миллиард сумлык үзләре җитештергән товарларны төяп озата (2013 ел дәвамында 3,3 миллиард була)[43].
Авыл хуҗалыгы
үзгәртүНефть чыгаруга карамастан, Сарман районы, нигездә, агросәнәгать комплексы районы, 1208,87 квадрат җир авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә. Районда язгы бодай, көзге арыш, арпа, борчак, карабодай, шикәр чөгендере игелә. Терлекчелекнең төп тармаклары — сөт-ит терлекчелеге һәм дуңгызчылык[7]. Районда республикада туфракның сыйфаты буенча өченче урында бәяләнгән — кара туфрак. Җир потенциалының икътисади бәясе (бонитет) 33,1 тәшкил итә[9]. 2020 елда район республикада шикәр чөгендере җыю буенча икенче урында тора — 8,8 мең гектардан 406,8 мең тонна уңыш алынган, уңдырышлылык гектарыннан 460,0 центнер, ә ашлык уңышы - 41,2 ц/га, ягъни бөтен Татарстан буенча 6нчы урында[44][45].
Районның эре агрофирмалары — «Җәлил», «Сарман» һәм «Нөркәй» («Агрокөч» холдингы бүлекчәсе)[46]. В 2016 году район занимал третье место в республике по сбору зерна — 122 тыс. из 3,1 млн тонн[47]. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 442 миллион сум тәшкил итә. 2013 ел өчен бу күрсәткеч 1,9 миллиардка якын булган[43].
Инвестицион потенциал
үзгәртү2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына айлык уртача хезмәт хакы нисбәте 1,79дан 2,52 тапкырга арткан. Шул ук вакытта, 2010 елда уртача хезмәт хакы 13,6 мең сумга якын булган, ә 2020 елга 35 меңгә кадәр арткан. 2010 елдан 2020 елга кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 2,41 проценттан 1,35 процентка кадәр кимегән, уртача төбәк күрсәткече — 3,78[43][48].
Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләвенчә, Сарман районының төп капиталына инвестицияләр (хуҗалык итүче субъектларның тулы даирәсе) 2020 елның гыйнвар-июнь айларында 900 млиллион сум чамасы тәшкил иткән, ягъни Татарстанда инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,4 процент[49]. Инвестицияләр юнәлеше буенча файдалы казылмалар чыгару (434 миллион сум) һәм авыл хуҗалыгы, аучылык һәм балыкчылык (57 миллион сумга якын) алда бара[49]. Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Сарман районына 3,5 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан тыш), ә 2018 елда —3,7 миллиард сум[49][50].
Торак фонды
үзгәртү2018 ел | 2019 ел | 2020 ел (гыйнвар-июнь) | ||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
кв.м | % | ТРда | кв.м | % | ТРда | кв.м | % | ТРда | ||||
кв.м | район % | кв.м | район % | кв.м | район % | |||||||
бөтенесе | 10028 | 100 | 2409949 | 0,42 | 10077 | 100 | 2675529 | 0,38 | 5810 | 100 | 1353428 | 0,43 |
Шул исәптән предприятиеләр һәм оешмалар | - | - | 1301195 | - | 1235 | 12,26 | 1569808 | 0,08 | 783 | 13,48 | 551485 | 0,14 |
Шул исәптән халык | 10028 | 100 | 1108754 | 0,90 | 8842 | 87,74 | 1105721 | 0,80 | 5027 | 86,52 | 801943 | 0,63 |
Транспорт
үзгәртүТөньяктан көньякка таба район буенча «Яр Чаллы — Сарман — Азнакай — Октябрьский» автомобиль юлы уза, көньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба — «Әлмәт — Мөслим» юлы, район үзәгеннән көнбатышка таба — «Сарман — Зәй» юлы, көньяктан «Азнакай — Җәлил — Рус Акташы» юлы уза. 2010 елда Мортышбаш авылы буенча «Сарман — Игәнәбаш» автомобиль юлына 39,1 млн сумлык капиталь ремонт ясала[51].
Социаль өлкә
үзгәртүРайонда 32 гомуми белем бирү мәктәбе, 33 балалар бакчасы эшли. Һөнәри училищеда алты һөнәр буенча белгечләр әзерләнә. Спорт инфраструктурасы 124 объектны үз эченә ала. 51 фельдшер-акушерлык пункты, Үзәк һәм Җәлил район хастаханәләре, Саклаубаш участок хастаханәсе һәм Александровка табиблык амбулаториясе сәламәтлек сагында тора. Сарман районында 36 авыл мәдәният йорты, 14 авыл клубы, ике район мәдәният йорты, ике музей (берсе ― Сармандагы Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее), Үзәк һәм балалар китапханәсе һәм аның 36 авыл филиалы эшли, 10 Халык коллективы бар[7].
1931 елдан «Сарман» район газетасы чыга. Башта ул «Комбайн» дип атала, 1938 елдан — «Кыр стахановчысы», 1953 елдан — «Югары уңыш өчен», 1963 елдан — «Ленинчы» («Ленинец»), шул ук вакытта рус телендә версия барлыкка килә, хәзерге исеме менән 1993 елдан атала. 1998 — 2000 елларда газета үз эшен туктатып тора[52]. 2017 елда газета Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә узган XX «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» конкурсында «Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясенә тәкъдим ителә[53]. Моннан тыш, районда «Татмедиа» ААҖ филиалы — Сарман мәгълүмат-мөхәрририят үзәге, «Новый Сарман» газетасы , Сарман радиосы бар.
Район территориясендә берничә тарихи — мәдәни һәйкәл бар: Карашай Саклау стоянкасы, Сарман стоянкасы, Яхшы Каран курганы, Рантамак торагы. Районның мәдәни мирас объектларына Иске Минзәләбаш (архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, ХХ гасыр башы), Яхшыбай (архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, ХХ гасыр башы), Мортышбаш (XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы), Яхшы Каран (1922) мәчетләре, шулай ук Языково авылындагы чиркәү (1891 ел) керә.
Сарман турында җырлар
үзгәртү- Сарман
- Сарман алмагачлары
- Сарман буйларында тирәктә
- Сарман көе
- Сарманым
- Сарман тангосы
Сарман районының Почетлы гражданнары
үзгәртү- 2022 ― Сәид хәзрәт Хаков, имам-мөхтәсиб.
- 2022 ― Литфия Миңнуллина (1947), Өчөйле Саклау терлекчелек фермасы мөдире, X чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты (1980) [54]
Танылган кешеләр
үзгәртү- Нәсим Акмал ― радиожурналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).
- Нияз Акмал — татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан).
- Роберт Андреев — композитор, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- Кашшафетдин әс-Сөлеки — татар шагыйре, казакъ акыны.
- Валерий Әхмәтшин (1941), композитор, музыка педагогы.
- Вәсим Әхмәтшин (1951), композитор, музыка педагогы. В. Әхмәтшинның энесе.
- Марат Бибишев, архитектор.
- Клара Булатова — шагыйрь.
- Нәкыйф Вәлиев (1942), 1983-1991 елларда КПССның Сарман райкомы беренче секретаре, 1991-1995 елларда Сарман районы администрациясе башлыгы. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995).
- Әзһәр Габиди — шагыйрь.
- Дамир Гарифуллин — шагыйрь, журналист, археограф.
- Нәкыйп Гатиятуллин (1949), фән докторы, РФ һәм ТР атказанган геологы.
- Әмирҗан Гәрәев — генерал-майор, хәрби табиб.
- Әнвәр Гәрәев (1910―1974), биология фәннәре докторы (1957), профессор (1959), Кыргызстан ССР ФА әгъза-корреспонденты (1964).
- Рафис Гыйззәтуллин — татар язучысы, журналист.
- Аяз Гыйләҗев (1928–2002) — татар язучысы, драматург.
- Гамирҗан Дәүләтшин (1950), тарихчы галим.
- Йосыф Дәүләтшин (1980), дин әһеле, имам-мөхтәсиб.
- Изаил Зарипов (1927-1999) — журналист, язучы.
- Чәчкә Заһирова (Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова) — сугыш чорында партизан-разведчик, тыныч тормыш елларында икътисад фәннәре кандидаты.
- Гөлшат Зәйнашева (хәзерге Тукай районы) — күренекле татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1969 елдан).
- Әүфәр Зәкиев (1938-1994) — төзүче-җитәкче, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (1981).
- Диләрә Зөбәерова — язучы, журналист.
- Саимә Ибраһимова (1928―2021), тәрҗемәче, журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974).
- Ямаш Игәнәй — татар шагыйре, журналист, публицист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1982 елдан).
- Гамирҗан Исламхуҗин (1929–1999) ― Кузбасста шахтерлар бригадиры (1950 елдан), РСФСР атказанган шахтеры, I, II, III дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе иясе.
- Ирек Кадамов (1971), эчке хезмәт полковнигы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы (2024 елның 6 ноябреннән). Татарстан Республикасының Атказанган коткаручысы.
- Александр Казаков (1917, Александровка — 1950, Азнакай), Советлар Берлеге Каһарманы (1944).
- Ирек Кашапов (1984), Камал театры артисты (2009 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2021).
- Рәфкать Кәрами — язучы-прозаик.
- Алинә Кәримова (Алинә Прокофьева, 1992), җырчы.
- Эдуард Латыйпов (1974) — театр актеры, ТР атказанган артисты (2018).
- Мәдинә Маликова — күренекле татар язучысы, драматург.
- Илгизәр Миргалимов — дирижер, КДМИ профессоры.
- Вәдүт Мифтах (1915-1942) — шагыйрь.
- Рафис Могыйнов — хәрби журналист.
- Илдус Мортазин — рәссам.
- Илтөзәр Мөхәммәтгалиев (1966) — Камал театры актеры, ТР атказанган артисты (2012).
- Ринат Мөхәммәтҗанов (1952—2014), табиб, балалар хирургы, РФ атказанган табибы (1994).
- Җәмил Мөхәммәтшин (1946), тарихчы-галим, 1969―2000 елларда Болгар музей-тыюлыгы директоры, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).
- Ләйсән Мөхәррәмова (1960), КДМУ проректоры.
- Мөҗип Низамиев (1934―2012), 2000―2004 елларда Казандагы Г. Тукай музее директоры, 1971―1997 елларда мәдәният министры урынбасары.
- Рамил Рамазанов (1979), ТР буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары. Татарстанның атказанган юристы (2018).
- Рифкать Ризатдинов (1929), генерал-лейтенант (1977).
- Морад Рәмзи — мәгърифәтче.
- Сөббух Рәфыйков (1913-1971) — татар шагыйре, язучы.
- Фәрит Рәхимов (1935), СССР спорт мастеры, фән кандидаты, ЧДПИ кафедра мөдире, милли хәрәкәт эшлеклесе.
- Җәүдәт Салихов — ТР президенты иминлек хезмәте башлыгы (1998-2002), ТР президенты эшләр идарәсе җитәкчесе (2002-2010).
- Илгиз Салихов — 2003 елдан «Татнефть» ААҖ «Норлатнефть» НГДУ башлыгы.
- Хафиз Салихов — ТР сәүдә министры (1998-2007), физика-математика фәннәре докторы (2010).
- Рифхәт Сәхәбетдинов (1955), техник фәннәр докторы (2001), профессор.
- Зөһрә Сәхәбиева (1951, Салих-Тукай, хәзерге Тукай районы) — күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССРның халык артисткасы (1984).
- Рафаэль Сибгатуллин (1937), ветеринария фәне белгече, ТР Дәүләт бүләге иясе (1996).
- Әлфинә Сибгатуллина — филология фәннәре докторы (2000), профессор (2002) (Мәскәү-Төркия).
- Фатыйма Сираева (1924—2010), тракторчы, ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (1970).
- Марсель Таишев — ТАССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры (1985-1999).
- Габдрахман Тайсугани (Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин) (1691-1764) — имам-мөдәррис, хаттат, дәреслекләр авторы.
- Адлер Тимергалин (1931-2013) — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан).
- Дамир Тимерханов (1935—2009), генерал-майор (1981), тарих фәннәре кандидаты (1990).
- Халидә Уразаева (1939-2010), мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Илдар Фатыйхов (1979), 2013 елдан ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2020).
- Разин Фатыйхов (1952―2003), 1995―2002 елларда РКБ баш табибы ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары. Татарстанның атказанган табибы.
- Гөлира Фатыйхова (1953), балалар табибы, Җәлил район хастаханәсенең бүлек мөдире, Татарстанның атказанган табибы.
- Әбүзәр Фәйзуллин (1964) — виртуоз баянчы, ТР атказанган артисты (1997).
- Рәмзия Фәйзуллина (1962), «Әкият» курчак театры актрисасы, ТР халык артисты (2001).
- Тамара Халитова (1947―2022), 1995―2002 елларда Әлмәт театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998).
- Мәснәви Хәертдинов (1924-1983) — ТАССР халык рәссамы (1977).
- Хәниф Хәйруллин — язучы.
- Вәсимә Хәйруллина — шагыйрь.
- Гөлдания Хәйруллина — җырчы.
- Рәсиха Хәмидуллина (1954), Сарман балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы.
- Зиннәт Хәсәнов (1916-1944) — Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасының катнашучы, җәлилче.
- Әзһәр Хөсәенов (1941-2019), Минзәлә, Курчак театры, Камал театры директоры.
- Мәгъсүм Хөсәенов (1911-1987) — Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Альберт Хуҗин (1974), эшмәкәр, Мөслим муниципаль районы башлыгы (2022 елдан; в. б. 2021 елдан).
- Илһам Шакиров (хәзерге Тукай районы) — җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
- Җофар Шәйфетдинов (1937, Алга), Чаллы (1993—2000), Алабуга (1991—1993), Чистай (1983—1991) прокуроры.
- Мөнип Шәймөхәммәтов (Мөнип Газар, 1935, Рангазар—2009, Казан) — шагыйрь.
- Зөһрә Шәрифуллина (1956, Сарман) — җырчы. ТР халык артисты (1997).
- Фәрит Шиһапов (1951), музыкант, театр директоры, педагог, ТР халык артисты (1995).
- Фәрит Яхин — язучы.
- Лилия Камалиева — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2016 елдан).
- Гүзәл Гайнуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018).
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 Ведомости Верховного Совета СССР, 1959
- ↑ 5,0 5,1 Ведомости Верховного Совета СССР 2, 1959
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Национальный архив Республики Татарстан: Путеводитель, 1999
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 Сармановский район. Интернет-портал TatCenter.ru (2020). 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ 8,0 8,1 НГДУ Джалильнефть. Интернет-газета «Реальное время» (2020-08-26). әлеге чыганактан 2020-11-28 архивланды. 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 [https://web.archive.org/web/20220124010740/https://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_646494.pdf Стратегия социально-экономического развития Сармановского муниципального района на 2016 – 2021 гг. и на плановый период до 2030 года (проект)]. Сармановский муниципальный район (2016). әлеге чыганактан 2022-01-24 архивланды. 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ 10,0 10,1 Экологический гид, 2015
- ↑ В Казани восстанавливается участок леса, уничтоженный ураганом. Татар-Информ (2009-09-12). 2020-12-01 тикшерелгән.
- ↑ 12,0 12,1 Герб Заинского района. Сетевое издание «Геральдика.ру» (2010-03-10). 2020-11-24 тикшерелгән.
- ↑ Флаг Заинского района. Сетевое издание «Геральдика.ру» (2018-06-01). 2020-11-24 тикшерелгән.
- ↑ История возникновения Сармановского муниципального района. Сармановский муниципальный район (2014-07-25). әлеге чыганактан 2021-01-28 архивланды. 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ Челнинская история, 1989
- ↑ Лев Жаржевский (2017-03-17). Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Интернет-газета «Реальное время». әлеге чыганактан 2020-10-22 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Алексей Искандиров (2014-11-19). Глава Сармановского района поменял свое кресло на должность в ОАО «Татнефть». Комсомольская правда. 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ Нафис Закиров, возглавлявший Сармановский район 15 лет, уходит в «Татнефть». Деловая электронная газета «Бизнес Online» (2014-11-26). 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане выбрали глав районов. Список. Деловая электронная газета «Бизнес Online» (на связи) (2020-09-23). 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ Хуснуллин Фарит Мунавирович. Интернет-газета «Реальное время» (2020-08-20). әлеге чыганактан 2021-02-27 архивланды. 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ 25,0 25,1 Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ 26,0 26,1 Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ 27,0 27,1 Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ 28,0 28,1 Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ 29,0 29,1 Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
- ↑ 30,0 30,1 Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
- ↑ 31,0 31,1 Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ 32,0 32,1 Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ 33,0 33,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ 34,0 34,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ 35,0 35,1 35,2 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ 36,00 36,01 36,02 36,03 36,04 36,05 36,06 36,07 36,08 36,09 36,10 36,11 36,12 36,13 36,14 36,15 36,16 36,17 36,18 36,19 36,20 36,21 36,22 36,23 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
- ↑ 37,0 37,1 37,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-29
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-29
- ↑ Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 39-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Сармановский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе», archived from the original on 2020-06-18, retrieved 2020-12-23
- ↑ Дина Валиуллина (2016-01-20). Росприроднадзор напомнил нефтяникам Татарстана о своем главном оружии. Реальное время. 2020-12-01 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ АО «Дружбанефть». РБК-Компании (2020-10-20). 2020-12-01 тикшерелгән.
- ↑ 43,0 43,1 43,2 Рейтинг муниципальных образований. Министерство экономики Республики Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2021-03-01 архивланды. 2020-11-15 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане завершилась уборка сахарной свёклы. Инлайн (2020-11-20). 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане осталось обмолотить около 2 тыс. га площадей. Газета «Известия Татарстана» (2020-09-15). 2020-11-26 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ РБК Компании. ИА РБК (2020). 2020-11-17 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане убрано 75% площадей зерновых и зернобобовых культур. Глас Народа (2016-08-12). әлеге чыганактан 2021-02-28 архивланды. 2020-11-01 тикшерелгән.
- ↑ Занятость и заработная плата. Сармановский муниципальный район. Федеральная служба государственной статистики (2020). 2020-11-01 тикшерелгән.
- ↑ 49,0 49,1 49,2 49,3 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2020-11-28 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 50,0 50,1 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2020-12-06 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане построили новую дорогу за 39 млн.рублей. ProKazan.ru (2016-08-12). 2020-11-30 тикшерелгән.
- ↑ Сарман. Tatarica. Татарская энциклопедия (2020). 2020-11-26 тикшерелгән.
- ↑ Номинанты XX конкурса в сфере журналистики и массмедиа Республики Татарстан «Бэллур калэм» – «Хрустальное перо», 2017 год. Газета «Республика Татарстан» (2017-05-12). 2020-11-30 тикшерелгән.
- ↑ Сарман районында Почетлы гражданнарны игълан иттеләр. Татар-информ, 13.06.2022