Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее (Сарман)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Сарманның Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее (рус. Сармановский музей Великой Отечественной войны и краеведения) — Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). 20062009 еллардаТатарстан Республикасы Милли музееның филиалы. Төбәктә яшәүче татарларның, шул исәптән керәшеннәрнең, русларның көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 2006
Урын 423350 ТР, Сарман, Куйбышев ур., 31 А / 1
Директор Дания Мәмдух кызы Кәшипова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

Музейга 2006 елда Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы - Сарманның туган якны өйрәнү музее буларак нигез салына. 2009 елда исеме «Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музее»на үзгәртелә, юридик зат булып теркәлә, үз уставы буенча эшли башлый. 2010 елның 9 маенда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын һәм Сарман районы оешуның 80 еллыгын бәйрәм иткәндә яңартылган бинаның яртысында (элекке район пионерлар йорты) рәсми рәвештә ачыла.

Тасвирлама үзгәртү

Музей фондында 2 223 саклау берәмлеге. 315 саклау берәмлегеннән торган бай этнографик коллекция. Экспозиция мәйданы — 95 кв. м. Күргәзмәләр төбәкнең тарихы, район үсеше, Сарман җиренең үзенчәлекләре, табигый байлыклары белән таныштыра. Сарман янындагы «Бакыр базы» туристлар комплексын карау да музей вазифасына керә[1]. Сугыш ветераннарына һәм тыл батырларына, Сарманның күренекле кешеләренә багышланган күргәзмәләр, район конкурслары, мастер-класслар үткәрелә. Сарман символикасы төшерелгән сувенирлар сатып алу мөмкинлеге булдырылган.

Музей үзенең эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара: Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү. Экспозицияләр дүрт залда: Сугышчан Дан залы, Хезмәт Даны залы, Туган якны өйрәнү залы, Мәгълүмати-күргәзмә залларында урнашкан. ТР милли музее, «Казан Кремле» тарихи-музей тыюлыгыннан күчмә күргәзмәләр килеп тора. Күпчелек күргәзмәләр үз фонды экспонатларыннан оештырыла.

Экспозициядә күпсанлы фотолардан торган стенд, алман солдатының җир астында ятып күгәргән тишек каскасы, штык-пычак, котелок, гильзалар, автомат, пулемет, сугыш чорына караган хәрби киемнәр, фронт хатлары, фронтовиклар хакындагы истәлекләр һ. б. күрсәтелә.

Советлар Берлеге Каһарманы Александр Казаковка аерым стенд багышланган.

Экскурсияләр үзгәртү

 
Бакыр Тау
  • Туган як тарихы (музей буенча гомуми экскурсия).
  • Сарман – туган ягым (Сарман авылы буенча җәяүле экскурсия, шулай ук Сарман авылы тирәсендәге, ял итү зоналары булган «Кара-каршы», «Бүзат» чишмәләрендә һәм Бакыр базы мәгарәсе-бакыр мәгъдәнлегендә булу каралган)

Әдәбият үзгәртү

  1. Илсөяр Гарипова, Гөлсинә Хәмидуллина. Биредә тарих җанлана, хәтер уяна(үле сылтама). «Түгәрәк уен», 2017 ел, № 4. 26-27нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Бакыр тау» сайты, archived from the original on 2022-03-22, retrieved 2019-06-25