Нәкыйп Гатиятуллин

Нәкыйп Гатиятуллин, Нәкыйп Сәлах улы Гатиятуллин (1949 елның 6 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Шәрләрәмә) — геолог, геология эзләнүләре эшләрен оештыручы, «Татнефть» геология эзләнүләре идарәсе җитәкчесе (1989―2015), Россия Федерациясенең (2006) һәм Татарстанның (1993) атказанган геологы, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Геология-минералогия фәннәре докторы (2011), Халыкара минераль чимал академиясе мөхбир әгъзасы, Тау фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы. Геология буенча алты монография, 60 тан артык фәнни хезмәт һәм өч патент авторы[1].

Нәкыйп Гатиятуллин
Туган телдә исем Нәкыйп Сәлах улы Гатиятуллин
Туган 6 ноябрь 1949(1949-11-06) (74 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Шәрләрәмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре геолог
Җефет Наилә, геолог
Балалар улы Рамил, геолог
Ата-ана
  • Сәлах Билал улы Билалов (әти)
  • Мәфтуха Даут кызы Даутова (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган геологы - 2006ТР атказанган геологы - 1993
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2020
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 6 ноябрендә Татарстан АССР Воршилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Шәрләрәмә авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне (1965), Зур Нөркәй урта мәктәбен (1967), Казан дәүләт университетының геология факультетын (1973) тәмамлаган. Студент елларында Ямалда, Красноярск крае Богучаныда практика үтә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1967 елда югары уку йортына кергәнче Казанда эшли.

19731980 елларда Әлмәт бораулау эшләре идарәсе геология бүлегенең өлкән геологы.

19801986 елларда Баулы бораулау эшләре идарәсе геология бүлеге башлыгы. Көнбатыш Себердә эшли.

19861993 елларда «Татнефть» берләшмәсенең геология бүлеге башлыгы урынбасары. 1993 елда аның башлангычы белән Татарстан геология эзләнүләре идарәсе оештырыла һәм ул идарәнең беренче җитәкчесе була. Идарә нефть, битум, каты файдалы казылмалар буенча һәртөрле геология эзләнүләре һәм фәнни-тикшеренү эшләре башкара. Идарәгә шулай ук эчә торган һәм шифалы су запасларын өйрәнү, эзләү, саклау һәм сәнәгатьтә файдалануга тапшыру эшләре дә йөкләнә. Норлат, Актаныш, Чистай, Бөгелмә, Азнакай һәм күп кенә башка торак пунктлар экология ягыннан чиста, эчә торган сулы була. Тәтеш районында «Нафтуся» төрендәге шифалы-минеральләшкән су табыла һәм дәвалау оешмалары оештыру өчен база булдырыла.

19932015 елларда «Татнефть» берләшмәсенең геологик разведка идарәсе җитәкчесе.

2011 елда Санкт-Петербургта «ВНИГРИ» институтында «Геолого-тектонические условия нефтегазоносности восточной части Волго-Уральской антеклизы (Территория Республики Татарстан)» темасына геология-минералогия фәннәре докторлыгына диссертация яклаган [2].

2015 елдан «Файдалы казылмалар запасы буенча дәүләт комиссиясе» ФБО (рус. ФБУ «ГКЗ») Казан филиалы директоры[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Наилә, КФУ геология факультетын тәмамлаган. Уллары Рамил, геолог. Татарстан геология эзләнүләре идарәсе башлыгы[4]. Рамилнең хатыны Диана, балалары Әнвәр (Санкт-Петербург политехника университеты студенты), Кәрим.

Туган авылындагы урта мәктәпкә (2014 елдан башлангыч мәктәп[5]), авылдагы «Рамазан» мәчетенә матди ярдәм күрсәтеп тора.

Минераллар тупланмасы булдыру белән мавыга, халыкларның килеп чыгышы буенча тарихи эзләнүләр белән кызыксына. 2008 елның 17 декабрендә «Казан кирмәне» тыюлыгының табигый тарих музеенда Н. С. Гатиятуллин тупланмасы буенча «Таш әкият» (кварц) күргәзмәсе оештырыла[6]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  • Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  • Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
  • Син үзең дә – саф алтын кебек. Китапта: Роза Шәйгарданова. Шәрләрәмәм – күңел учагым. К.: «Приоритет» ҖЧҖ, 2018, 5-6нчы биттә.
  • Н. Гатиятуллин. В отчий дом ведут дороги. К.: РИЦ «Школа», 2022. ISBN 978-5-00162-651-0

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү