Төп менюны ачу

Хафиз Салихов, Хафиз Миргаҗәм улы Салихов, рус. Салихов Хафиз Миргазямович — ТР сәүдә һәм икътисади хезмәтттәшлек министры (1998-2007). РФ хөкүмәте каршындагы финанс университетының дәүләт-шәхси эшмәкәрләр партнерлыгы кафедрасы профессоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы. Физика-математика фәннәре докторы.

Хафиз Салихов
Х.М.Салихов.jpg
Туган телдә исем Хафиз Миргаҗәм улы Салихов
Туган 5 сентябрь 1950(1950-09-05) (69 яшь)
ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылы
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре икътисадчы, министр
Балалар кызлары Гүзәл, Эльмира
Ата-ана
  • Миргаҗәм (1916) (әти)
  • Мөнәздәһә (1922) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены
Татарстанның атказанган икътисадчысы
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1950 елның 5 сентябренда ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Иске Әлмәт башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен (көмеш медальгә) тәмамлый. «Радиоэлектрон җиһазлар буенча мөһәндис» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының радио-техника факультетын (1974), Джон Ф. Кеннеди исемендәге дәүләт идарәсе институтын, Һарвард институты (The John F. Kennedy School of Government at Harvard University) (2001) тәмамлаган.
Физика-математика фәннәре докторы (2010). Ярымүткәргечләр физикасы һәм икътисад буенча 80 фәнни хезмәте бар.

Хезмәт юлыҮзгәртү

  • 1974-1989 Чистяков исемендәге Казан югары хәрби-мөһәндислек укуханәсендә инженер, лаборатория мөдире булып эшли.
  • Казан авиация институтында укыта.
  • Финнәр белән уртак ширкәт оештырып, шунда эшли.
  • 1984-1994 хуҗалык исәбендәге «Хезмәт күрсәтү үзәге» берләшмәсе генераль директоры.
  • 1994-1998 ТР тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы каршындагы (1997 елдан ТР министрлар кабинеты каршындагы) халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы директоры.
  • 1998-2001 ТР сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры.
  • 2001-2007 ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры.

Иҗтимагый эшчәнлегеҮзгәртү

ГаиләсеҮзгәртү

Энесе — Җәүдәт Салихов (1959).
Гаиләле, ике баласы (кызлары) бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Әлмәтем-гүзәл бишегем. Казан, 2008. (Сарман районы Иске Әлмәт авылы тарихы)
  2. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче том. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү