Ирек Кадамов
Ирек Кадамов, Ирек Илгиз улы Кадамов (Ирек Ильгизович Кадамов, 1971 елның 25 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Җәлил) ― эчке хезмәт полковнигы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы (2024 елның 6 ноябреннән). Татарстан Республикасының Атказанган коткаручысы.
Ирек Кадамов | |
---|---|
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы | |
Вазыйфага керешкән 6 ноябрь 2024 ел | |
Аңа кадәр | Рәфис Хәбибуллин |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 25 март 1971 (53 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Җәлил |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Казан дәүләт университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1971 елның 25 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Җәлил бистәсендә туган. 1992 елда Вольск югары тыл хәрби училищесын, 2003 елда Казан дәүләт университетын, 2013 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясен, 2021 елда Казан милли тикшеренү техник университеты магистратурасын, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясенең Үсеш институты Югары идарә академиясен тәмамлаган[1].
Хезмәт юлы
үзгәртү1992 елдан 2001 елга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби частьләрендә командир вазыйфаларында хезмәт иткән.
2001 елда Чистайда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы ― Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Гражданнар оборонасы башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән.
2004 елдан 2011 елга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Яр Чаллы идарәсе башлыгы булган.
2011 елдан 2015 елга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матди-техник тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары булып хезмәт иткән.
2015 елдан ― Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының кризиска каршы идарә буенча урынбасары.
2019 елдан ― Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары.
2023 елның декабрендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале
- I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале
- Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство медальләре
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Кадамов Ирек Ильгизович. Главное управление МЧС России по Республике Татарстан
- Ирек Кадамовны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы итеп билгеләделәр. Татар-информ, 7.11.2024