Җофар Шәйфетдинов

прокурор (Яр Чаллы, Россия)

Җофар Шәйфетдинов, Җофар Габдрахман улы Шәйфетдинов (русча документларында: Иофар Габдрахманович Шайфутдинов, 1937 елның 21 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Алга) — хокук белгече, Чаллы (1993—2000), Алабуга (1991—1993), Чистай (1983—1991) шәһәрләре, Балтач районы (1979-1983) прокуроры. Россия Федерациясе прокуратурасының атказанган хезмәткәре (1996). Юстиция өлкән советнигы. Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2007).

Җофар Шәйфетдинов
Туган телдә исем Җофар Габдрахман улы Шәйфетдинов
Туган 21 сентябрь 1937(1937-09-21) (86 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР) , Алга
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре прокурор
Балалар ике улы
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены«Фидакарь хезмәт өчен» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1937 елның 21 сентябрендә Татарстан АССР Ворошилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы (хәзерге Саклаубаш авыл җирлеге) Алга авылында[1] туган. Ворошилов районы Саклаубаш сигезьеллык, Теләнче-Тамак (элекке район үзәге, хәзер Тукай районындагы авыл) урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Молотов (1957 елдан Пермь) өлкәсенең Березники политехника техникумында «электр һәм электромеханик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү» белгечлеге буенча укый. Техникумны тәмамлагач, Березники титан-магний комбинатының ремонт-механика цехында эшли. 1964—1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында (хәзерге КФУ) юридик факультетта хокук белгечлегенә укыган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1967―1971 елларда Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә прокуратура тикшерүчесе булып эшли. Мөстәкыйль башкарган беренче эше — теплоходта пассажир кызны көчләү турында җинаять эшен тикшерү була.

1971—1973 елларда — Чаллы шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе. Яр Чаллыга Березникидан аны ТАССР прокуратурасы кадрлар бүлеге башлыгы Рәфкәт Кәрим улы Абдюшев чакырып кайтарган.

1973—1979 елларда ― Азнакай районы прокурорының (Р. Ф. Кунафин) урынбасары.

1979—1983 елларда ― Балтач районы прокуроры.

1983—1991 елларда ― Чистай шәһәре прокуроры. Чистай төрмәсендә тотылучы сәяси тоткын, булачак Израиль кнессеты депутаты Натан Борисович Щаранский(рус.) белән күп мәртәбәләр сөйләшергә туры килгән [2].

1991—1993 елларда ― Алабуга шәһәре прокуроры.

1993—2000 елларда ― Чаллы шәһәре прокуроры. Җофар Шәйхетдинов контроле астында КамАЗның двигательләр заводында 1993 елның 14 апрелендә чыккан янгын һәм зур күләмдә урлашулар турында эш тикшерелгән[3].

  Җофар Габдрахмановичка КамАЗны ябышкак фирмалардан һәм оешкан җинаятьчелек элементларыннан чистарту вакыты эләкте[4]
Илдар Халиков, Чаллы мэры
 

2000—2007 елларда ― КамАЗ АҖ генераль директорының (Иван Костин) хокук саклау эшчәнлеге буенча киңәшчесе.

Пенсиягә чыккач, дөньяның 15 иле буйлап сәяхәт иткән: Италия, Франция, Чехия, Норвегия һ. б. җирләрдә булган. Сәяхәтләрдә инглиз, алман телләрен белүе ярдәм итә[5].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Үзе прокурор булып эшләгән шәһәр һәм районнарда халык депутатларының район һәм шәһәр советлары депутаты итеп сайлана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1985 – СССР Генераль прокурорының Мактау грамотасы
  • 1986 – Халыклар Дуслыгы ордены
  • 1996 – Россия Федерациясе прокуратурасының атказанган хезмәткәре
  • 1998 – Татарстан Республикасының Мактау грамотасы
  • Татарстан Президентының Рәхмәт хаты
  • 2007 – Яр Чаллының мактаулы гражданы[6]
  • 2017 – «Фидакарь хезмәт өчен» медалепрокуратура органнарында күпьеллык мактауга лаеклы хезмәте һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[7]

Гаиләсе үзгәртү

Гаиләдә ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Улы Рөстәм Шәйфетдинов ― «Вечер Елабуги» газетасы нашире, 2014―2019 елларда Алабуга районы башлыгының (Геннадий Емельянов) пресс-секретаре[8], 2019 елдан ― Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе Федерация Советы әгъзасы Геннадий Емельяновның ярдәмчесе[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Алга (ойконим). ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
  2. Воспоминания о Чистополе. farych.livejournal.com, 18.08.2009(рус.)
  3. Иофар Шайфутдинов: «Мы знали, что главные виновники сидят в Москве...». «БИЗНЕС Online», 10.05.2018(рус.)
  4. Первые заявления нового прокурора города. «Новая Неделя», 11.04.2008(рус.)
  5. Ляля Гайфутдинова. Прокурор пакует чемоданы. «Челнинские известия», 30.09.2016(рус.)
  6. Ты меня уважаешь? chelnyltd.ru, 15.04.2009(рус.)
  7. Признание заслуг. 2021 елның 4 май көнендә архивланган. Республика Татарстан, 04.10.2017(рус.)
  8. Елабужский исполком покинул глава пресс-службы Рустем Шайфутдинов. Деловая электронная газета «Бизнес Online», 16.10.2019(рус.)
  9. Пишет Рустем Шайфутдинов. livejournal.com(рус.)

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү