Михаил-Архангел чиркәве (Язикәү, Сарман районы)

Михаил-Архангел чиркәве (рус. Михаило-Архангельская церковь) — Татарстанның Сарман районы Язикәү (Җәзикәү) авылында урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Чиркәүнең төп бинасы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Бинаның өске өлешләре һәм колокольняның югары ярусы җимерелгән. Чиркәү — псевдорус юнәлешендәге эклектика стилендәге мәдәни (дини) архитектура һәйкәле[1]. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе Сарман благочиние округына карый.

Чиркәү
Михаил-Архангел чиркәве
Михаило-Архангельская церковь
Язикәү чиркәве
Язикәү чиркәве
Язикәү чиркәве
Ил Татарстан
Район Сарман
Координатлары 55.363928, 52.524998
Дин Православие
Мәхәллә Әлмәт епархиясе
Сарман благочиние округы 
Бина төре бер башлы гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 18761881 еллар
Халәте торгызыла
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләр

Тарих үзгәртү

Бер престоллы таш гыйбадәтханә Уфа губернасы Минзәлә өязе Язикәү (Җәзикәү) авылында 1881 елда Алабуга сәүдәгәре Иван Стахеев акчасына төзелгән[2].

1876 елда Иван Григорий улы Стахеев чиркәүне төзи башлаган. 1881 елда төзелеш тәмамланган һәм 8 ноябрьдә (иске стиль) Изге Архистратиг Михаил исеме белән изгеләндерелгән. Авылда мәхәллә (приход) 1817 елдан бирле булган, 1899 елда приходта ике җенестән 1 277 кеше исәпләнгән[3].

Чиркәү 1929 елда ябылган, 1934 елда чаңнарын алып, Сарманга таба алып китәләр. Аннан соңгы елларда чиркәүдә ашлык саклана. Күпмедер вакыт чиркәүдә себерке киптерәләр. 1946 елда чиркәүнең иң биек ноктасы — колокольняны яшен суга һәм ул тулысынча яна. 1965 елда чиркәүнең гөмбәзләрен сүтеп алгач, чиркәү бинасы сарайга охшап кала[4].

Тасвирлама үзгәртү

Псевдорус стилендә төзелгән урта күләмле гыйбадәтханә планда тәрегә охшап торган, төп бинага көнчыгыштан түгәрәк апсид өлеше, көнбатыштан бер катлы трапезная ялганып киткән. Чиркәү кызыл һәм ак кирпечтән алтыбашлы итеп төзелгән. Түбәсендә алтын йөгертелгән гөмбәзләре һәм хачлары булган. Чүкелгән корыч киртәләр белән уратылып алынган. Чиркәү эчендә диварлар һәм гөмбәзләрнең бөтен өслеге роспись белән капланган булган. Чиркәү уртасында зур паникадило эленеп торган. Керү юлындагы олы һәм кече капкалар агачтан рәшәткәләп ясалган. Капканың өске өлеше бизәкле кирпечләрдән төзелеп, тимер белән капланган дуга рәвешендәге свод белән тәмамланган. Чиркәү янында (сулда) руханилар күмелгән зират урнашкан булган. Әйләнә-тирәсенә агачлар утыртылган. Көнчыгыш яктан зур бакча булган. Колокольняда махсус балкаларда 12 данә чаң һәм кыңгырау эленгән булган. Аларның авырлыгы 10 килограммнан 1 тоннага кадәр җиткән (59 пот 38 фунт). Зур чаңның тавышы 30 чакрымга ишетелгән. Матур яңгырасын өчен вак кыңгырауларга көмеш өстәлгән булган[5].

Хәзерге торышы үзгәртү

 
Чиркәү торгызыла

Чиркәүнең колонналардан һәм декорланган ẚркалардан барлыкка китерелгән порталларга кертеп урнаштырылган берничә ишеге, венеция тәрәзәләре бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Чиркәү бинасының өске өлешләре һәм колокольняның югары ярусы җимерелгән. Түшәмдә берничә урында фреска фрагментлары сакланган. Идәннең таш плитәләре берничә урында куптарылган. Мөгаен, хәзинә эзләгәннәрдер.

2017 елның 27 гыйнварында Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Дмитрий Анатолий улы Зайцев) фатихасы белән чиркәү торгызыла башлый[6][7].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Языково. Татарстан Республикасының югалган авыллары (онлайн-ресурс)
  2. Языково. Церковь Михаила Архангела(рус.)
  3. Каталог-справочник «Республика Татарстан: Памятники истории и культуры». К.: Эйдос, 1993
  4. Языково, Сармановский район. 116.livejournal.com
  5. Елизавета Архиповна Кузнецова. Церковь во имя Святого Архистратига Михаила. 2020 елның 21 февраль көнендә архивланган. «Уфимские епархиальные ведомости», № 9-10, 2001(рус.)
  6. Языково, Храм Архангела Михаила, Сарманово, РТ. Вконтакте
  7. Языково авылында Архангел Михаил храмы торгызыла. Әлмәт епархиясе сайты