Петр һәм Павел чиркәве (Ләке, Сарман районы)

Ләке авылындагы (Сарман районы) православие чиркәве

Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве (рус. Храм святых апостолов Петра и Павла) — Татарстанның Сарман районы Ләке авылында урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе Зәй благочиние округына карый. Чиркәүнең настоятеле — протоиерей Александр Расторгуев. Престол бәйрәме көне — 12 июль.

Чиркәү
Петр һәм Павел чиркәве
Храм Петра и Павла
Ләке чиркәве
Ләке чиркәве
Ләке чиркәве
Ил Россия
Район Татарстан, Сарман
Дин Православие
Мәхәллә Әлмәт епархиясе
Зәй благочиние округы 
Бина төре агач гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 1771, 1891—???
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

Ләке авылында яшәүчеләр (күршедәге Түбән Чыршылы, Нарат Асты авылларында яшәүчеләр кебек үк) XVIII гасырга кадәр үк христиан динен кабул иткән иске керәшеннәр төркеменә керә. Алар XVII—XVIII гасырларда бары тик иске керәшеннәр белән генә гаилә корган.

Авылның өлкән кешеләре әйтүе буенча, Ләкегә керәшеннәр 1640—1660 елларда Мамадыш тарафларыннан күченеп килгән. Керәшеннәр күчеп килгәнче, бу җирлектә мөселман татарлар гына яшәгән. Православие диненә мәҗбүри күчерү башлангач, әлеге татарлар бу җирләрдән әкренләп китә башлый. Иң соңгысы булып, Колманов фамилияле кеше китә, элек алар торган урам халык телендә Колман урамы дип атап йөртелә[1].

Керәшеннәрдән тыш, Ләке авылында шактый гына (барлыгы 30 гаилә) руслар, марилар, чуашлар да яшәгән.

Ләке авылында чиркәү төзелгәнче, авыл керәшеннәре (хәзерге Зәй районы) Иске Мәлем приходына караган. Иске Мәлем чиркәве руханилары татар телен, керәшеннәр рус телен белмәгәнлектән, руханилар русча белмәгән милләт кешеләренә православие динен сукыр-чукракларга аңлаткан кебек җиткерергә дигән күрсәтмә ала.

Риваятьләр буенча, чиркәү төзелгәнче авылда часовня торган, ләкин фетнәләр вакытында юкка чыккан. 1771 елда Казан һәм Зөя архиепискобы Вениамин хәер-фатихасы белән Ләкедә шушы авыл кешеләре тарафыннан агачтан чиркәү төзелә башлый. Храм төзергә фатиха бирелү турында 1766 елгы грамотада искә алына.

1801 елгы чиркәү язмаларында Ләке чиркәвенә йөрүчеләр саны китерелә: Ләкедән — 323, Кабан-Бастрык — 240, Дүртмунча — 121, Зичәбаш — 128, Нарат Асты — 92, Дисип — 140, Түбән Чыршылы — 115 (барлыгы 1159 җан). Минзәлә өязендә Ләке чиркәве XIX гасырның икенче яртысына кадәр керәшен татарлары авылындагы руслар да йөри торган бердәнбер приход була.

Ләке авылында озак яшәгән рус рухание авыл халкының дини ышанулары дәрәҗәсен түбәндәгечә тасвирлый:

  Керәшен татарлары постларны үтәмиләр, әмма пост вакытында итле ризык ашаудан тыелып торучылар да бар. Аларда мәҗүсилек гадәтләре саклана. Аларның ышануы буенча, урман-басуларның иясе була. Пыкрауга ике көн кала, алар үзләренең туган-тумачалары мәрхүмнәрне искә алып, шәмнәр кабыза, ләкин чиркәүгә һич йөрмиләр, руханины да кабул итмиләр. Вербное воскресение алдыннан, атка атланып, сабантуйга чакырып йөриләр. Корбан чалалар.  

Автор Ләке авылы чиркәвенә йөргән Языково, Дисип, Петровка авылы русларына да тасвирлама биреп китә, аларның керәшен татарларына дини һәм әхлакый үрнәк күрсәтә алуларына шик белдерә.

1816 елда Ләке чиркәвенә дүрт дини хезмәткәр штаты каралган була. Гасыр ахырына рухани һәм псаломчы гына калдырыла. Приходтан Түбән Биш, Зичәбаш, Кабан-Бастрык авыллары, соңгысында чиркәү төзелү сәбәпле, аерылып чыга.

Чиркәү каршында приход мәктәбе 1843 елда беренче мәртәбә телгә алына, 1880-елларда земство мәктәбе эшли башлаган.

1880 елның июлендә чиркәүдә беренче мәртәбә татар телендә православие рухание Василий Тимофеев чыгыш ясый. Ул үз язмаларында чиркәүгә кеше бик аз җыелуын һәм мәктәп балаларының дин нигезләрен бик йомшак белүен ассызыклый.

Шул ук елны Ләкедә яңа билгеләнгән Уфа һәм Минзәлә епискобы Никанор(рус.) булып китә. Аның язмаларында агач чиркәүнең тузган, шыксыз булуы әйтелә.

 
Языково авылында чиркәү

1880-елларда гасырдан артык торган агач чиркәү урынына таштан чиркәү салырга уйлыйлар. 1881 елда фундаменты салына. Чиркәү салу чыгымнарын приход халкына бүләләр, бу зур ризасызлыкларга китерә. Языково авылы җирләрен Алабуга сәүдәгәре И. Г. Стахеев (1837—1907) сатып алгач, ул үз акчасына Языково авылында чиркәү салдырырга була. Языково һәм Петровка авыллары халкының Ләке приходыннан чыгуы таш чиркәү җиткерүдән баш тартуга китерә. Ләке авылына чиркәү агачтан салына[2].

1891 елның 15 февралендә 120 ел торган агач чиркәү яна. Хөкүмәт казна урманыннан бер мең агач бирә. И. Г. Стахеевның идарәчесе Василий Бельский, Ләкедән Прокопий Асанов тырышлыгы белән шул ук елны чиркәү торгызыла. Руханилар өчен агачтан өч йорт җиткерелә. 1893 елда Баткак авылыннан Сергей Ильин рухани итеп күчерелә. Бу елны приходта (Ләке, Нарат Асты, Дисип, Түбән Чыршылы авылларыннан) 1947 җан теркәлгән була.

1913 елда Ләке чиркәвендә яңа билгеләнгән Уфа һәм Минзәлә епискобы Михей(рус.) булып китә. Чиркәүдә үткәрелгән хезмәтләрне күзәткәч, ул инородецлардан булган руханиларның дини әзерлеге бик түбән булуын билгели.

1918 елда дин дәүләттән аерыла, хөкүмәт православие руханиларына жалованье түләми башлый. Рухани исеменнән баш тарттыру максатыннан, аларга өчләтә салым салына. 1920-еллар ахырында Ләке побына салым түләргә алты авыл халкы 200 сум акча җыеп биргән.

Чиркәү старосталары булып, 1884—1893, 1897—1900 елларда Иван Асанов, 1893—1896 елларда Спиридон Иванов, 1912 елдан Емельян Тумреев, 1915—1917 елларда (соңгы чиркәү старостасы) Василий Аксаков торган.

Чиркәүнең хәзерге бинасы элек чиркәү торган урында соңгы елларда төзелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә (җыентык, мөхәррирләр: Кәшипова Д. М., Мәхмүтов И. Н., Мәхмүтов Н. Ә., Салихова Ф. Г.; проект җитәкчесе Сахипова И. Р.). Казан: АО «ИД «Казанская Недвижимость», 2020, 54-58нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ләке авыл җирлеге турында.(үле сылтама) Сарман районы порталы
  2. Ләке авыл җирлеге турында.(үле сылтама) Сарман районы порталы