Мәгъсүм Хөсәенов
Мәгъсүм Хөсәенов, Мәгъсүм Шәйгазәм улы Хөсәенов (1911 елның 15 августы, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Әлмәтмулла вулысы, Баллы-Тамак — 1987 елның 15 гыйнвары, Казан) — совет фирка-хуҗалык эшлеклесе, 1950-1957 елларда Минзәлә, 1957-1962 елларда Мөслим районнары фирка район комитетлары беренче сәркатибе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
Мәгъсүм Хөсәенов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәгъсүм Шәйгазәм улы Хөсәенов |
Туган | 15 август 1911 Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла вулысы Баллы-Тамак авылы |
Үлгән | 15 гыйнвар 1987 (75 яшь) ТАССР Казан |
Күмү урыны | Татарстан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | фирка-хуҗалык эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1911 елның 15 августында (версия: 28 июлендә)[1] Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла вулысы Баллы-Тамак (хәзерге Сарман районы Балтамак) авылында күп балалы керәстиян гаиләсендә туган[2]. Җидееллык мәктәпне, Алабуга педагогик техникумын (1931), Минзәлә совхоз-техникумын (1964, читтән торып) тәмамлаган. 1931-1938 елларда авыл мәктәпләрендә укытучы һәм мәктәп мөдире булып, 1938-1939 елларда ВЛКСМның Чаллы район комитетында сәяси уку бүлеге мөдире, аннан соң икенче сәркатип булып эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә. Бөек Ватан сугышында 321нче сапер батальонында башта рота, аннары батальон сәяси җитәкчесе буларак катнаша. Ельня, Смоленск тирәсендә сугышларда катнаша[3]. Мәскәү өчен барган сугышта каты яраланып, Кемерово шәһәрендәге һоспитальдә озак дәвалана. Хәрби хезмәттән азат ителеп, Чаллыга кайта, 1943 елдан Чаллы район шурасы башкарма комитетында, соңрак фирка район комитетында кадрлар буенча сәркатип булып эшли. 1946-1948 елларда Казанда югары фирка мәктәбендә укый. 1948-1950 елларда Татарстан АССР Мөслим районы башкарма комитеты рәисе. 1950-1957 елларда Минзәлә, 1957-1962 елларда Мөслим районнары фирка район комитетлары беренче сәркатибе булып эшли[4]. 1962 елда районнарны берләштереп, колхоз-совхоз җитештерү идарәләре оештырылгач, 5 районны (Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Зәй) берләштергән Минзәлә колхоз-совхоз җитештерү идарәсенә фирка комитеты сәркатибе итеп җибәрелә. 1965 елдан 1972 елда лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә районы фирка район комитеты беренче сәркатибе. 1966 елда, «авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур уңышлары өчен», Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.
Мөслим районы белән җитәкчелек иткән чорда ТАССР Югары шурасы депутаты булып сайлана һәм ТАССР Югары шурасы президиумының рәисе урынбасары булып тора. 1961 елда КПССның XXII съездында делегат буларак катнаша.
Кызыклы факт
үзгәртүТатарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев искә алганча, аңа үсәргә юлны Мөслим райкомының беренче сәркатибе М. Хөсәенов ача. 1959 елда, институт тәмамлап, Мөслимгә МТС инженеры булып килгән Тимур Шәймиевны (Минтимер Шәймиев) М. Хөсәенов тугыз айдан баш инженер итеп билгели. Мөслимнән Минзәләгә эшкә күчкәндә, аны да үзе белән алып китә. 25 яшьлек М. Шәймиевны Минзәлә районара «Сельхозтехника» башлыгы итеп билгеләп куя. Бик яшь дип, баштарак Казанда, аннары Мәскәүдә моңа каршы төшәләр, карарны бик озак расламыйлар[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1941 «Батырлык өчен» медале
- 1966 Социалистик Хезмәт Каһарманы
- 1966 Ленин ордены
- 1975 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер
үзгәртү- Минзәләдә шәһәр урамына исеме бирелгән.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
- Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
- Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы: Идел-йорт нәшрияты, 2000.
Сылтамалар
үзгәртү- М.Ш. Хөсәенов «Чикләрсез татарлар» порталында 2014 елның 28 октябрь көнендә архивланган.
- М.Ш. Хөсәенов Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайтында 2017 елның 30 сентябрь көнендә архивланган.
- Әлфинә Воробьева. Минзәләнең данлы уллары 2014 елның 28 октябрь көнендә архивланган.. «Минзәлә», 08.12.2011]
- ТР Бөек Ватан сугышы виртуаль музее сайты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000. 209нчы биттә
- ↑ Альтаф Гюльахмедов. Татарские поселения, авыл и места компактного проживания – Б. Proza.ru
- ↑ «Үлемсез полк» хәрәкәте рәсми сайты
- ↑ СЕЛЬСКИЕ РАЙОННЫЕ КОМИТЕТЫ ПАРТИИ (РАЙКОМЫ). Центральный государственный архив историко-политической документации Республики Татарстан. Краткий справочник по фондам (1999-2005 гг.). 2007(үле сылтама)
- ↑ Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. 62нче биттә