Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы

(Минзәлә совхоз-техникумы битеннән юнәлтелде)

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, рус. Мензелинский сельскохозяйственный техникумУфа губернасы Минзәлә өязенең (1920 елдан Татарстан АССР, 1991 елдан Татарстан) Минзәлә шәһәрендә 1889 елдан эшләп килүче, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче урта һөнәри уку йорты, дәүләт бюджет һөнәри белем оешмасы. Татарстанда иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2014 елда укуханә ачылуга 125 ел тула[1]. Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре өчен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгара.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы
Элеккеге исемнәр Минзәлә зоотехникумы (1927-1935)
Минзәлә совхоз-техникумы (1964-1991)
Нигезләү елы 1889
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Минзәлә
Адрес 423700, Татарстан, Минзәлә шәһәре, Чернышевский урамы, 14
Сайт http://mcxt.edusite.ru/p11aa1.html
Техникум бинасы

Директор (2011 елдан) — Фәттахова Эльвира Шәрип кызы, ТР атказанган укытучысы.

Тарих үзгәртү

  • 1889 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы мәктәбе буларак ачыла[2].
  • 1904 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесы итеп үзгәртелә.
  • 1920-1927 елларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы.
  • 1927 елда Татарстан АССР халык мәгарифе комиссариаты һәм Татарстан АССР халык җир комиссариаты карары белән Минзәлә зоотехник техникумы итеп үзгәртелә.
  • 1935 елдан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы.
  • 1964 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә районы Воровский совхозы базасында Минзәлә совхоз-техникумы оештырыла[3]. «Агрономия», «зоотехния», «җиләк-җимеш үстерү», «зоотехник-оештыручы» белгечлекләре буенча көндезге бүлектә 750, читтән торып 1200 студент укый. Һәр елны 540-550 белгеч әзерләп чыгара. Әлмәттә филиалы (Һерцен урамы, 86)[4], Байлар Сабасында укыту-консультация пункты ачыла. 3,5 мең га сөрү җире, 100 га бакчасы була. Совхоз-техникумның 4нче бүлекчәсе урынында «Минзәлә симертү совхозы», 3нче-5нче бүлекчәләре урынында «Маяк» совхозы оештырыла. Техникумда үзәк бүлекчә һәм Сарсазтау бүлекчәсе генә кала.
  • 1991 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә[5].
  • 2001 елдан урта һөнәри белем бирүче федераль дәүләт белем бирү йорты.
  • 2012 елда ТР хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына бирелә[6].
  • 2013 елда ТР фән һәм мәгариф министрлыгы карамагына күчерелә[7].
  • Казан авыл хуҗалыгы академиясенең вәкиллеге эшли.
  • Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институты вәкиллеген ачкан.

Директорлар үзгәртү

Техникумда директор булып эшлиләр:

  • 1985-1986 Мокреев А.И.
  • 1986-1990 Каюмов И.Р.
  • 1990-2007 Хәмитов Ф.М., ТР атказанган укытучысы.
  • 2007-2011 Ханов И.Р.
  • 2011 елдан Фәттахова Э.Ш., ТР атказанган укытучысы.

Белгечлекләр үзгәртү

125 ел эчендә техникум 20 000 белгеч әзерләп чыгара[8].
9 һәм 11 сыйныф базасында бюджет һәм бюджеттан тыш түбәндәге белгечләрне әзерли:

  • Агрономия
  • Зоотехния
  • Ветеринария
  • Бал корты карау
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы
  • Хокук белеме
  • Автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт
  • Электр корылмаларын кору һәм файдалану

Кызыклы факт үзгәртү

Минзәләдә туып үскән эшмәкәр, хәзер «Русский стандарт» холдингы һ.б. ширкәтләр хуҗасы Рөстәм Тариконың (17.03.1962) әнисе Роза Нәҗип кызы Тарико 1970 елларда совхоз-техникумда укыткан[9].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Кузница сельскохозяйственных кадров. К 125-летию Мензелинского сельскохозяйственного техникума. Мензелинск-Казань, 2014.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында(үле сылтама)
  2. Техникум уставы буенча(үле сылтама)
  3. РСФСР министрлар шурасы карары № 546 30.04.1964
  4. Әлмәт белешмә сайтында, archived from the original on 2017-01-21, retrieved 2016-08-23 
  5. РСФСР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары № 882 10.09.1991
  6. ТР министрлар кабинеты карары № 51 27.01.2012
  7. ТР министрлар кабинеты карары № 592 22.08.2013
  8. За 125 лет из стен техникума выпущено более 20000 специалистов(үле сылтама)
  9. Пример для подражания. «Минзәлә», 21.04.2014(үле сылтама)