Төп менюны ачу

Гамирҗан Миргаҗан улы Дәүләтшин (1950 елның 12 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем) — күренекле татар галиме, тарихчы, тарих фәннәре докторы (2002), профессор, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (2007).

Гамирҗан Дәүләтшин
Г.М.Дәүләтшин.JPG
Туган телдә исем Гамирҗан Миргаҗан улы Дәүләтшин
Туган 12 август 1950(1950-08-12) (69 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Дүсем
Яшәгән урын Сафиуллин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре тарихчы галим
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның Дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1950 елның 12 августында Сарман районы Дүсем авылында колхозчы гаиләсендә җиденче бала булып туган. Ләшәү Тамак сигезьеллык (1965), Иске Минзәләбаш урта (1968) мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1973), аспирантура (1976, җитәкчесе профессор А. Х. Халиков) тәмамлый. Болгар, төрки-татар бабаларыбызның рухи мәдәниятенә багышланган кандидатлык (1982), докторлык (2002) диссертацияләре яклый. 1976-1996 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1996-2002 елларда ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни архив мөдире, иҗтимагый фикер һәи археология бүлекләрендә хезмәткәр. 1994 елдан Татар дәүләт гуманитар институтында, Казан дәүләт университетында доцент, профессор, кафедра мөдире.

Фәнни кызыксынулар өлкәсеҮзгәртү

Татар халкының борынгы бабаларының борынгы заманнардан алып Казан ханлыгы чорын кертеп мәдәнияте тарихы (Һуннар, Борынгы төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы, Бөек Болгар иле, Идел буе Болгары, Җүчи Олысы, Казан ханлыгы халык гыйлеме, календарь һәм метрология, ышанулар, мифлар, космогоник карашлар, идеология, мәҗүсилек, ислам, язу, мәгариф, фәнни һәм гамәли белемнәр һ. б.).

ХезмәтләреҮзгәртү

Тарих фәннәре докторы Г. Дәүләтшин — 200 дән артык фәнни хезмәт (шуларның 20се монография һәм дәреслекләр) авторы. 7 томлы «Татарлар һәм Татарстан тарихы» авторларының берсе (2-4 тт.)[2]. Хезмәтләренең берничәсе Төркиядә, Болгариядә, Америкада төрек, болгар, инглиз телләрендә дөнья күрә. Җәмәгать эше буларак, Татарстан мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең «Мәгариф» берлеге президиумы әгъзасы, президенты булып эшли.

Кайбер китапларыҮзгәртү

  • Волжская Булгария: духовная культура (Х - нач. XIII вв.) Казань, 1990.
  • Борын-борын заманда...: Миф, дин, сәнгать. К.: ТКН, 2011[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 193нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү