Әмирҗан Гәрәев, Әмирҗан Хөснимәрдән улы Гәрәев (Асылгәрәев), рус. Гараев (Асылгараев) Амирзян Хуснимарданович (1940 елның 10 апреле, ТАССР, Ворошилов районы, Карашай-Саклау2005 елның 31 декабре, Мәскәү) — хәрби табиб, генерал-майор, РФ атказанган табибы, милләте — татар.

Әмирҗан Гәрәев
Файл:.JPG
Туган телдә исем Әмирҗан Хөснимәрдән улы Асылгәрәев
Туган 10 апрель 1940(1940-04-10)
Татарстан АССР, Сарман районы, Карашай-Саклау авылы
Үлгән 31 декабрь 2005(2005-12-31) (65 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Самарский государственный медицинский университет[d]
Һөнәре хәрби табиб
Җефет Люция
Балалар уллары Рәшит, Дамир
кызы Алсу
Ата-ана
  • Хөснимәрдән (?-1941) (әти)
  • Рәхимә (?-1998) (әни)
Бүләк һәм премияләре Русиянең атказанган табибы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 10 апрелендә ТАССР Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Карашай-Саклау авылында туган. Әтисе, авылның балта остасы Хөснимәрдән сугышка китү белән, һәлак була. Әнисе Рәхимә ике баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Әмирҗан кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Карашай-Саклау мәктәбен (1954), кызыл дипломга Минзәлә медицина училищесын (1959) тәмамлый. 1959-1961 елларда хәрби хезмәтен Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә үтә. Шунда ук «нерв авырулары табибы» белгечлеге буенча медицина институтын (1967) тәмамлый. Самар медицина институтында яңа ачылган хәрби-медицина факультетында ике ел белемен күтәрә.

Хезмәт юлы үзгәртү

2005 елның 31 декабрендә Мәскәүдә вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1991 Генерал-майор.
  • Русиянең атказанган табибы.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Люция.

  • уллары Рәшит, Дамир, югары медицина белеме алганнар.
  • кызы Алсу, Плеханов исемендәге икътисад академиясен, Оксфорд көллиятен тәмамлаган.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф. Госманов. Карашай егете - генерал. «Сарман», 2000 ел, 6 июнь.

Сылтамалар үзгәртү