Ринат Мөхәммәтҗанов

табиб-хирург (Татарстан, Россия)

Ринат Мөхәммәтҗанов, Ринат Мирсәет улы Мөхәммәтҗанов (1952 елның 29 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Мортышбаш2014 елның 4 ноябре, РФ, ТР, Казан) ― табиб, югары квалификация категорияле балалар хирургы. 1988 елдан Лениногорск балалар, 2000 елдан Саба районы үзәк, 2001 елдан Лениногорск районы Шөгер участок хастаханәләренең баш табибы. Россия Федерациясенең атказанган табибы (1994).

Ринат Мөхәммәтҗанов
Туган телдә исем Ринат Мирсәет улы Мөхәммәтҗанов
Туган 29 июль 1952(1952-07-29)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Мортышбаш
Үлгән 4 ноябрь 2014(2014-11-04) (62 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Җефет Раушания
Балалар ике улы
Ата-ана
  • Мирсәет Сабит улы (әти)
  • Хәмдүнә Госман кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган табибы – 1994

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1952 елның 29 июлендә Татарстан АССР Сарман районы Мортышбаш (Морбаш) авылында, өч балалы укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе – Мирсәет Сабит улы, 1924 елгы, Илексаз авылында туган. 1942 елда армиягә алына, Арзамаста хәрби училище тәмамлый. Бөек Ватан сугышында 3нче Украина фронтында рота командиры булып хезмәт итә. Җиңүне Маҗарстанда каршылый. Гвардия капитаны. 1954 елдан Сарман районы Морбаш җидееллык, 1960 елдан Иске Кәшер урта мәктәпләре директоры, физика укытучысы[1]. Әнисе ― Хәмдүнә Госман кызы (Юлдашева), укытучы, Мортышбашта туган.

1959 елда Морбашта беренче сыйныфка укырга керә. Әтисенең хезмәт урынына бәйле, гаиләсе Иске Кәшергә күчкәч, 1960—1969 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә укый, мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә тәмамлаган.

1970—1976 елларда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтында укып, балалар табибы (педиатр) квалификациясе ала. 1976—1977 елларда шул ук институтта «балалар хирургиясе» белгечлеге буенча интернатура уза.

Хезмәт юлы үзгәртү

1977 елдан — Лениногорскида балалар хастаханәсендә: табиб-хирург, 1980 елдан — хирургия бүлеге мөдире, 1988 елдан — баш табиб. Югары квалификация категорияле балалар хирургы (1988).

2000 елдан – ТР Саба районы үзәк хастаханәсенең баш табибы.

2001—2004 елларда ― ТР Лениногорск районы Шөгер участок хастаханәсе баш табибы.

2004—2013 елларда неврология өлкәсендә шәхси практика белән шөгыльләнә[2].

2014 елның 4 ноябрендә вафат. Саба районы Түбән Симет авылында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Раушания, 1976 елда өйләнешкәннәр, гаиләдә ике ул үстергәннәр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1987 – ТАССР сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты – республика алдынгы тәҗрибә мәктәбендә эшне төгәл оештырганы өчен.
  • 1994 – Россия Федерациясенең атказанган табибы
  • 2002 – Хезмәт ветераны медале

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү