Рәмзия Фәйзуллина

Рәмзия Фәйзуллина (Безус), Рәмзия Мансур кызы Безус (кыз фамилиясе Фәйзуллина, 1962 елның 2 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс) — курчак театры актрисасы, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә (1979 елдан). Татарстанның атказанган (1994) һәм халык (2001) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2020).

Рәмзия Фәйзуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рәмзия Мәхмүт кызы Фәйзуллина

Туу датасы:

2 гыйнвар 1962(1962-01-02) (62 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс

Һөнәре:

курчак театры актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1979 — х. в.

Амплуа:

җырлы рольләр

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты«Тантана» премиясе - 2020«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2022

Тышкы рәсемнәр
Р. М. Фәйзуллинаның юбилей кичәсе.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1962 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы Янурыс авылында туган. Туган авылында сигезьеллык (1977), Азалак авылында урта мәктәпне (1979) тәмамлый. Җырчы булырга теләп, 1979 елда Казанга музыка укуханәсенә укырга килә. Ләкин анда укымый, туганнары ярдәме белән (махсус һөнәри белеме булмаган килеш) Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында (башта бутафория цехында, соңрак татар труппасында) эшли башлый. Казанда сәүдә техникумын тәмамлый, бер-ике ел сәүдә өлкәсендә эшләп ала.

2004 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетын тәмамлаган.

Иҗаты үзгәртү

Театрда 40 ел иҗат итү дәверендә татарча һәм урысча куелган спектакльләрдә бик күп рольләр башкарган. Иң күп һәм яратып уйнаган рольләре — җырлый һәм мәхәббәт уйный торган кызлар.

Уйнаган рольләренең кайберләре үзгәртү

«Әкият» театрында үзгәртү

  • Найман-ана — «Гасырдан озын көн...» Чыңгыз Айтматов
  • Миләүшә, Зарифа — «Карт буйдак» Рабит Батулла
  • Будур — «Галәветдиннең сихерле лампасы» Н. Гернет
  • Гаделмөлек — «Хан кызы» Кәрим Тинчурин
  • Чикерткә — «Җырлап узган җәй» Нәби Дәүлиәлеге рольне башкарган өчен Халыкара яшьләр лагерена (Балтик буе) путевка белән бүләкләнә
  • Сөмбел — «Камыр батыр» Сәлах Хөсни
  • Таңчулпан — «И, кызык Шүрәле!..» Гөлшат Зәйнашева
  • Диләфрүз — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин
  • Зөһрә — «Чулпан йолдыз калка…» Зөлфәт
  • Чеби — «Алтын чеби» В. Орлов һ. б.

Курчак театрларының халыкара фестивальләрендә — Канн (Франция), Адана, Бурса, Искешәһәр, Измир (Төркия), Бакы (Азәрбайҗан), Алматы, Актүбә (Казакъстан), Самар, Уфа, Улан-Удэ, Яр Чаллы һ. б. — катнаша. Адана шәһәрендә узган халыкара фестивальдә «Теге дәһшәтле төндә» (Зөлфәт) спектаклендә баш рольне (Су анасы) башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Ире — ? Безус (? — 2000). Уллары Вилдан, мәктәп укучысы[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
  2. Янурыс кызы медаль белән бүләкләнгән. «Сарман», 21.08.2022
  3. Румия Сәйфуллина. Рәмзия Фәйзуллина: «Тезләнеп тә, ятып та уйныйбыз». «Акчарлак», 2018 ел, 18 октябрь

Әдәбият үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү