Гөлира Фатыйхова

табиб (Җәлил, Татарстан, Россия)

Гөлира Фатыйхова, Гөлира Хатыйп кызы Фатыйхова (1953 елның 24 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Мортышбаш) ― балалар табибы, 1978 елдан ТАССР Сарман районы Җәлил эшчеләр бистәсе район хастаханәсенең балалар бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы.

Гөлира Фатыйхова
Туган телдә исем Гөлира Хатыйп кызы Фатыйхова
Туган 24 июнь 1953(1953-06-24) (70 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Мортышбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган табибы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 24 июнендә Татарстан АССР Сарман районы Мортышбаш (вариант: Колмәт[1]) авылында авыл советы рәисенең өч балалы гаиләсендә туган. Әтисе ― Хатыйп Мөхәммәтфатыйх улы, 1926 елгы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1955―1986 елларда ― укытучы, мәктәп директоры, халык мәгарифе отличнигы. Әнисе Зәйнәп ― татар теле һәм әдәбияты укытучысы[2].

1960―1970 елларда Сарман районы мәктәпләрендә: Әлмәт җидееллык, Мортышбаш сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрендә белем ала.

1971―1977 елларда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының санитария-гигиена факультетында гомумпрактика табибы белгечлеге буенча укый[3]. Әлмәт шәһәренең 2нче хастаханәсендә интернатура узган.

1978 елдан ― Сарман районы Җәлил бистәсендә урнашкан район хастаханәсендә. 2013 елда Казан дәүләт медицина университетында педиатрия буенча квалификация күтәрү курслары үткән. Җәлил район хастаханәсендә табиб-педиатр, балалар бүлеге мөдире булып эшли[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире ― Илдар Рәис улы Әшрәфуллин, 1955 елгы, 1987 елдан Сарман районы «Корыч кул» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001). 2 кыз үстергәннәр. Гаилә Иске Минзәләбаш авылында яши[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Синең кешеләрең, Сарман. Гөлира Фатыйхова. sarman-rt.ru, 5.09.2012
  2. Гөлира Фатыйхова. Һәрчак күңел түрендә // Әлмәтем – гүзәл бишегем (Р. М. Гыймадиев редакциясендә). К.: «ТР Президенты Эчке эшләр идарәсе мәгълүмати-нәшрият үзәге» ДУП, 2008 ел, 113нче бит
  3. Квалификация врачей Джалильской районной больницы 2021 елның 18 май көнендә архивланган.(рус.)
  4. Фатыхова Гулира Хатиповна. prodoctorov.ru(рус.)
  5. Әшрәфуллин Илдар Рәис улы. // Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000 ел, 24нче бит.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү