Ирек Кашапов (1984)
Ирек Кашапов, Ирек Рафис (Рәфис[1]) улы Кашапов (1984 елның 27 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Саклаубаш) ― драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты (2009 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2021).
Ирек Кашапов | |
Туганда бирелгән исеме: |
Ирек Рафис улы Кашапов |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2009―2024 |
Бүләк һәм премияләр: | |
Ирек Кашапов |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1984 елның 27 маенда Татарстан АССР Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Әтисе ― Рафис Гыйззәтулла улы (2019 елның 29 гыйнварында вафат [2]), әнисе ― Рәмзия[3]. Ирек Казан театр училищесын (2005), Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык факультетын (2009) тәмамлаган. 2009 елдан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында хезмәт итә. Сәхнә ягымлылыгы белән аерылып торучы артист[1].
Рольләре
үзгәртүМузыкаль геройларны яратып уйный, төрле характердагы рольләрне оста башкара[1].
- Бәләкәч – Бәби (И. Зәйниев)
- Фирзәт – Мәхәббәт FM (И. Зәйниев)
- Бәчке – Гөргөри кияүләре (Т. Миңнуллин)
- Бульдог – Авыл эте Акбай (Т Миңнуллин)
- Галимҗан – Яшь йөрәкләр (Ф. Бурнаш)
- Зөфәр – Зөбәйдә – адәм баласы (Ш. Хөсәенов)
- Булат – Зәңгәр шәл (К. Тинчурин)
- Голәм әкә – Җилкәнсезләр (К. Тинчурин)
- Фазлыйәхмәт – Кыю кызлар (Т. Гыйззәт)
- Мәҗит – Арбалы хатыннар (З. Зәйнуллин)
- Эстрагон – Годо (С. Беккет)
- Лорд Грей – Ричард III (У. Шекспир)
- Дон Алонсо – Дон Жуан (Ж.-Б. Мольер)
Фильмография
үзгәртү- 2020 – «Прохлада глаз» (режиссер Айнур Зиннәтов) – участок хуҗасы[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2015 – ТР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы
- 2021 – ТР атказанган артисты – театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[5]
Гаиләсе
үзгәртүӨйләнгән, баласы бар[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Кашапов Ирек Рәфис улы. Камал театры сайты
- ↑ Камал театры Ирек Кашаповның кайгысын уртаклаша. Шәһри Казан, 30.01.2019
- ↑ Рамзия Кашапова. ВКонтакте (vk.com)
- ↑ Прохлада глаз. kino-teatr.ru(рус.)
- ↑ Ирек Кашапов и Айгуль Хайруллина - заслуженные артисты! Камал театры сайты, 25.05.2021
- ↑ irekkashapov. instagram.com
Сылтамалар
үзгәртү- Ирэк Кашапов. kino-teatr.ru(рус.)
- Кашапов Ирек Рәфис улы. Камал театры сайты
- irekkashapov. instagram.com