Разин Фатыйхов

табиб-хирург, РКБ баш табибы - министр урынбасары

Разин Фатыйхов, Разин Гатуф улы Фатыйхов (1952 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Балтамак2003 елның 4 декабре[1], РФ, ТР, Казан) ― табиб, 1995―2002 елларда Республика клиник хастаханәсенең баш табибы ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары. Татарстанның атказанган табибы (1993).

Разин Фатыйхов
Туган телдә исем Разин Гатуф улы Фатыйхов
Туган 10 сентябрь 1952(1952-09-10)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Балтамак
Үлгән 4 декабрь 2003(2003-12-04) (51 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Җефет Люция, медицина хезмәткәре
Балалар ике улы: (Илдар (1979); Айдар (1981)
Ата-ана
  • Гатуф (әти)
  • Гөлзаһирә (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган табибы
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Р. Г. Фатыйхов
 
олы улы Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Илдар Разин улы Фатыйхов

1952 елның 10 сентябрендә Сарман районы Балтамак авылында туган. Ризаэддин Фәхреддин белән бер нәселдән. Балтамак башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Александровка урта (1970) мәктәпләрен тәмамлаган.

1970―1976 елларда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетында белем ала. Уку вакытында Казанның 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә табиб булып, җәй айларында төзелеш отрядларында эшли. Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә хирургия буенча интернатура уза.

1976 елдан Түбән Кама шәһәрендә табиб-хирург булып эшли башлый. 13,5 ел эчендә җиде меңнән артык операция ясый 1979 елдан үзәк район хастаханәсе хирургия бүлегенең өлкән табибы, интерн-хирургларны әзерләү буенча җитәкче булып эшли, Түбән Кама медицина училищесында укыта. 1983―1987 елларда Түбән Кама шәһәренең 2нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб, 1987―1995 елларда Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе, Шәһәр медицина берләшмәсе җитәкчесе (рус. Городское медицинское объединение) булып эшли. Аны шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенә җитәкче итеп алганда, хезмәттәшләре: «Разин Гатуфовичны 2нче шәһәр хастаханәсендә калдырыгыз!» дип үтенәләр. Партиянең шәһәр комитетында: «Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе мөдире өчен моннан да яхшы характеристика булырга мөмкин түгел», ― диләр.

1995 елның сентябреннән ― Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары.

1995 елның декабреннән ― Республика клиник хастаханәсенең баш табибы[2] ― ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары.

2002 елның маеннан 2003 елның 4 декабренә кадәр ― ТР ССМ 3нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.

2003 елның 4 декабрендә кинәт вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Люция Фатыйхова, медицина хезмәткәре. Өлкән улы Илдар Разин улы (1979), Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары[3]; кече улы Айдар Разин улы (1981).

Хәтер үзгәртү

2022 елның 10 сентябрендә Түбән Камада Татарстанның атказанган табибы Разин Фатыйховка истәлек тактасы ачылган. Мемориаль тактаны ачуда улы – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, туганнары һәм күпсанлы хезмәттәшләре һәм дуслары катнашкан [4].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү