Илдус Мортазин
Илдус Мортазин, Илдус Хаҗи улы Мортазин, рус. Муртазин Ильдус Хазиевич (1964 елның 13 июне, ТАССР, Сарман районы, Карамалы авылы) — рәссам, РФ (2003) һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара сәнгать ассоциациясе (ингл. International Association of Art (IAA/AIAP), UNESCO) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014). 2010 елдан Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалы (рус. МГЭИ (НФК)) дизайн кафедрасы өлкән укытучысы. Иҗатында пейзажга (Чулман буе табигате), график портретка, дивар бизәгенә өстенлек бирә.
Илдус Мортазин | |
---|---|
Туган телдә исем | Илдус Хаҗи улы Мортазин |
Туган | 13 июнь 1964 (60 яшь) ТАССР Сарман районы Карамалы авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе[d] |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | кызы |
Сайт | http://murtazin-kartina.ru/ |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1964 елның 13 июнендә ТАССР Сарман районы Карамалы авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне бетергәч, 1971 елдан укуын Түбән Камада дәвам итә. Түбән Кама шәһәренең балалар сәнгать мәктәбен (1979), Яр Чаллы сәнгать укуханәсен (1983), «монументаль-гамәли сәнгать» белгечлеге буенча С.Г. Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать университетының (хәзер — академия) монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать факультетын (1996) тәмамлаган.
1983-1985 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1985-1987 елларда Түбән Кама шәһәрендә рәсем мәктәбендә укыта.
- 1987-1990 елларда Түбән Кама сәнгать фондында эшли.
Катнашкан күргәзмәләре
үзгәртүБөтенсоюз, бөтенрусия, зона, регион, республика, шәһәр, шәхси күргәзмәләрендә катнаша. Иҗат эшләре Амстердам (Һолландия), Франкфурт-на-Майне, Нойештадт, Кайзерслаутерн (Алмания), Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Казан, Уфа, Чабаксар, Самар, Саранск, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең үзәк күргәзмә залларында күрсәтелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2014 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- РФ рәссамнары иҗади берлеге академиясенең бронза медале — «сынлы сәнгатькә керткән хезмәтләре өчен».
- 3 республика һәм 7 шәһәр күргәзмә-бәйгесе җиңүчесе.
Картиналары
үзгәртү- «Бәйрәм» (2009) — Татарстан рәссамнары бәйгесе «Арт-Сабантуй» (Әлмәт, 2015) җиңүчесе [1][2]
- «Дага»
- «Җәйне сагыну»
- «Чулман»
- «Җыярга вакыт»
- «Котлау»
- «Мунча көне»
- «Мәскәү уртасында»
- «Язгы иртә»
- «Кабриолет»
- «Авылда җәй»
- «Бредихиннар»
- «Кыз һәм ат»
Казанда Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре картиналар галереяләрендә, Болгар тыюлыгы музеенда, Түбән Кама шәһәре музеенда саклана. Иҗат эшләре «Россия сәнгате», «Россия-Ватаным минем», «Алтын пумала», «Зур Идел», «Татарстан рәссамнары», «Нефть раегионының сынлы сәнгать осталары», «Татарстан рәссамнар берлегенә 70 ел» һ.б. альбомнарга кертелгән.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
- Илдус Хаҗи улы Мортазин. «Татарский Мир», № 06, 2012, № 06, 2013.
Сылтамалар
үзгәртү- Рәссамның шәхси сайты 2016 елның 11 гыйнвар көнендә архивланган.
- Түбән Кама институтының рәсми сайты 2016 елның 2 март көнендә архивланган.
Картиналарын карарга
үзгәртү- [1]
- [2] 2016 елның 1 апрель көнендә архивланган.
- [3]