Йосыф Дәүләтшин, Йосыф (Әлмар) Ирек улы Дәүләтшин (21.01.1980, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — дин әһеле, 2005 елга кадәр Сарман районы имам-мөхтәсибе, 2005 - 2017 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, 2017 елның августыннан Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе.

Йосыф Дәүләтшин
Туган телдә исем Йосыф Ирек улы Дәүләтшин
Туган 21 гыйнвар 1980(1980-01-21) (44 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Сарман
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Һөнәре дин әһеле
Балалар дүрт малай, ике кыз
Ата-ана
  • Ирек Йосыф улы (әти)
  • Бриллиант Вәли кызы (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 21 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы Сарман авылында эшче гаиләсендә туган. Әтисе Ирек Йосыф улы — эретеп ябыштыручы булып эшли, әнисе Бриллиант Вәли кызы, фотограф булып хезмәт итә, Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәткәре. Сеңлесе Алсу.

19861995 елларда Сарман гимназиясендә белем ала. 19951996 елларда Яр Чаллы шәһәренең «Нуретдин» мәдрәсәсендә укый. Читтән торып Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (2000), Яр Чаллының «Йолдыз» мәдрәсәсен (2000), читтән торып Түбән Кама муниципаль институтының филология бүлеген (2011), Россия ислам институтының ислам теологиясе фәне буенча магистратурасын тәмамлаган.

1996 елдан Сарманның «Тәүфыйк» мәчете имамы, 2005 елга кадәр Сарман районы имам-мөхтәсибе. Мөфти Госман Исхакый тәкъдиме белән, 2005- 2017 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе. Мөфти Камил Сәмигуллин чакыруы буенча, 2017 елның августыннан Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе.

20002003 елларда Әлмәт шәһәренең «Луч» телеканалында «Ислам нуры» тапшыруларын алып бара.

Гарәп телен яхшы белә, берничә дини китап авторы.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Ландыш белән дүрт ул, ике кыз үстерәләр: Ясир, Рәсүл, Хәлил, Юныс, Ясминә, Хәнсә.

Әдәбият үзгәртү

  1. Илһамлы Сарман. Төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин. К.: «Яз», 2017, 348нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
  2. Сарман районы энциклопедиясе. Төзүче - мөхәррире Дамир Гарифуллин. 1 нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000, 71нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү