Минамата конвенциясе

Минамата конвенциясе (Терекөмеш буенча Минамата конвенциясе, рус. Минаматская конвенция по ртути, ингл. Minamata Convention on Mercury) — көнкүрештә һәм кайбер сәнәгать төрләрендә терекөмеш кулланудан баш тарту турында килешү, дөньядагы күпчелек илләр катнашында төзелгән һәм кабул ителгән халыкара документ.

Ватык градусник терекөмеше

Максаты үзгәртү

Конвенция нигезендә, аңа кушылган илләр үзләрендә сәнәгатьтә терекөмешне куллануны чикләү, әлеге металл кулланып ясалган көнкүреш коралларын җитештерүне туктату, әйләнә-тирәнең терекөмеш парлары белән пычрануына юл куймау мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Минамата конвенциясенә кул куйганнан соң, кушылган яклар үзләрендә ратификацияләү процедурасын үткәрергә, табигый мохиттә терекөмеш күләмен чикләү буенча Милли программалар кабул итәргә йөкләмә ала. Конвенция 50 ил ратификацияләгән көннән көченә керә. 2014 елның 16 ноябренә Минамата конвенциясен 128 ил имзалаган. 9 ил ратификацияләгән: АКШ, Джибути, Габон, Гайана, Монако, Уругвай, Лесото, Никарагуа, Гвинея.

Исеме үзгәртү

Конвенция 5 ел әзерләнгән. Исеме Япония шәһәре Минамата исеме белән бәйле. Әлеге шәһәрдә терекөмеш парлары белән пычрану нәтиҗәсендә халыкның сәламәтлегенә зур зыян килгән. Greenpeace мәгълүматлары буенча, ХХ гасырның урталарында шәһәрдә сыек металл парлары белән агулану аркасында 2 000 кеше вафат булган, 10 000 кеше каты авырган.

Россиядә үзгәртү

  • Россия 2014 елның 24 сентябрендә Конвенциягә кушыла. РФ табигатьне саклау һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин БМО Генераль Ассамблеясенең 69- сессиясендә Россиянең конвенциягә кушылуы турындагы документка кул куя.[1]
  • 2014 елның июлендә Россия хөкүмәте рәисе Д.А. Медведев РФнең Минамата конвенциясенә кушылуы турындагы карарны [2] имзалый. Россиядә терекөмеш кулланудан этаплап баш тартырга планлаштырыла. Карар нигезендә, стоматологиядә (амальгама), косметика сәүдәсендә һәм сәнәгатьтә (градусниклар, терекөмешле аккумуляторлар, батарейкалар, басым үлчәү приборлары, барометрлар һәм люминисцент лампалар җитешерү) терекөмеш куллану, эшләп чыгару һәм сату тыела.
  • 2018 елга ацетальдегид катализаторы сыйфатында терекөмеш куллану тыелачак, дип фаразлана.
  • 2025 елга терекөмеш кулланып хлор селтесе җитештерү туктатылачак.
  • Россиянең торак пунктларында халыктан кулланылган зыянлы приборларны махсус җыю системасы булдыру — көн кадагындагы мәсьәлә. Әлегә Санкт-Петербург һәм Новосибирскида гына махсус электромобильләрдә шәһәр буенча терекөмешле коралларны җыю оештырылган.

Терекөмешнең зыяны үзгәртү

Теркөмешле кораллар үзгәртү

  • Градусник (терекөмешле термометр). Һәрбер өйдә кулланыла. Градусник ватылса, бердәнбер саклану чарасы — ватылган корал килеп төшкән җирлек өслегеннән аның һәр кисәкчеген җентекләп җыеп алу. Бала уенчыклары, йомшак йорт җиһазы, келәм өслекләренә эләксә, сулыш юлларына эләгү куркынычы зур.
  • Энергия саклаучы лампа (люминесцент лампа). Бу лампалар кыздырма (кыллы) лампаларга караганда электр көчен 4-5 мәртәбә кимрәк куллана, ә яктылыкны шулар хәтле үк бирә. Әлеге лампаларны гомуми чүплеккә ташларга ярамый, махсус контейнерлар куелып, шунда җыеп утильләштерү мөһим.
  • Батарейкалар. Аларның агулы һәм сәламәтлек өчен куркыныч элементлары арасында терекөмеш, кургаш, кадмий, никел, цинк, селте бар.
  • Сабын һәм крем. Аларда терекөмеш тәнне агарту өчен кулланыла. Төп тискәре эффекты — бөерләр эшчәнлегенә куркыныч тудыру. Косметик чаралардагы терекөмеш бетчәләр китереп чыгарырга сәләтле.
  • Барометрлар. Һава басымы үлчәү өчен кулланыла торган әлеге приборларда шулай ук терекөмеш бар. Спиртлы барометрга караганда терекөмешле барометр басымны төгәлрәк үлчи.

Илләр исемлеге үзгәртү

 

Конвенцияне имзалаган һәм ратификацияләгән илләрнең исемлеге. 2014 елның сентябренә[3].

Катнашучы ил Имзалау Ратификация
Анголa 11 октябрь 2013
Аргентина  Аргентина 10 октябрь 2013
Әрмәнстан  Әрмәнстан 10 октябрь 2013
Австралия  Австралия 10 октябрь 2013
Aвстрия 10 октябрь 2013
Бангладеш 10 октябрь 2013
Беларус 23 сентябрь 2014
Бельгия  Бельгия 10 октябрь 2013
  Бенин 10 октябрь 2013
Боливия  Боливия 10 октябрь 2013
Бразилия  Бразилия 10 октябрь 2013
Болгария  Болгария 10 октябрь 2013
Буркина Фасо 10 октябрь 2013
Бурунди 14 февраль 2014
Камбоджа 10 октябрь 2013
Канада  Канада 10 октябрь 2013
Үзәк Африка Республикасы 10 октябрь 2013
Чили  Чили 10 октябрь 2013
КХҖ  КХҖ 10 октябрь 2013
Колумбия  Колумбия 10 октябряь 2013
Комор утраулары 10 октябрь 2013
Коста-Рика  Коста-Рика 10 октябрь 2013
Кот д'Ивуар 10 октябрь 2013
Чехия  Чехия 10 октябрь 2013
Дания 10 октябрь 2013
Джибути 10 октябрь 2013 23 сентябрь 2014
Доминикан Республикасы 10 октябрь 2013
Эквадор  Эквадор 10 октябрь 2013
Хәбәшстан  Хәбәшстан 10 октябрь 2013
Аурупа Берлеге 10 октябрь 2013
Финляндия  Финляндия 10 октябрь 2013
Франция  Франция 10 октябрь 2013
  Габон 30 июнь 2014 24 сентябрь 2014
Гамбия 10 октябрь 2013
Гөрҗистан 10 октябрь 2013
Алмания  Алмания 10 октябрь 2013
Юнанстан  Юнанстан 10 октябрь 2013
Гватемала  Гватемала 10 октябрь 2013
Гвинея 25 ноябрь 2013
Гайана 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014
Маҗарстан  Маҗарстан 10 октябрь 2013
Индонезия  Индонезия 10 октябрь 2013
Иран  Иран 10 октябрь 2013
Ирак  Ирак 10 октябрь 2013
Ирландия  Ирландия 10 октябрь 2013
Исраил 10 октябрь 2013
Италия  Италия 10 октябрь 2013
Ямайка 10 октябрь 2013
Япония  Япония 10 октябрь 2013
Үрдүн 10 октябрь 2013
Кения 10 октябрь 2013
Кувейт  Кувейт 10 октябрь 2013
Ливия 10 октябрь 2013
Литва 10 октябрь 2013
Люксембург  Люксембург 10 октябрь 2013
Македония 25 июль 2014
Мадагаскар 10 октябрь 2013
Малави 10 октябрь 2013
Мали 10 октябрь 2013
Мавритания 11 октябрь 2013
Маврикий 10 октябрь 2013
Мексика  Мексика 10 октябрь 2013
Молдавия  Молдавия 10 октябрь 2013
Монголия  Монголия 10 октябрь 2013
Монако 24 сентябрь 2014 24 сентябрь 2014
Марокко  Марокко 6 июнь 2014
Мозамбик 10 октябрь 2013
Непал 10 октябрь 2013
Нидерландлар  Нидерландлар 10 октябрь 2013
Яңа Зеландия 10 октябрь 2013
Никарагуа  Никарагуа 10 октябрь 2013
Нигер 10 октябрь 2013
Нигерия 10 октябрь 2013
Норвегия  Норвегия 10 октябрь 2013
Пакъстан 10 октябряь 2013
Панама  Панама 10 октябрь 2013
Парагвай 10 февраль 2014
Перу  Перу 10 октябрь 2013
Филипин  Филипин 10 октябрь 2013
Румыния  Румыния 10 октябрь 2013
Русия  Русия 24 сентябрь 2014
Самоа 10 октябрь 2013
Сенегал 11 октябрь 2013
Сейшел утраулары 27 май 2014
Сьерра-Леоне 12 август 2014
Сингапур 10 октябрь 2013
Словакия  Словакия 10 октябрь 2013
Словения 10 октябрь 2013
Көньяк Африка 10 октябрь 2013
Испания  Испания 10 октябрь 2013
Швеция  Швеция 10 октябрь 2013
Швейцария  Швейцария 10 октябрь 2013
Танзания 10 октябрь 2013
  Того 10 октябрь 2013
Тунис 10 октябрь 2013
Уганда 10 октябрь 2013
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 10 октябрь 2013

Бөекбритания  Бөекбритания

10 октябрь 2013
АКШ  АКШ 6 ноябрь 2013 6 ноябрь 2013
Уругвай  Уругвай 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014
Венесуэла  Венесуэла 10 октябрь 2013
Вьетнам  Вьетнам 11 октябрь 2013
Йәмән  Йәмән 21 марть 2014
Замбия 10 октябрь 2013
Зимбабве 11 октябрь 2013

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар-информ сайтында(үле сылтама)
  2. РФ хөкүмәте карары № 1242-р 07.07.2014
  3. Countries. Minamata Convention on Mercury site. UNEP.