Самоа (/səˈmɔːə/), рәсми рәвештә Бәйсез Самоа Дәүләте (Самоа телендә: Malo Saʻoloto Tutoʻatasi o Sāmoa; Samoan: Sāmoa, IPA: [ˈsaːmoa]) һәм 1997 елга кадәр Көнбатыш Самоа буларак мәгълүм булган, ике төп утраудан (Саваи'и һәм Уполу), ике кечерәк кеше яши торган утраудан (Маноно һәм Аполима) һәм Алеипата утрауларын, (Ну'утеле, Ну'улуа, Фануатапу һәм Намуа) кертеп берничә кечерәк кеше яшәми торган утрауны керткән Полинезия утрау дәүләте. Самоа Америка Самоасыннан 64 км көнбатышта, Тонгадан 889 километр төньяк-көнчыгышта (иң якын чит ил), Фиджидан 1152 километр төньяк-көнчыгышта, Уоллис һәм Футунадан 483 километр көнчыгышта, Тувалудан 1151 километр көньяк-көнчыгышта, Токелаудан 519 километр көньякта, Һавайидан 4 190 километр көньяк-көнбатышта һәм Ниуэдан 610 километр төньяк-көнбатышта урнашкан. Башкала шәһәр булып Апиа тора. Лапита халкы Самоа утрауларын якынча 3500 ел элек ачканнар һәм анда яши башлаганнар. Алар Самоа телен һәм Самоа мәдәни идентиклыгын булдырганнар.
Самоа унбер административ бүлек белән унитар парламент демократик дәүләт булып тора. Суверен дәүләт Милләтләр Дуслыгы әгъзасы булып тора. Көнбатыш Самоа Берләшкән Милләтләр Оешмасына 1976 елның 15 декабрендә кабул ителгән булган. Самоалыларның диңгездә йөрүе сәләтләренә күрә 20-нче гасырга кадәр Европа сәяхәтчеләре тулаем утрау төркемен (Америка Самоасын да кертеп) "Навигатор Утраулары" дип йөрткәннәр. Ил 1899 елдан 1915 елга кадәр Германия Империясенең колониясе булган, шуннан соң 1962 елның 1 январена кадәр бердәм Бөекбритания һәм Яңа Зеландия колония хөкүмәте астында бәйсез булганчыга кадәр торган.

Самоа
Flag of Samoa.svg
Байрак
Coat of arms of Samoa.svg
Илтамга
Шигарь Beautiful Samoa Edit this on Wikidata
Башкала Апиа
Халык саны 196 440 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1962 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+13:00
Кардәш шәһәрләр Окленд[1]
Рәсми тел инглиз теле, самоан теле
География
Мәйдан 2,842.0 км²
Координатлар 13.745°S 172.2175°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Туималеалиифано Ваалетоа Суалауви
Башлык исеме Самоа беренче министры
Хөкүмәт башлыгы Малиелегаои, Туилаэпа Аионо Саилеле, Матаафа, Наоми
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге самоа таласы
Туу күрсәткече 4.086 (2014)[2]
КПҮИ 0.707 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 75.013 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 38.7 (2013)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9
  • 994 (янгын сакчылары)[6]
  • 995 (пүлисә)[6]
  • 996 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • Электр аергычы төре AS/NZS 3112[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +685
    ISO 3166-1 коды WS
    ХОК коды SAM
    Интернет домены .ws

    ХалкыҮзгәртү

    2016 ел халык санын алу буенча Самоа 194320 кеше яшәвен игълан иткән. Халыкның якынча өч чиреге төп Уполу утравында яшәгән.

    Этник төркемнәрҮзгәртү

    Үзәк Шымчылык Агентлыгы дөнья турында фактлар китабы буенча халыкның 92,6% самоалы халык, 7% евронезияле (кушылган Европа һәм Полинезия халкы) һәм 0,4% Европалылар.

    ТелләрҮзгәртү

    Самоа теле (Gagana Fa'asāmoa) һәм Инглиз теле рәсми телләр булып тора. Икенче тел буларак сөйләшүчеләрне кертеп Самоада Самоа телендә Инглиз теленнән күбрәк сөйләшәләр. Самоаның ишетми торган халкы арасында Самоа ишарә теле шулай ук киң кулланыла. Ишарә теленең тулы керүенең әһәмиятен ассызыклау өчен башлангыч Самоа ишарә теле 2017 Халыкара Ишетми Торганнар атнасында Самоа полиция хезмәткәрләренә, Кызыл Хач Җәмгыятенә һәм җәмәгатенә өйрәтелгән булган.

    ДиннәрҮзгәртү

    Самоада өстенлекле дәүләт дине — христианлык. 2010 елда дин иреге турында халыкара хисап нигезендә, христианнар бөтен халыкның 98 % ын тәшкил итә.

    ЭкологияҮзгәртү

    Самоа Самоа тропик дымлы урманнар экорегионының өлешен формалаштыра. Кеше яши башлаганнан соң түбәнлек урманнарының якынча 80%-ы юкка чыккан. Экорегион эчендә үсемлекләрнең якынча 28% -ы һәм җир кошларының 84% -ы эндемик.

    ГалереяҮзгәртү

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. https://www.aucklandcouncil.govt.nz/about-auckland-council/our-partnerships/Pages/international-relations.aspx
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
    6. 6,0 6,1 6,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    7. 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://news.bbc.co.uk/2/hi/asia-pacific/8240992.stm.