Тувалу
Байрак
| |
Шигарь | Tuvalu for the Almighty ![]() |
---|---|
Башкала | Фунафути |
Халык саны | 11 792 (2020) ![]() |
Нигезләнгән | 1978 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+12:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 26.0 км² |
Координатлар | 7.475°S 178.00556°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Велс шаһзадәсе Чарлз |
Хөкүмәт башлыгы | Натано, Каусеа |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Тувалу дуллыры, Аустралия дуллыры |
КПҮИ | 0.641 (2021)[1] |
Джини коэффициенты | 39.1 (2010)[2] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | AS/NZS 3112[3] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[4] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[3] |
Телефон коды | +688 |
ISO 3166-1 коды | TV |
ХОК коды | TUV |
Интернет домены | .tv |
ТувалуҮзгәртү
Гомуми мәгълүматҮзгәртү
Географик урнашуыҮзгәртү
Тувалу - Тын океанның көнбатыш өлешендә урнашкан, 9 атоллдан торган дәүләт. Иң төп утрау булып Фунафути атоллы булып тора.
МәйданыҮзгәртү
Тувалуның мәйданы 26 кв. км
Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү
Тувалуның пайтәхете - Фонгафале (2800 кеше).
Дәүләт төзелешеҮзгәртү
Тувалу Дуслыкның әгъзасы булып тора. Дәүләтнең башы - Бөекбритания патшабикәсе, аның вәкиле генерал-губернатор. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - парламент.
ТабигатеҮзгәртү
РельефҮзгәртү
Утрауларның күпчелеге диңгез дәрәҗәсе өстеннән 4-5 метрга калкып тора.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү
Илнең җирләре эчендә нинди дә булса әһәмиятле ресурслар юк.
КлиматҮзгәртү
Тувалуның климаты җылы һәм дымлы, уртача ел температурасы якынча +27°С, уртача явым-төшемнәр нормасы - 3048 мм.
Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү
Яр буенда тозга чыдам сцеволалар, пандануслар үсә. Утрауларның эчке өлешләрендә - абагалар, мангр урманнары.
Хайваннар дөньясыҮзгәртү
Утрауларның фаунасы бик ярлы.
Халкы һәм телеҮзгәртү
Тувалуның халкы 10 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 400 кеше. Этник төркемнәр: полинезиялеләр. Телләр: тувалу, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле)
ДинҮзгәртү
Тувалу Конституциясе дин тоту иреген, шул исәптән, бер диннән икенче дингә күчеп, динне үзгәртү иреген, мәктәптә дини белем алудан яки мәктәптә дини тантаналарда катнашудан баш тарту хокукын гарантияли [5].
Тувалуда өстенлекле дин – христианлык. Тувалу чиркәве (Te Ekalesia Kelisiano Tuvalu, EKT) – Тувалуның дәүләт дине, бу статус аңа «зур милли чараларда махсус хезмәтләр кылу өстенлегенә» хокук бирә. 2017 елда архипелагтагы барлык 11 мең кешенең 97 % ы Тувалу чиркәве тарафдары булган. Тувалуда шулай ук җиденче көн адвентистлары, католиклар, протестантлар, Йәһвә шаһитлары, баптистлар җәмгыятьләре, христиан булмаган диннәрдән Бәһаи (Нанумеа атоллында таралу алган), Ислам (әхмәдия) җәмгыятьләре төзелгән [6].
Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү
Тувалуда беренче европалы булып 1764 елда Британия диңгезчесе Джон Байрон булган. XIX гасырның уртасына утрауларның халкы кол сату һәм күп санлы читтән кергән эпидемияләр булу сәбәпле ун мәртәбә диярлек кимегән. 1877 елда утраулар Тын Океанның Британия өлешенең югары комиссары хакимияте астына кертелгән. 1892 елда Тувалу Эллис утраулары һәм Гилберт утраулары составында Бөекбритания протектораты булган. 1974 елда Эллис утраулары референдумнан соң (халкы күбесенчә микронезиялеләр булган) Гилберт утрауларыннан аерылып чыккан, ә 1978 елның 1 октябренда Эллис утраулары (Тувалу исеме белән) бәйсезлек игълан иткән.
Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү
Икътисадның нигезе - копра җитештерү һәм балыкчылык. Копра һәм туңдырылган балык экспорты. Акча берәмлеге - Тувалу доллары, шулай ук Австралия доллары да йөрештә.
ЧыганакларҮзгәртү
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 3,0 3,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Constitution of Tuvalu, article 23.
- ↑ Gary D. Bouma; Rodney Ling; Douglas Pratt (2010). Religious Diversity in Southeast Asia and the Pacific. p. 198. https://archive.org/details/religiousdiversi00boum.