Габон
Габон Җөмһүрияте – Үзәк Африкада урнашкан дәүләт, Атлантик океан тарафыннан юыла. Экваторда урнашып, Габон төньяк-көнбатышта Экваториаль Гвинея белән, төньякта Камерун, көнчыгышта һәм көньякта Конго Җөмһүрияте белән һәм көнбатышта Гвинея култыгы белән чиктәш. Аның мәйданы якынча 270000 квадрат километр һәм халкы якынча 1,5 миллион кеше. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Либревилль. Ил башлыгы – президент. Закон чыгаручы орган – Милли Җыен. Административ бүленеш – 9 төбәк. Валюта – франк.
1960 елда Франциядән бәйсезлектән бирле Габонда өч президент булган. 1990-ынчы еллар башында Габонда күп фиркале система кертелгән һәм яңа демократик конституция үтә күренмәлеләк сайлау процессын тәэмин иткән һәм хөкүмәт учреждениеләрен реформалаган. Габон шулай ук 2010-2011 елларда Берләшкән Милләтләр Саклау Шурасының даими булмаган әгъзасы булган.
Түбән халык тыгызлыгы, мул нефть һәм шәхси чит ил инвестицияләре Габонны суб-Сахара Африкасының иң бай илләренең берсе иткән, аның Кеше Үсеше Индексы 4-енче һәм Кеше Башына Тулаем Милли Продукты регионда Экватор Гвинеясы һәм Ботсванадан соң өченче булган. Кеше башына тулаем милли продукт 2010-ынчы елдан 2012 елга кадәр елына 6%-тан артыкка үскән. Шулай да, керемне өләшүдә тигезсезлек булу сәбәпле халыкның әһәмияткә ия өлеше ярлы булып кала.
| |||||
Габон милли һимны | |||||
![]() | |||||
Рәсми телләр | француз теле[1][2] | ||||
Башкала | Либревиль[d] | ||||
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} | {{{Җитәкчеләр}}} | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
2 025 137 (2017)[3] | ||||
КПҮИ | 0,706[4] | ||||
Акча берәмлеге | КФА BEAC франкы[d] | ||||
Интернет-домен | .ga | ||||
ISO коды | GA | ||||
ХОК коды | GAB | ||||
Телефон коды | +241 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+01:00, Көнбатыш Африка вакыты[d] һәм Africa/Libreville[d][5] | ||||
Җини коэффициенты | 38[6] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |
ДинҮзгәртү
Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елгы халык саны алу мәгълүматлар буенча) 73 % ы – христианнар (католиклар һәм протестантлар). 12 % ы ― мөселманнар. Халыкның 10 % ы ― җирле дини ышанулар тарафдары, 5 % ы ― бернинди дә дин тотмый яки атеистлар[7].
- ↑ 2 // Constitution de Gabon — 1961.
- ↑ https://www.ethnologue.com/language/fra
- ↑ 3,0 3,1 база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 4,0 4,1 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ 6,0 6,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ [1] International Religious Freedom Report 2007: Gabon(ингл.)