Габонда ислам

Габонда дин

Габонда ислам (фр. Islam au Gabon, гарәп. الإسلام في الغابون‎) ― азчылык дине, төрле чыганаклар буенча, ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елгы халык саны алу мәгълүматлар буенча) 1 % ыннан башлап[1][2][3] 12 % ына кадәр[4] кешесе – ислам дине тарафдары. Ил халкының 73 % ы – христианнар (католиклар һәм протестантлар) [1][2]. Халыкның 10 % ы ― җирле дини ышанулар тарафдары, 5 % ы ― бернинди дә дин тотмый яки атеистлар[5].

Габон башкаласы Либревиль(ингл.) мәчете
Илнең икенче зур шәһәре Порт-Жантиль(ингл.) мәчете (артта уңда манаралары күренә)

Тарих үзгәртү

Габон мөселманнарының 90 % ы ― илдә яшәүче чит ил кешеләре, күпчелеге сөнниләр.

Мөселман оешмасы үзгәртү

2004 елда ил башкаласы Либревильда(ингл.) Габондагы мөселманнарның беренче конференциясе уздырыла. Бу конференциянең максаты ― илдә толерант, бердәм исламны алга этәрү. Конференция барышында Габонның 34кә якын ислам җәмгыяте башлыклары чара кулуарларында Ислам эшләрен берләшеп үткәрү турында килешүгә кул куйган[6]. Конференция нәтиҗәләре буенча Мөселман гыйбадәте турында хартия кабул ителгән һәм Габонда Ислам эшләре буенча югары совет (фр. Conseil supérieur des affaires islamiques du Gabo, CSAIG) төзелгән. Габондагы Ислам эшләре буенча югары совет ― барлык Габон мөселманнарын берләштергән оешма. Оешманың рәисе ― 2009 елдан Габон президенты Али Бонго Ондимба(ингл.)[7].

Габон Конституциясе нигезендә, барлык гражданнар да дини иректән файдалана. Хөкүмәт дин тотучыларның дини хокукларын хөрмәт итә. Кайбер мөселман бәйрәмнәре (Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме) илдә ял көннәре булып санала.

Габон дәүләт телевидениесе, төрле христиан конфессияләре руханиларына биргән кебек, имамнарга да бушлай эфир вакыты бирә.

1974 елдан Габон ― Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы.

Элек протестантлар Габон Кораллы Көчләре католикларга һәм мөселманнарга эшкә кабул иткәндә һәм хезмәт итүдә өстенлек бирә, дип раслаган[8].

Габонда президент вазифасы 1973 елдан мөселманнар кулында. 1967―2009 елларда Габон Республикасы Президенты Гомәр Бонго(ингл.) (1935―2009) ― католик динендә булган, 1973 елда Ливиягә визиты вакытында Ислам динен кабул иткән [9]. 2009 елдан ил президенты Али Бонго Ондимба(ингл.) шулай ук мөселман.

Мәгариф үзгәртү

Габонда ислам, католик һәм протестант конфессияләренең башлангыч һәм урта мәктәпләре эшли. Бу мәктәпләр Габон мәгариф министрлыгында теркәлергә тиеш, ул әлеге дини мәктәпләрнең дәүләт мәктәпләре өчен таләп ителә торган стандартларга туры килүен тәэмин итү өчен җавап бирә. Хөкүмәт шәхси мәктәпләргә, дини яки дөньяви мәктәп булуына карамастан, акча бүлеп бирми.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Pew Research Center: Religion & Public Life. www.pewforum.org. 2017-05-21 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2012-12-18). Table: Religious Composition by Country, in Percentages. Pew Research Center's Religion & Public Life Project. 2019-12-21 тикшерелгән.
  3. Africa :: Gabon — The World Factbook - Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2020-04-22 архивланды. 2019-12-26 тикшерелгән.
  4. 2006 Report on International Religious Freedom. 2009-2017.state.gov. әлеге чыганактан 2017-11-25 архивланды. 2019-12-26 тикшерелгән.
  5. [1] International Religious Freedom Report 2007: Gabon(ингл.)
  6. www.jafariyanews.com
  7. |Site internet officiel du Conseil Supérieur des Affaires Islamiques du Gabon
  8. www.state.gov
  9. FACTBOX: Africa's longest serving leader, Omar Bongo, Reuters (8 June 2009).