2015 ел
(2015 yıl битеннән юнәлтелде)
2015 (ике мең унбишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2015 елы, III меңьеллыкның 15 елы, XXI гасырның 15 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 5 елы, 2010 елларның 6 елы. 2015 елдан бирле 9 ел үтте.
Еллар |
---|
2011 · 2012 · 2013 · 2014 — 2015 — 2016 · 2017 · 2018 · 2019 |
Унъеллык |
1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Милади тәкъвим | 2015 MMXV |
Юлиан тәкъвим | 2014—2015 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7523—7524 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2767—2768 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5775—5776 ה'תשע"ה — ה'תשע"ו |
Һиҗри тәкъвим | 1436—1437 (15 октябрьдан) |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4507—4508 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1464 ԹՎ ՌՆԿԴ
|
Кытай тәкъвиме | 4711—4712 (19 февральдан) 甲午 — 乙未 яшел ат — яшел сарык |
Хәбәш тәкъвим | 2007 — 2008 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2071—2072 |
- Шака самват | 1937—1938 |
Шәмси тәкъвим | 1393—1394 |
Буддачылык тәкъвиме | 2558 |
Япон ел исәбе | 27 ел Хэйсэй |
- Халыкара яктылык (ут) елы[1].
- Халыкара туфрак елы[2].
- Татарстанда — рәсми Парклар һәм скверлар елы.
- Татарстанда — рәсми булмаган Гаяз Исхакый елы[чыганагы?].
Вакыйгалар
үзгәртүГыйнвар
үзгәртү- 1 гыйнвар — Литва еврога күчеп, еврозонаның 19-нчы иле булды.
- 2 гыйнвар — Мәүлид кичәсе[3].
- 7 гыйнвар — Франция башкаласы Парижда мөселман дини фанатиклары Charlie Hebdo редакциясендә канкоеш оештыралар[4].
- 10 гыйнвар — Франциядә бердәмлек җыеннарына 200 меңнән артык кеше чыкты[5].
- 13 гыйнвар — Татарстан Республикасының Милли китапханәсе җитәкчесе итеп Сөембикә Җиһаншина билгеләнде[6].
- 16 гыйнвар — «Татмедиа» җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде[7].
- 23 гыйнвар — Cогуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габделгазиз вафат булды. Дәүләт җитәкчелеге аның ярымтуганы, 79 яшьлек шаһзадә Сәлманга күчте[8].
- 24 гыйнвар — Украина гаскәриләре торган Мариуполь шәһәре утка тотыла. Утыздан артык шәһәр кешесе һәлак була[9].
- 26 гыйнвар — ATR кырымтатар телевидение каналында эчке эшләр министрлыгы тарафыннан тентү үткәрелә[10].
- 28 гыйнвар — Россия Федерация шурасы 2016 елның гыйнварына кадәр Россия төбәкләре конституцияләреннән «президент» сүзен алу турындагы канунны хуплады.[11].
- 29 гыйнвар — Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз «халыкны тәртипсезлекләргә чакыруда һәм үзе шунда катнашуда» гаепләнеп кулга алынды[12].
- 30 гыйнвар — Мәскәүдә РФАнең Җәмгыять фәннәренең фәнни мәгълүмат институты (ИНИОН) янып чыга.
Февраль
үзгәртү- 3 февраль — Ленинград камалышын кичергән 81 яшьлек Рауза Галимова кибеттән май урлауда гаепләнеп, полиция бүлегендә вафат булган.[13]
- 5—15 февраль — 65-нче Халыкара Берлин кинофестивале[14].
- 6 февраль — Казанның Камал театрында Н. Исәнбәт әсәре буенча «Хуҗа Насретдин» спектакле премьерасы[15].
- 10 февраль — «Башкортостан» телевидениесе җитәкчесе итеп Азамат Салихов билгеләнде[16].
- 11 февраль — Казанның «Мир» кинотеатрында «Айсылу» дип аталган яңа татар киносы тәкъдим ителде[17].
- 11 февраль — Икенче Минск солых килешүләре имзалана[18].
- 11 февраль — Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты мөдире итеп билгеләнде[19].
- 11 февраль — Россия югары мәхкәмәсе Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыя торган республика хөкүмәте карарын үз көчендә калдырды.[20].
- 20 февраль — Казанда «Белем җәүһәрләре» интернет проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды[21].
- 21 февраль — Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны старт ала.[22].
- 23 февраль — Оскар, 2015 тантанасы [23].
- 27 февраль — Мәскәүдә оппозиция сәясәтчесе Борис Немцов үтерелә[24].
Март
үзгәртү- 7 март — ФСБ Б. Немцовны үтерүдә шикләнелгән беренче ике адәмне тоткарлаган. Алар — Чечнябашы Р. Кадыйровка буйсынган МВД хезмәткәрләре булып чыга.
- 11 март — Казанда, зур сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 40 кеше зарар күргән, 17 кеше һәлак булган («Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын).
- 16 март — 11 көн «югалып торганнан» соң Россия президенты В. Путин Кыргызстандагы коллегасы белән рәсми очрашу үткәрде.
- 20 март — Атлантик океаны төньягында күренәчәк тулы кояш тотылуы (Казанда — 57 %[25]).
Апрель
үзгәртү- 1 апрель — Кырымда ATR телеканалының тапшырулары туктатылган.
- 27 апрель — Казакъстанда вакытыннан алда узган президент сайлавында 97,7 % тавыш белән 1989 елдан бирле ил белән идарә иткән Нурсолтан Назарбаев җиңде.[26]
Май
үзгәртү- 16 май — Чечня башкаласы Грозныйда район полициясе башлыгының 17 яшьлек мәктәп баласын икенче хатынлыкка алу церемониясе зур шау-шу белән узган.[27]
- 17 май — Украинаның Лугански өлкәсендә диверсия оештырганда Россиянең ике махсус гаскәрие тотыла.[28]
- 30 май — Дөнья буйлап татарлар күпләп яшәгән торак пунктларында 2015 ел Сабан туе бәйрәмнәре башланып китә.
- 30 май — Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвили Украинадагы Одесса өлкәсе губернаторы итеп билгеләнә.[29]
Июнь
үзгәртү- 2 июнь — Yandex эзләү системасының тәрҗемә хезмәтенә бета-версиядә татар теле өстәлде.[30]
- 3 июнь — Казанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны нәтиҗәләре игълан ителде.[31]
- 4 июнь — Арчада Татар әлифбасы китабына һәйкәл ачылды.[32]
- 5 июнь — «Россия-1» (ВГТРК) телеканалында 13 ел ярым эшләгәннән соң «Мөселманнар» телетапшыруы (алып баручысы — Динара Садретдинова) ябылган.
- 9 июнь — Татарстанның Югары Ослан районында тантаналы рәвештә яңа Иннополис шәһәре ачылды[33]
- 26 июнь — Казан мэриясе шәһәрнең иң зур һәм төзек урамнарның берсенә Нурсолтан Назарбаев исемен кушкан.[34]
Июль
үзгәртү- 8 июль — Уфада ике көнлек БРИКС саммиты эшен башлады.
- 9 июль — Казан мэриясе шәһәр читендәге берничә тыкрыкка Риза Фәхретдин, Нияз Даутов, Александр Ключарев һәм Фәхри Насретдинов исемнәрен бирү карарын чыгарган.
- 12 июль — Омски өлкәсендә казарма ишелеп 25 хәрби һәлак булган, шуларның алтысы — Башкортстаннан.[35]
- 17 июль — Ураза бәйрәме.
- 20 июль — РПЧ-ның Татарстандагы яңа митрополиты Феофан (И. Ашурков) вазифага керешкән.[36]
- 24 июль — 9 август, «Су спорт төрләре буенча 16 FINA дөнья чемпионаты» (Казан).
Август
үзгәртү- 1 август — Әнкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессының корылтае эшен башлады.[37]
- 6 август — Россиядә көнбатыш илләрдән кертелгән азык-төлекне яндыру кампаниясе башланды.[38]
- 11 август — Казан WorldSkills ярышларын уздыру хокукын яулады[39].
- 20 август — Казанда Идел-Урал легионы сугышчыларына багышланган «Война непрощенных» документаль фильм премьерасы узган.[40]
Сентябрь
үзгәртү- 13 сентябрь — Татарстанда президент сайлаулары (озак тәнәфестән соң) һәм муниципалитет депутатларын сайлау.
- 15 сентябрь — Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Рафис Кашаповны илне җимерүгә чакыруда, экстремистлыкта һәм террорчылыкта гаепләп өч елга иректән мәхрүм итүгә хөкем иткән.[41]
- 24 сентябрь — Корбан бәйрәме.
- 30 сентябрь — Россия хәрби һава көчләре Сүриядә «Гыйрак һәм Левант Ислам дәүләте» басып алган территориядәге объектларны утка тотты.[42]
Октябрь
үзгәртү- 13 октябрь — Нидерландларның махсус тикшерү комиссиясе Донецки өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән Boeing 777 очкычы һәлакәте турында йомгаклау хисабын чыгарды.[43]
- 21 октябрь — Алабугада Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җыелышын полиция көч кулланып туктата.[44]
- 27 октябрь — Башкортстанның Гафури районында район башлыгы машинасына коралдан ут ачалар.[45]
- 28 октябрь — Кытайда «бер гаилә — бер бала» сәясәте туктатылды.[46]
- 29 октябрь — Казанда Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены башлана.[47]
- 31 октябрь — Мисырның Синай ярымутравы өстендә Россиянең Airbus пассажир очкычы бәреп төшерелә, 224 юлчы һәлак була.
Ноябрь
үзгәртү- 9 ноябрь — Каталония парламенты Испаниядән бәйсезлек турында карар чыгарды.[48]
- 13 ноябрь — Парижда бер төркем Якын Көнчыгыш дини фанатиклары канкоеш оештыралар. Нәтиҗәдә 130 кеше һәлак була, 351 яралана.[49]
- 14 ноябрь — IAAF шурасы 2016 елда Казанда узасы юниорлар арасында Җиңел атлетика буенча Дөнья чемпионатын башка җиргә күчерү турында карар кылды.[50]
- 24 ноябрь — Төркия һава көчләре Сүрия өстендә Россия хәрби көчләренең Су-24 очкычын бәреп төшерә.
- 27 ноябрь — Россия мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларга халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләрне кичекмичә өзәргә боера.[51]
Декабрь
үзгәртү- 11 декабрь — Чаллыда 85 яшьлек тыл ветераны Мисбах Сәхәбетдинов шовинист-табипны үзе ясаган коралдан атып үтерә.
- 18 декабрь — Мәскәүдә Россия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтарияте булдырыла[52].
- 23 декабрь — Мәскәүдә элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәте өлкәсендәге күзәтчелек (Роскомнадзор) хезмәтенең конкурс комиссиясе утырышы «Күңел» радиостанциясенә Чаллыда 92,6 FM ешлыгында чыгарга рөхсәт итә.[53]
- Россия тарихында беренче тапкыр татар композиторы Рәшит Кәлимуллин илкүләм иҗат берлеге башлыгы итеп сайланды.
Вафатлар
үзгәртү- Төп мәкалә: 2015 елда вафатлар исемлеге
- 17 гыйнвар — Әминә Сафиуллина (89), Татарстан телевидениесенең беренче дикторы.
- 18 гыйнвар — Флорид Бүләков (66), драматург, Башкортстанның халык язучысы.
- 1 февраль — Марсель Иванов (50), татар композиторы.
- 2 февраль — Локман Бадыйкшан, язучы.
- 24 февраль — Гомәр Усманов (82), Татарстанның партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1982-1989 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре.
- 27 февраль — Борис Немцов (54), Россия опозиция җитәкчеләренең берсе
- 7 март — Зөфәр Гаянов (73), татар рәссамы (Уфа).
- 9 март — Мөхәммәт Сабиров (82), 1990—1995 елларда Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчесе.
- 12 март — Терри Пратчетт, британ язучысы, фантаст.
- 14 март — Валентин Распутин, совет язучысы.
- 23 март — Ли Куан Ю, Сингапурның беренче премьер-министры.
- 13 май — Гайнан Сәетхуҗин (77), мәшһүр совет спортчысы, шоссе велоузышлары буенча 10 тапкыр ССРБ чемпионы.
- 15 май — Зәйнетдин Батманов, урманчы, РФ Каһарманы.
- 18 май — Әхәт Нигъмәтуллин (93), татар әдәбият белгече, шагыйрь.
- 18 май — Мәхмүт Даутов, юллар төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
- 3 июнь — Фикрәт Табиев (87), дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1960-1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре.
- 22 июнь — Вәзил Мәүликов, ТАССР атказанган төзүчесе.
- 23 июнь — Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин (75), тарихчы, икътисадчы, Шәрыкны өйрәнгән фәлсәфәче.
- 23 июнь — Сәләм Алишев (86), тарихчы-галим.
- 26 июнь — Евгений Примаков (85), ССРБ һәм Россия Федерациясе дәүләт эшлеклесе.
- 2 июль — Әхәт Уразмәтов (сәхнә псевдонимы «Кәтүк») (83), күренекле татар сәнгатькәре, артист (Уфа).
- 16 июль — Камил Зыятдинов (64), хирург, сәламәтлек саклау министры (1994-2007).
- 20 июль — Наил Байбурин, татар рәссамы, «Чыңгыз-хан» иҗат төркеме әгъзасы (Уфа).
- 4 август — Фәнзаман Баттал (76), язучы, публицист, сатира остасы.
- 30 сентябрь — Тәлгать Насыйров, татар матбугаты тарихчысы (90).
- 7 ноябрь — Ирина Колмогорцева, рәссам.
- 23 ноябрь — Ирек Баһманов (83), татар театры актеры.
- 13 декабрь — Азат Магазов (89), Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы.
- 18 декабрь — Рәшит Зәйнетдинов, рәссам, С. Юлаев бүләге иясе.
- 24 декабрь — Хашим Мостаев (97), күренекле татар хореографы, балет биючесе, мөгаллим-остаз.
- Клара Булатова, «Келәү: Шигырьләр, повесть, хикәя», «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр», «К солнцу лицом» китаплары өчен.
- Ирина Колмогорцева, «Казан һәм Габдулла Тукай» график эшләнмәләр сериясе өчен.
- Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының түбәндәге составтагы иҗат төркеме: Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Георгий Ковтун, Кристина Андреева, Михаил Тимаев. «Алтын Урда» балет спектаклен һәм аның образларын тудырган өчен.
Нобель премиясе лауреатлары
үзгәртү- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Уильям Кэмпбелл һәм Сатоси Омура — паразит кортлар чыгарган инфекцияләргә каршы яңа терапия уйлап тапкан өчен[55].
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Артур Макдональд һәм Такааки Кадзита — нейтриноның массасы барлыгын күрсәткән ачыш өчен[55].
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Томас Линдаль, Пол Модрич һәм Газиз Сәнҗәр — күзәнәкләрнең генетик мәгълүматны саклау һәм зыян күргән ДНКның тергезелү механизмын ачыклаган өчен[55].
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Белорусия язучысы Светлана Алексиевич — хәзерге заман авырлыкларына һәйкәл куючы әсәрләре өчен[55].
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — инглиз-американ икътисадчысы Энгус Дитон — халыкның ярлылык проблемнарын, куллануын һәм мул тормышны анализлаган хезмәтләре өчен[55].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Тунисның Милли диалог квартеты — 2011 елда илдә кабынган Ясмин инкыйлабы вакытында демократик үсеш юлы сәясәтен алга сөреп дәвам итү тырышлыклары өчен[55].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ The International Year of Light and Light-based Technologies, IYL2015(үле сылтама)
- ↑ International Year of Soils(үле сылтама)
- ↑ Мәүлид 2015 елда ике тапкыр бәйрәм ителәчәк
- ↑ Парижда сатира журналына һөҗүмдә унике кеше һәлак булды
- ↑ Франциядә бердәмлек җыеннарына шимбә көнне 200 меңнән артык кеше чыкты
- ↑ Сөембикә Җиһаншина Милли китапханә җитәкчесе итеп билгеләнде
- ↑ "Татмедиа" җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде
- ↑ Cогуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габделгазиз вафат
- ↑ Мариуполь утка тотылу нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше корбан булды [ВИДЕО]
- ↑ ATR каналы җитәкчелеге тентүне "кырымтатарларга һөҗүм" дип атады
- ↑ Татарстан конституциясеннән "президент" сүзен алырга кушылды
- ↑ Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз кулга алынды [ВИДЕО]
- ↑ кичергән татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады(үле сылтама)
- ↑ В Берлине открылся 65-й международный кинофестиваль (рус.)
- ↑ Хуҗа Насретдин, халык һәм хакимият
- ↑ "Башкортостан" телевидениесе җитәкче итеп Азамат Салихов билгеләнде
- ↑ Казанда яңа татар киносы тәкъдим ителде. Аншлаг белән
- ↑ Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган сөйләшүләр тәмамланды
- ↑ Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде
- ↑ Россия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю арта: мөселманнар нишләр?
- ↑ "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башланды
- ↑ Татарстанда "Татарча хатасыз!" фотомарафоны старт ала
- ↑ “Ләюсан” “Оскар”ны ала алмады
- ↑ Мәскәүдә Борис Немцов атып үтерелде
- ↑ Тьма над нами: завтра в Казань придет солнечное затмениe
- ↑ Яңадан сайланган Назарбаев Казакъстанда "авыр реформалар" вәгъдә итте
- ↑ Регистрация брака Луизы Гойлабиевой и Нажуда Гучигова
- ↑ Украинада кулга алынган ике Россия хәрбие күзләү алып барганнарын таныды
- ↑ Михаил Саакашвили Одесса губернаторы итеп билгеләнде
- ↑ Яндекс үз тылмачына татар телен өстәде
- ↑ "Элмә такталарда хаталарга игътибар итү чиргә әйләнә башлады"
- ↑ Арчада «Әлифба» китабына һәйкәл ачу тантанасыннан ФОТОрепортаж
- ↑ Дмитрий Медведев и Рустам Минниханов открыли Иннополис
- ↑ Казанда Эсперанто урамына Назарбаев урамы дип язылган такталар эленгән
- ↑ Һәлак булган Башкортстан хәрбиләре туган авылларына кайтарылды
- ↑ Митрополит Феофан: «В моей новой епархии «Основы православной культуры» должны быть»
- ↑ Анкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессы
- ↑ Россиядә Көнбатыштан кертелгән азык-төлекне яндыра башладылар
- ↑ Казань победила Париж в борьбе за чемпионат мира по профессиональному мастерству
- ↑ "Муса Җәлил турында гына фильм төшерәсем килмәгән иде"
- ↑ "Дәүләт Рәфис Кашапов кебекләрдән курка"
- ↑ ММЧ: Россия хәрби һава көчләре Сүриягә һөҗүмнәрне дәвам итте
- ↑ Нидерланд Малайзия Боингының "Бук" ракеты белән атып төшерелгәнен белдерде
- ↑ Сабурская: Алабугада татар активистларын тоткарлауны прокурорга шикаять иттем
- ↑ "Гаделлек эзләп табалмагач кулына корал алган"
- ↑ Кытайда "бер гаиләдә – бер бала" сәясәте туктатылуы турында игълан ителде
- ↑ Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела
- ↑ Парламент Каталонии проголосовал за независимость от Испании
- ↑ Число жертв терактов в Париже возросло до 129 человек.
- ↑ «По большому счету отменой чемпионата мира в Казани IAAF создала проблемы себе, а не нам»
- ↑ "Татарстанга ТӨРКСОЙ белән араны өзү күрсәтмәсен үтәп алдан йөгерергә ярамый"
- ↑ Мәскәүдә Россия башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оешты
- ↑ «Күңел» радиосы ТИЗДӘН FM дулкында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-25
- ↑ 2015 елгы Тукай бүләге ияләре ачыкланды, archived from the original on 2017-04-09, retrieved 2015-09-15
- ↑ 55,0 55,1 55,2 55,3 55,4 55,5 2015 елның Нобель атнасы тәмамланды
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |