Феофан (Ашурков)

(Феофан битеннән юнәлтелде)

Митрополит Феофан (тугач бирелгән исеме Иван Андрей улы Ашурков, рус. Иван Андреевич Ашурков; 1947 елның 21 мае, РСФСР, Курск өлкәсе, Дмитриев2020 елның 20 ноябре, РФ, ТР, Казан) — Рус православие чиркәве эшлеклесе, 2015—2020 елларда Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан епархиясенең идарәче әрхәрәе, Казан православие руханилары семинариясенең ректоры һәм ислам белеме кафедрасы мөдире[1]. Черкесск (2005), Ставрополь (2006), Владикавказның (2009) шәрәфле ватандашы.

Митрополит Феофан
[[Файл:|280px|Митрополит Феофан]]
митрополит Феофан — Казан семинариясе ректоры
68 нче Казан һәм Татарстан митрополиты
2015 ел — 2020 ел
Чиркәү: Рус православие чиркәве
Элгәре: Анастасий (Меткин)
Варис: Кирилл (Наконечный)
28 нче Сембер һәм Яңа Спас митрополиты
2014 ел — 2015 ел
Чиркәү: Рус православие чиркәве
Элгәре: Прокл (Хазов)
Варис: Анастасий (Меткин)
13 нче Чиләбе һәм Златоуст митрополиты
2011 ел — 2014 ел
Чиркәү: Рус православие чиркәве
Элгәре: Иов (Тывонюк)
Варис: Никодим (Чибисов)
 
Гыйльми дәрәҗә: богословие кандидаты
Туганда исем: Иван Андрей улы Ашурков
Туганда исем
оригиналда:
Ашурков Иван Андреевич
Туу: 21 май 1947(1947-05-21)
РСФСР, Курск өлкәсе, Дмитриев шәһәре
Үлем: 20 ноябрь 2020(2020-11-20) (73 яшь)
РФ, ТР, Казан
Күмелгән: Казан Богородица монастыре
Рухани дәрәҗәсен алу: епископ
Монах булу: 13.12.1973
Епископлык хиротониясе: 26.11.2000
 
Бүләкләр:
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Дуслык ордены (РФ)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1947 елның 21 маенда Курск өлкәсе Дмитриев шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ырынбур өлкәсе Новотроицк шәһәрендәге укуханәдә «электр белән эретеп ябыштыручы» белгечлегенә укый, Сембер шәһәрендә хәрби хезмәт үтә, шунда православие храмына йөри башлый. 1969-1970 елларда Смоленск һәм Вязьма епископы Гедеон янында хезмәт куя.
Мәскәү руханилар семинариясен (1972), Мәскәү руханилар акамедиясен (МРА) (1976) тәмамлаган. МРАда «Бөек Василийның тәгълиматы» (рус. Догматическое учение Василия Великого) темасына (богословие буенча) кандидатлык диссертациясе яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1977-1982 елларда Иерусалимдагы (Исраил) Рус руханилар миссиясендә хезмәт итә.

1982-1984 елларда Мәскәүнең Торыйсын-Сергий лаврасы брадәрлегендә.

1984-1987 елларда Үзәк һәм Көньяк Америка экзархлыгы сәркатибе.

1987-1989 елларда Мәскәү патриархлыгының тышкы элемтәләр бүлегендә хезмәт куя.

1989-1993 елларда Александрия һәм бөтен Африка патриархы каршында Мәскәү патриархы экзархы.

1993-1999 елларда Мәскәү патриархлыгының тышкы элемтәләр бүлегендә рәис урынбасары.

1999-2000 елларда Антиохия һәм бөтен Көнчыгыш патриархы каршында Мәскәү патриархы вәкиле.

2000-2003 еллларда Магадан һәм Синегора кафедрасында (епископлык) хезмәт куя.

2003-2010 елларда Ставрополь һәм Кавказ кафедрасында хезмәт куя. Бесландагы фаҗигадә (2004 елның 1 сентябре) арадашчы буларак катнаша.

2010-2011 елларда Владикавказ руханилар училищесы ректоры.

2011-2014 елларда Чиләбе һәм Златоуст кафедрасында хезмәт куя. 2012 елда яңа оештырылган Чиләбе митрополиясе башлыгы, Торыйсын епархиясенең вакытлы идарәчесе.

2014-2015 елларда Сембер митрополиясе (Сембер өлкәсе) башлыгы.

2015-2020 елларда Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе (Татарстан) башлыгы, Казан руханилар семинариясе ректоры, семинариянең исламны өйрәнү кафедрасы мөдире.

2020 елның 20 ноябрендә Казанда коронавирус инфекциясеннән вафат[2].

Рухани дәрәҗәләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Дөньяви бүләкләр үзгәртү

Чиркәү бүләкләре үзгәртү

  • 2017 I дәрәҗә Изге Иннокентий (Мәскәү һәм Коломна митрополиты) ордены — «70 яшьлек юбилее хөрмәтенә» [4].


  Кем генә ни генә әйтсә дә, мин беркайчан да ислам белән террорчылык - синонимнар дип әйтмәячәкмен. Бу ялган. Мин (Төньяк Кавказдагы) үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: дингә ышанган чын мөселманнар беркайчан да экстремист һәм террорчы булмадылар һәм булмаячаклар да[5]
Феофан, Казан һәм Татарстан митрополиты
 


  Рус православие чиркәвенең Татарстандагы иң беренче мөһим бурычларыннан берсе — керәшеннәр арасыннан православие руханилары әзерләү, кайда кирәк шунда — керәшен чиркәүләре ачу [6]
Феофан, Казан һәм Татарстан митрополиты
 

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү