Согуд Гарәбстаны

Гарәбстан ярымутравындагы иң зур дәүләт
(Cогуд Гарәбстаны битеннән юнәлтелде)

Согуд Гарәбстаны Патшалыгы (гарәп. المملكة العربية السعودية‎‎‎ әл-Мәмлә́кә әл-Әрәби́я әс-Сәуди́я)Гарәбстан ярымутравындагы иң зур дәүләт. Үрдүн, Гыйрак, Катар, Күвәйт, БГӘ, Оман һәм Йәмән белән чиктәш.

Согуд Гарәбстаны
Байрак
Илтамга
Шигарь There is no god but God; Muhammad is the messenger of God Edit this on Wikidata
Башкала Әр-Рияд
Халык саны 33 000 000 (2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1727 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 2,250,000 км²
Координатлар 23.71667°N 44.11667°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Согуд Гарәбстаны министрлар шурасы
Канун чыгару органы Согуд Гарәбстаны премьер-министры
Дәүләт башлыгы исеме Согуд Гарәбстаны патшасы
Дәүләт башлыгы Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд
Башлык исеме Согуд Гарәбстаны премьер-министры
Хөкүмәт башлыгы Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд
Карта
Диннәр Ислам Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП 868 586 миллион US$ (2021), 1 108 149 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Согуд риялы
Эшсезлек дәрәҗәсе 11% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.765 (2014)[2]
КПҮИ 0.875 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 74.561 ел (2016)[4]
Пенсия яше 60 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт,[5] 230 вольт[5]
Телефон коды +966
ISO 3166-1 коды SA
ХОК коды KSA
Интернет домены .sa

Согуд Гарәбстанын кайвакыт «Ике мәчет иле» дип атыйлар, күз уңында Мәккә һәм Мәдинә, Ислам дине өчен төп ике шәһәрен күздә тотып. Гарәп телендәге илнең кыскача атамасы — әс-Саудия (араб. السعودية‎‎). Төп дини идеология — ислам (cөнничелек юнәлеше).

Согуд Гарәбстаны — дөньяда иң эре диннәрнең берсе булган Ислам диненең ватаны. Аны Мәккәдә Әл-Харам мәчете һәм Мәдинәдә Мәсҗиден-Нәбәви урнашкан булу сәбәпле «Ике изге мәчет җире» дип атыйлар[6].

Хөкүмәт, дин мәсьәләләре буенча халык санын алу уздырмаса да, ил 100 % мөселманнардан тора, дип раслый. Бәяләүләр буенча, мөселманнарның 85-90 % ы сөнниләр, 10-15 % ы шигыйлар. Башка диннәр вәкилләре — Көнчыгыш православие тарафдарлары, протестантлар, Рим католиклары, яһүдләр, һинд дине вәкилләре (0,4 %), буддачылык тарафдарлары һәм сикхлар. Мөселман булмаган кешеләргә Согуд Гарәбстаны гражданлыгы бирелми, мөселман булмаган диндәгеләргә гыйбадәтханәләр тоту рөхсәт ителми[7].

Кораллы көчләр

үзгәртү

2018 елда Согуд Гарәбстанның саклану бюджеты $70 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты[8].


Дәүләт гимны

үзгәртү

“Яшәсен Мәлик!” (عاش الملك‎ — Гаш әл-Мәлик) — 1950 елдан бирле Согуд Гарәбстаны мәмләкәтенең дәүләт гимны. Озак еллар буе ул “Мәликне сәламләү” (السلام مالكي) исеме астында сүзсез, оркестр тарафыннан гына уйнала торган нәшид буларак кулланылды. Һәм 1984 елда гарәп язучысы һәм шагыйре Ибраһим Хафаҗи (إبراهيم خفاجي‎, 1926-2017) аңа сүзләр дә язды.

سَارِعِي لِلْمَجْدِ وَٱلْعَلْيَاءِ

مَجِّدِي لِخَالِقِ ٱلسَّمَاءِ

وَٱرْفَعِي ٱلْخَفَّاقَ أَخْضَرَ

يَحْمِلُ ٱلنُّورَ ٱلْمُسَطَّرِ

رَدِّدِ ٱللَّٰهُ أَكْبَرُ يَامَوطِنِي

مَوطِنِي عِشْتَ فَخْرَ ٱلْمُسْلِمِينَ

عِاشَ ٱلْمَلِكِ لِلْعَلَمِ وِٱلْوَطَنِ

Табигың юнәлт бөек Күккә,

Мәдхия кылгыл Әл-Мәҗидкә.

Яшел байрак җилфердәсен,

Шәһадәткә юл әйләсен.

“Аллаһы әкбәр! — дип кабатла, әйа, илем!

Әй, Ватан! Яшәдең мөэминне данлап.

Яшә, Мәлик, — ил, байракны хаклап!”

Tabiğıñ yünält böyek Kükkä,

Mädxiä qılğıl Äl-Mäcidkä.

Yäşel bayraq cilferdäsen,

Şähadätkä yul äyläsen.

“Allahı äkbär!” — dip qabatla, äya, ilem!

Äy, Watan! Yäşädeñ mö’minne danlap.

Yäşä, Mälik, — il, bayraqnı xaqlap!

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. 5,0 5,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. About Saudi Arabia(ингл.)
  7. Saudi Arabia Religion, Economy and Politics(ингл.)
  8. Фарсы куәте: Иранның кораллы көчләре ни дәрәҗәдә көчле?

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү