Согуд Гарәбстанында ислам

Согуд Гарәбстанында ислам (гарәп. الإسلام في السعودية‎) — Согуд Гарәбстаны территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Согуд Гарәбстаны халкының (34 млн 813 мең кеше) 97,10 % ы (33 млн 803 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,60 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — илнең дәүләт дине. Мөселманнарның күпчелеге сөнниләр (ваһһабичылык), 15 % ы — шигыйлар (шигый-уникечеләр), шулай ук әхмәдияләр бар.

Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Рияд шәһәрендәге Әл-Гувидаһ мәчете

Тарих үзгәртү

 
Беренче Согуд дәүләте картасы. 1744 елдан башлап
 
Мәккә шәһәрендәге Әл-Харам мәчете

Согуд Гарәбстаны — дөньяда иң эре диннәрнең берсе булган Ислам диненең ватаны. Аны Мәккәдә Әл-Харам мәчете һәм Мәдинәдә Мәсҗиден-Нәбәви урнашкан булу сәбәпле «Ике изге мәчет җире» дип атыйлар[2].

Ислам пәйгамбәре Мөхәммәд Мәккәдә 571 елда туган. VII гасыр башыннан Мөхәммәд ярымутрауның төрле кавемнәрен берләштереп, бердәм ислам дини дәүләтен төзи. Аның вафатыннан соң, 632 елда аның тарафдарлары Согуд Гарәбстаныннан читтә мөселман динен тарата башлый һәм гаять зур территорияләр яулый. IX гасырдан башлап, Гарәбстанның көнчыгышында исламның шигый агымы көчәя. Согуд Гарәбстаны сәяси яктан периферия булып калса да, аның Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре мөселман дөньясы өчен иң мөһим урыннар булып кала.

Беренче Согуд дәүләте үзгәртү

Төп мәкалә: Ваһһабичылык

1744 елда Нәҗд(ингл.) төбәгендә беренче Согуд дәүләте — Дирия әмирлеге төзелә. Оештыручылары — Мөхәммәд ибн Габделваһһаб(ингл.) һәм Мөхәммәд ибн Согуд(ингл.), сөнни исламының кырыс формасы ваһһабичылыкка нигез салучылар. XIX гасыр башында Гарәбстан ярымутравы бер дәүләт территориясенә әверелә. Әмма берничә мәртәбә таркала һәм яңадан оеша. 1932 елда Хиҗаз һәм Нәҗд Согуд Гарәбстаны корольлегенә берләшә[3].

Согуд Гарәбстанында ваһһабичылык рәсми идеология дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм бүген Согуд династиясе идарәсенең нигезе булып кала бирә [4].

1938 елдан башлап, Мәккәдә хаҗ кылучылардан кергән табышларга караганда, нефтьтән кергән табыш Согуд патшасы өчен байлыкның мөһим чыганагына әйләнә. 1976 елда Согуд Гарәбстаны дөньяда иң эре нефть җитештерүче илгә әйләнә.

1960 һәм 1970 елларда ил хакимияте элегрәк тыелган кайбер эшләрне рөхсәт итә. 1951 елда кәгазь акчалардан файдаланырга рөхсәт ителә. 1962 елда коллык гамәлдән чыгарыла. 1964 елда хатын-кызларга белем алырга һәм 1965 елда телевидениедән файдаланырга рөхсәт ителә[5].

1979 елда Иран ислам революциясеннән соң сөнни Согуд Гарәбстаны белән шигый Иран арасында киеренкелек туа.

1986 елда Согуд патшасы үзенең «Галиҗәнап» титулын «Ике Изге мәчетне саклаучы» итеп алыштыра[6].

1991 елда Фарсы култыгындагы сугыштан соң Согуд Гарәбстанында сугышчан ислам хәрәкәте көчәя. Согуд Гарәбстаны территориясендә АКШ гаскәрләренең булуы консерватив согудларга охшамый, әлеге хәл ил эчендә һәм аннан читтә террорчылык үсешенә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора (11 сентябрьдә Нью-Йоркта булган терактлар(ингл.) моның иң ачык мисалы)[7].

Хәзерге заман үзгәртү

Төп мәкалә: Хаҗ
 
Кәгъбә

Согуд Гарәбстанында рәсми тел — гарәп теле.

Ел саен Согуд Гарәбстанына ислам диненең биш баганасының берсе булган хаҗ һәм гомрәне үтәү өчен чит ил кешеләре килә. Елның теләсә кайсы вакытында бу илдә 3-5 миллион мөһаҗир яши[8].

Хөкүмәт, дин мәсьәләләре буенча халык санын алу уздырмаса да, ил 100 % мөселманнардан тора, дип раслый. Бәяләүләр буенча, мөселманнарның 85-90 % ы сөнниләр, 10-15 % ы шигыйлар. Башка диннәр вәкилләре — Көнчыгыш православие тарафдарлары, протестантлар, Рим католиклары, яһүдләр, һинд дине вәкилләре, буддачылык тарафдарлары һәм сикхлар. Мөселман булмаган кешеләргә Согуд Гарәбстаны гражданлыгы бирелми, мөселман булмаган диндәгеләргә гыйбадәтханәләр тоту рөхсәт ителми[9].

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. About Saudi Arabia(ингл.)
  3. History of Arabia(ингл.)
  4. Faksh, Mahmud A. (1997). The Future of Islam in the Middle East. pp. 89–90. ISBN 978-0-275-95128-3(ингл.)
  5. Max Rodenbeck. Unloved in Arabia. nybooks.com, 21.10.2004(ингл.)
  6. The Custodian of the Two Holy Mosques King Abdullah bin Abdulaziz Al Saud(ингл.)
  7. The National Commission on Terrorist Attacks Upon the United States 2019 елның 24 май көнендә архивланган.(ингл.)
  8. General Authority for Statistics 2018 елның 7 сентябрь көнендә архивланган.(гар.)(ингл.)
  9. Saudi Arabia Religion, Economy and Politics(ингл.)