Җомга мәчете (Мәдинә)
Җомга мәчете (гарәп. مسجد الجمعة) — Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. Мәчет төзелгән урында беренче җомга намазы укылган дигән фараз бар.
Мәчет | |
Ил | Согуд Гарәбстаны |
Шәһәр | Мәдинә |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | мәчет |
Төп даталар: 1988 соңгы үзгәртеп кору
| |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүМәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт вакытында Мөхәммәд пәйгамбәр һәм мөһаҗирләр дүрт көн юлда тоткарлана. Җомга көнне алар Мәдинәгә барып җитә һәм Вади-Рануна районында туктап, беренче тапкыр җомга намазын укый. Әлеге урында Җомга мәчете төзелгән.
Тасвирлама
үзгәртүБеренче мәчет таштан төзелгән булган. Соңыннан берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Соңгы реконструкция 1988 елда Согуд Гәрабстаны вакыфлар министрлыгы тарафыннан башкарыла. Иске мәчет сүтелә һәм яңа мәчет төзелә.
Мәчет комплексына имам һәм мөәзин бүлмәләре, китапханә, Тәхфид әл-Коръән мәдрәсәсе һәм тәһарәтханә керә. 1991 елда мәчет дин тотучылар өчен яңадан ачыла һәм 650 хаҗины сыйдыра ала.
Җомга мәчете Пәйгамбәр мәчетеннән 6 км ераклыкта урнашкан. Аның биш (бер зур, дүрт кечкенә) гөмбәзе, бер манарасы бар.