Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд

Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд (гарәпчә سلمان بن عبد العزيز آل سعود‎‎ , әйтелеше: зам. Salman ibn Ğäbdel-Ğäziz äs-Soğud, 31 декабрь 1935, Әр-Рияд) — Согуд Гарәбстаны корольы (гарәпчә — мәлиге), ике изге урын саклаучысы һәм әс-Согуд династиясенең бүгенге башлыгы. Бертуган абыйсы һәм Согуд Гарәбстанының элеккеге корольы Габдулла вафатыннан соң, 2015 елның 23 гыйнварында Согуд династиясенең җиденче корольы булып китте.[8]

гарәп. سلمان بن عبد العزيز آل سعود
Байрак
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Согуд Гарәбстаны
Хезмәт итүе Согуд Гарәбстаны
Титул Ике изге урынны саклаучы[d]
Кыскача исем الملك سلمان آل سعود
Туу датасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 206: bad argument #1 to 'format' (string expected, got nil).
Туу урыны Әр-Рияд[d], Әр-Рияд вилаяте[d], Согуд Гарәбстаны
Ата Абдул-Азиз ибн Абдуррахман Аль Сауд[d][1]
Ана Хасса бинт Ахмед ас-Судайри[d][1]
Кардәш Латифа бинт Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Аль-Бандари бинт Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], аль-Джавара бинт Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Сита бинт Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мусаид ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мутаиб ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Фахд ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мухаммед ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Турки ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Халид ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Фейсал ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Сауд ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Турки II ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мишал ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Абду-р-Рахман ибн Абду-ль-Азиз Аль Сауд[d], Саттам ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Султан ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Наиф ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Ахмад ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Абдул-Маджид ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Хазлул ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Бадр ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Фавваз ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Машнур ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Абдул-Илах ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Бандар ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Абдалла ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мамду ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мансур ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Наср ибн Абду-ль-Азиз Аль Сауд[d], Навваф ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Талал ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Саад ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мукрин ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Тамир ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Хамуд ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Абдул-Мусин ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Маджид ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Мишари ибн Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Нура бинт Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Хайя бинт Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Лулува бинт Абдул-Азиз Аль-Сауд[d], Султана бинт Абдул-Азиз Аль-Сауд[d] һәм Abdullah bin Mohammad[d]
Ире яки хатыны Fahdah bint Falah bin Sultan[d] һәм Султана бинт Турки Аль Сауд[d]
Балалар Мөхәммәт бин Салман Аль Сауд[d][1], Фахд ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Солтан ибн Салман әс-Согуд, Турки ибн Салман Аль Сауд[d], Халид ибн Салман Аль Сауд[d], Rakan bin Salman bin Abdulaziz Al Saud[d], Saud Bin Salman bin Abdulaziz al Saud[d], Nayef Bin Salman Al Saud[d], Bandar bin Salman bin Abdulaziz Al Saud[d], Абдул-Азиз ибн Салман Аль Сауд[d][1], Фейсал ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d][1], Ахмед ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d][1] һәм Хасса бинт Салман Аль Сауд[d]
Ыруг Согуд династиясе[d]
Туган тел гарәп теле
Һөнәр төре сәясәтче, монарх
Эшчәнлек өлкәсе дәүләт эшлеклесе[d]
Башкарган вазыйфа Согуд Гарәбстаны патшасы[d][3], Согуд нәселе җитәкчесе[d] һәм Ике изге урынны саклаучы[d]
Әлма-матер Шаһзадәләр мәктәбе[d]
Титул префиксы Ике изге урынны саклаучы[d]
Почтительный суффикс Согуд Гарәбстаны патшасы[d]
Рәсми резиденция Ямама сарае[d]
Активлык урыны Әр-Рияд вилаяте[d], Мәккә провинциясе[d] һәм Мәдинә (провинция)[d]
Хәрби дәрәҗә Согуд Гарәбстанының бар хәрби көчләренең иң югары гаскәрбашы[d]
Гаскәр төре Согуд Гарәбстаны хәрби көчләре[d]
Гимн Согуд Гарәбстаны гимны[d]
Әгъзалык Saudi Allegiance Council[d]
Моның хуҗасы Горизонтальный замок[d] һәм Q12213899?
Бүләкләр
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 9 978 140
 Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд Викиҗыентыкта

Согуд нәселеннән җиденче король

үзгәртү

Салман — Согуд Гарәбстанының беренче корольы Габдел-Газиз ибн Согудның өч хатыннан туган 25 нче баласы һәм "Судәйри җиделеге"[9] туганнар төркеменең яшь буенча алтынчы әгъзасы. "Судәйри җиделеге" дип, 1932 елдан башлап илдә хакимлек итүче Согуд нәселе корольларының Судәйри нәселеннән алынган хатыннары тапкан ир балалар атала. Бу "җиделек"нең беренче бишесе вафат инде, соңгысы, Салманның 1942 елда туган энесе Әхмәд — Согуд Гарәбстанының эчке эшләр министры.

Тәхеткә менгәнче, Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд 2011-2015 елларда дәүләтнең саклану министры, ә аннан алдарак 48 ел дәвамында (1963-2011) Әр-Рияд провинциясе губернаторы булып торды.

Корольның әнисе — Хассә бинт Әхмәд әс-Судәйри, 1971 елда вафат булган. Өч хатыныннан туган 13 ир баласы һәм бер кызы бар.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Корользадә Салман яшь чакта

Бала һәм яшүсмер чагы

үзгәртү

Башлангыч белемне Салман Әр-Риядта, бабасы ибн Согуд төзеткән корользадәләр мәктәбендә ала, анда дин нигезләрен дә, заманча фәннәрне дә өйрәнә. Унсигез яше тулгач, 1954 елда әтисе Габдел-Газиз Салманны үз вәкиле һәм Әр-Рияд әмире (мэры) итеп күтәрә. Соңрак, 1955 елның апрелендә башкала мэры бер үк вакытта хөкүмәттә министр дип санала башлый.

Әр-Рияд провинциясе губернаторы

үзгәртү

1963 елның февралендә корользадә Әр-Рияд провинциясе губернаторы итеп билгеләнә. Бу вазифаны ул 2011 елга кадәр үти. Бу чорда ил башкаласы элеккеге уртакул шәһәрдән эре мегаполис булып үсә, һәм губернатор бу үзгәрешләргә саллы өлеш кертә. Илгә туристлар җәлеп итү һәм инвестицияләр кертү белән шөгыльләнә, Көнбатыш илләре белән геосәяси һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга сала. Яшь губернатор Согуд корольы университетын тәмамлаган һәм үзе кебек үк яшь технократларны үзенең киңәшчеләре итеп билгели һәм алар ярдәмендә илне заманча үзгәртеп кора башлый, аның икътисадый тормышын эшлекле калыпка салырга тырыша.

Эчке иҗтимагый сәясәт өлкәсендә тарихчылар Салман әс-Согудның хәерчелеккә каршы көрәшен ассызыклыйлар. Ул мөселманнар өчен изге дип саналган җиргә чит илләрдән килеп оялаган һәм "кешеләрнең рәхим-шәфкатеннән файдаланырга тырышучы" хәерчеләрне илдән кудырта, ә җирле теләнчеләргә һәм үтә ярлыларга карата иҗтимагый мөгамәләләр министрлыгы аша "җәмгыятькә кире кайтару" гамәлләрен башкарырга әмер бирә.

 
Принц Салман һәм АКШның саклану министры Леон Панетта, 2012 ел, апрель

Саклану министры

үзгәртү

2011 елның ноябрендә корользадә Салман илнең саклану министры итеп билгеләнә һәм шул рәвешчә Согуд Гарәбстанының милли куркынычсызлык шурасына да керә. Бу вакытта ул инде, Согуд Гарәбстанындагы хакимият алмашыну традицияләре буенча, корольлык тәхетенә дәгъва кылучы икенче варис булып тора. 2012 елның июнендә абыйсы Наиф ибн Габдел-Газиз вафат булгач, корольлыкка беренче варис булып кала. 2012 елның апрелендә яңа саклану министры Бөекбританиядә һәм АКШта премьер-министр Дэвид Кэмерон һәм президент Барак Обама белән очраша. Кыска гына вакыт эчендә ул элек губернатор булып торганда туплаган эшлекле һәм сәяси элемтәләрен тагын да ныгыта.

Король һәм ике изге урынны саклаучы

үзгәртү

Согуд Гарәбстаны корольлары берьюлы "ике изге урынны саклаучы" (гар. خادم الحرمين الشريفين‎, Хадим әл-Харамин әш-Шәрифин) титулына да ия була. Ислам диненең иң изге урыннары дип, Мәккә шәһәрендәге Әл-Харам мәчете һәм Мәдинә шәһәрендәге Мәсҗиден-Нәбәви (Пәйгамбәр мәчете) санала.

Согуд Гарәбстаны заманча алгарыш юлына баса

үзгәртү
 
Корользадә Мөхәммәт ибн Салман — Согуд Гарәбстаны корольының икенче варисы

2015 елның 23 гыйнварында, бертуган абыйсы Габдулла вафат булгач, Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд теократик гарәп дәүләтендә король тәхетенә утыра һәм, димәк, илнең дин башлыгы да булып китә. Аның энесе, 73 яшьлек корользадә Мүкрин ибн Габдел-Газиз корольлыкка беренче варис булып кала һәм, традиция буенча, берьюлы премьер-министр урынбасары итеп тә билгеләнә. Икенче варис — аның улы, 55 яшьлек Мөхәммәд ибн Наиф әс-Согуд.[10]

Ләкин Согуд Гарәбстанының алдагы елларда меритократия (карт-корының алмаштырусыз хакимлеге) торгынлыгыннан арыну мөмкинлеге бар. Чөнки Салман әс-Согуд, үзе король булып китүгә үк, тәхетнең мирас буенча күчү тәртибен (корольлыкны атасыннан улына түгел, абыйсыннан энесенә бирү канунын) үзгәртте. Хәзер икенче варис булып аның улы Мөхәммәд ибн Салман санала. Бу корользадәгә әле нибары 30 яшь кенә.

Шулай да, алгарышлы үзгәрешләр тиз генә тормышка ашыр дип әйтеп булмый әле. Әлегә Салман корольның бу адымы династия эчендә хакимият өчен көрәшне генә кискенләтте. Бу дәүләттә артка сөйрәүче традицияләрне үзгәртү беркайчан да җиңел булмады.

Үзгәрешләр: уңга, сулга, алга, артка

үзгәртү
 
Солтан ибн Салман әс-Согуд — корольлар нәселеннән, гарәпләрдән һәм мөселманнардан беренче галәмче

Шуңа да карамастан, Ислам диненең терәге дип саналган ил тормышында үзгәрешләр бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Ләкин аларны төрлечә аңларга мөмкин.

Король тәхетенә утыруга ук, Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд бөтен дәүләт хезмәткәрләренә, пенсионерларга һәм шәкертләргә ике айлык хак түләргә боерык бирде. Бурычка баткан кешеләрнең 133 мең долларга кадәр бирәчәге кимеде. Гражданлык җинаятьләре өчен хөкем ителгән кешеләрнең ярты миллионы төрмәләрдән чыгарылды, чит ил мәхбүсләрен илдән куу канунын үтәү туктатылды. Халыкны электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү корылмалары төзү өчен 20 миллиард доллар акча бүлеп бирделәр. Илнең суперлигасында уйнаучы футбол такымнарына, әдәбият клубларына, хәйрия фондларына һәм хәтта профсоюзларга да матди ярдәм күрсәтелде.[8]

Корольның икенче улы, полковник Солтан ибн Салман әс-Согуд (1956 елның 27 июнендә туган) 1985 елда, корольлар нәселеннән, Согуд Гарәбстаны ватандашлары һәм, гомумән, гарәпләр һәм мөселманнар арасында тәүге космонавт булып китте.[11].

 
Салман ибн Габдел-Газиз РФ Президенты Владимир Путин белән очрашты, 16 ноябрь, 2015 ел

Шул ук вакытта илдә үлем җәзасына хөкем итү практикасы бермә-бер артты. Шигыйлар лидеры Нимр Бәкер ән-Нимрны җәзалап үтерү Иран һәм башка гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне кискенләтте.

Ләкин Согуд Гарәбстанының Россия Федерациясе белән багланышларында уңай үзгәрешләр була башлады. 2015 елның ноябрендә Россия дәүләт башлыгының Согуд Гарәбстанына визиты булды.[12]

...Ә вакыт дигәнең гел ашыктырып тора, чөнки 80 яшьтән узган Салман корольның сәламәтлеге шәптән түгел. Аңа 2010 елда АКШта аның умыртка баганасына операция ясадылар. Король бер тапкыр инсульт та кичерде инде. Нәтиҗәдә аның сул кулы начаррак хәрәкәтләнә башлады. Табиблар арасында, ул Альцгеймер авыруыннан да интегә, дигән фараз бар.[13]

Тагын карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү