Солтан ибн Салман әс-Согуд
Корользадә Солта́н ибн Салма́н ибн Габдел-Гази́з әс-Согу́д (гарәпчә سلطان بن سلمان بن عبد العزيز آل سعود; 27 июнь, 1956, Әр-Рияд, Согуд Гарәбстаны) — согуд хәрби очучысы, астронавт, иҗтимагый һәм сәяси эшлекле. Гарәпләрдән, мөселманнардан, Согуд Гарәбстаны ватандашларыннан һәм корольлар нәселеннән космоста булып кайткан беренче кеше.
Илтамга | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Согуд Гарәбстаны |
Титул | шаһзадә һәм Королевское высочество[d] |
Туу датасы | 27 июнь 1956[2][3] (68 яшь) |
Туу урыны | Әр-Рияд[d], Согуд Гарәбстаны |
Ата | Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд[1] |
Ана | Султана бинт Турки Аль Сауд[d][1] |
Кардәш | Ахмед ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Абдул-Азиз ибн Салман Аль Сауд[d], Фахд ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Фейсал ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Мөхәммәт бин Салман Аль Сауд[d], Турки ибн Салман Аль Сауд[d] һәм Хасса бинт Салман Аль Сауд[d] |
Ыруг | Согуд династиясе[d] |
Туган тел | гарәп теле |
Һөнәр төре | галәмгизәр, сәясәтче |
Башкарган вазыйфа | CEO[d] |
Әлма-матер | Сиракуз университеты[d] һәм Денвер университеты[d] |
Летал на | STS-51G[d] |
Время в космосе | 10 178 минут |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Бүләкләр | |
Солтан ибн Салман әс-Согуд Викиҗыентыкта |
Нәсел-нәсәбе
үзгәртүКорользадә Солтан — Әс-Согуд корольлары династиясеннән, король Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның улы Согуд Гарәбстанына нигез салган король Габдел-Газиз ибн Согудның оныгы. Димәк, корользадә Солтан биш согуд корольының (Согуд, Фәйсал, Халид, Фәһед һәм Габдулла әс-Согудларның) туганы булып тора.
Белеме
үзгәртү- Әр-Риядта урта мәктәп тәмамлаган.
- АКШның Сиракуза университетында укып, сәяси фәннәр магистры дәрәҗәсен алган.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1982 елда Согуд Гарәбстаны мәгълүмат министрлыгында халыкара мөгамәләләр бүлеге тикшеренүчесе итеп билгеләнгән. Согуд Гарәбстанының тышкы дөнья белән мәгълүмат алмашынуы өчен ясалма иярченнәрдән файдалану мәсьәләләрен хәл иткән.
1984 елда Лос-Анджелес Олимпиадасында Согуд Гарәбстаны делегациясе җитәкчесенең урынбасары булган. Шул ук елны Согуд Гарәбстанының мәгълүмат министрлыгы карамагында булдырылган реклама бүлегенең башкарма директоры итеп билгеләнгән. Согуд Гарәбстанында кәсәбәчелек телевизиясен үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.
1985 елның 17-26 июнендә "Дискавери" галәм корабында STS-51G миссиясе програмы буенча гамәли йөк белгече буларак космоска очышта катнашкан. Ул биредә Arabsat космос оешмасы вәкиле рәвешендә Arabsat-1B иярченен Җир орбитасына чыгару буенча җаваплы кеше булган. Космоста очышы 7 тәүлек 1 сәгать 38 минут 52 секундка сузылган. Шул ук елны үз иленең хәрби-һава көчләре подполковнигы дәрәҗәсен, хәрби һәм гражданлык авиациясенең берничә төр очкычы пилоты квалификациясен алган.
1989 елда (һәм шулай ук 1992 елда да) Согуд Гарәбстанының инвалид балалар хәйрия ассоциациясендә идарә рәисе һәм әтисе, Әр-Рияд әмире Салманның инвалидлар мәсьләләре буенча иҗтимагый-тикшеренү үзәгендә хәйриячеләр шурасы башлыгы булып торган.
1991 елда Согуд санакчылык җәмгыятенең шәрәфле рәисе итеп билгеләнгән. 1993 елда Әл-Умран ассоциацисенең (архитектура һәм торак төзелеше белгечләре берләшмәсенең) шәрәфле рәисе итеп сайланган. 2000 елдан бирле Согуд Гарәбстанының туристлык министрлыгын (Югары комиссиясен) дә җитәкли.
Хәрби дәрәҗәсе
үзгәртүСогуд Гарәбстаны хәрби-һава гаскәренең отставкага чыккан полковнигы.
Очучылык квалификациясе
үзгәртүАКШ гражданлык авиациясе очучысы сертификатын (1976), реактив авиация очучысы квалификациясен алган.